Якташыбыз күптән түгел Уфада булган.
Уфада туган 47 яшьлек җырчы Андрей Губин Мисырга яшәргә күченә һәм туган ягына кайтырга планлаштырмый. Артист Акаб култыгы ярында Дахабның курорт шәһәрен сайлаган, бу урын серфингистлар һәм тыныч ял яратучылар арасында бик популяр. Бу хакта "СтарХит" журналы хәбәр итә.
"Андрей анда зур матур йортны арендалап яши. Көнозын күнегүләр ясый, җәяү йөри, иҗат белән шөгыльләнә", - дип яза басма.
Журналда хәбәр ителүенчә, башкаручыга бу тормышны хитлардан авторлык түләүләре тәэмин итә. Иҗат белән ул әле һаман да шөгыльләнә, тик әлегә үзе өчен генә. Якын арада Андрей Губин туган ягына кайтырга уйламый. Шулай да чит илгә күченер алдыннан Уфага кайтып киткән ул.