Илеш районында каләм остасы Зөһрә Исламованың китапларын тәкъдир итү чарасы узды.
Күптән түгел үзәкләштерелгән район китапханәсендә якташыбыз Зөһрә Исламованың “Бәхет ачкычы”, “Энҗе чәчәк” китапларын тәкъдир итү кичәсе узды. Китапханә янында эшләп килүче “Илһам” әдәби-музыкаль клуб әгьзалары чакыруын кабул итеп, авторның дуслары, туганнары, авылдашлары, каләмдәшләре, китап сөючеләр, мәктәп укучылары, мәртәбәле кунаклар очрашуга җыелды.
– Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевны үстергән Бишкурай җире – иҗатка һәм эшкә илһамланып тотынучы, эшсөяр, намуслы, сәләтле һәм сәнгатьле кешеләре белән билгеле төбәк. Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы Зөһрә Исламова да нәкъ шушы туфракта туып-үскән.
Зөһрә Наил кызы кечкенәдән матур әдәбиятны үз итә. Аның мәкаләләре укыган елларда ук районның “Маяк”, республиканың “Башкортостан пионеры”, “Өмет” гәзитләрендә басылып килә. Шуннан бирле язмалары даими рәвештә “Кызыл таң” гәзитендә, “Тулпар” журналында, хикәяләре “Акчарлак-2018” республика әдәби альманахында дөнья күрде.
“Энҗе чәчәк” китабына кергән язмалар хатын-кыз күңеленең нечкәлеген, тормышның катлаулылыгын ассызыклый. Бу хикәяләрдә кеше тормышы, дөньяның мәшәкатьле мәлләре, аларны чишү проблемалары ачыклана.
“Бәхет ачкычы” дип аталган җыентыкта Зөһрә Наил кызының төрле елларда Башкортстан матбугатында басылган публицистик язмалары урын алган. Илеш төбәгендә туып-үскән, үз һөнәренең остасы булып, төрле өлкәләрдә хезмәт куйган тугыз кеше белән әңгәмә, очерк, мәкалә кергән. Моны авторның туып-үскән җирен яратуы, кешеләрен хөрмәт итүе дип кабул итәргә кирәк, – диде кичәне әзерләп алып баручы, “Илһам” клубының алыштыргысыз җитәкчесе Клара Хәлиуллина.
Чараны Илеш районы хакимиятенең муниципаль хезмәт, мәгълүмат-аналитика һәм кадрлар эше буенча бүлек начальнигы Рөстәм Хисаметдинов, мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Әхмәдиев ачып, котлау сүзләрен җиткерде.
Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Илшат Насыйпов чыгышы белән Иске Күктау авылыннан һәм якташлары белән очрашуга һәрвакыт шат.
Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУда Илеш районыннан бик күп егет һәм кызлар укыды һәм укый. Алар һәрвакыт университетның иң яхшы студентлары арасында. Шуларның берсе – тәкъдим ителгән китаплар авторы Зөһрә Исламова. Ул быел гына “Татар теле һәм әдәбияты” юнәлеше буенча диплом алды, – диде Илшат Сәхиятулла улы.
“Бәхет ачкычы” китабының герое, Башкортстанның атказанган артисты, Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа сәнгатъ институты профессоры, виртуоз баянчы Фирдус Шәрәфуллин да чыгышы белән Илеш районының Яңа Күктау авылыннан. Аны бишкурайлылар белән күптәнге иҗади дуслык бәйли икән.
– Туксанынчы елларда Бишкурай авылында туып-үскән шагыйрь Рәшит Фазлыев белән мине иҗади дуслык бәйләде. Рәшит абыйның туган авылында үткәрелгән иҗат кичәсендә дә катнаштым. Аның шигыренә язылган җыр да сакланган, — диде Фирдүс Шәрәфуллин. Кичәдә Җәмил Әбделманов “Бишкурай” дигән җырны искиткеч югары дәрәҗәдә башкарды.
Бу көнне Җәмил Әбделманов “Кызыл таң” гәзитенең якын дусты булуын һәм югары кешелеклелек сыйфатларын тагын бер кат исбатлады. Республика Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан “Башкортстанның халык артисты” дигән мактаулы исем алу тантанасыннан ул туп-туры Илеш якларына шушы чарага юлланган.
Бу кичәдә Җәмил Әбделәхәт улының укучысы, шулай ук Илеш егете, халыкара конкурслар лауреаты Илнар Миңнекәев та катнашты, моңлы тавышы белән җыр башкарды.
Ә инде “Дуслык моңы-2002”, “Ирәндек моңнары-2004” татар һәм башкорт җырлары халыкара фестиваленең Гран-при иясе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илшат Сибәгатуллинның музыкаль күчтәнәче ямь өстенә ямь булды.
Танылган композитор, автор-башкаручы Флера Шәрипованың, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институты талибәсе Кадрия Исламованың моңлы җырлары, “Роксана” радиосының алып баручысы Зәлия Хисаминың һәм “Илһам” әдәби-музыкаль клуб әгьзасы Мәрьям Шәмсиеваның “Энҗе чәчәк” китабыннан өзекләр укуы да тамашачылар күңеленә хуш килде.
“Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Резеда Нуртдинова, “Бәхет ачкычы” китабы геройлары – Уфа “Нур” татар дәүләт театрының жәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге житәкчесе, Иштирәк авылы кызы Гөлшат Сафина, отставкадагы полиция капитаны, Иләкшиде авылы егете Таһир Баһманов автор турында җылы сүзләр җиткерсә, дуслары, туганнары, авылдашлары Зөһрә Исламовага бәйле хатирәләре белән уртаклашты.
Шулай ук, кичәдә “Илһам” әдәби-музыкаль клубы әгъзалары, “Әллүки” халык фольклор ансамбле, “Ак калфак” оешмасының Дүртөйле бүлекчәсе җитәкчесе, “Дулкын” әдәби берләшмәсе әгъзасы Светлана Васикова, Чакмагыш “Чаткылар” әдәби берләшмәсе вәкиле Юлай Низаев та катнашты.
Язучы Фәнә Минһаҗева һәм шагыйрь Фәнис Рәхмәтуллин үзләренең китапларын бүләк итсә, үзәкләштерелгән район китапханәсе директоры Айгөл Якупова Зөһрә Исламовага Рәхмәт хаты тапшырды.
– Тәрбия, белем, үсеш, әхлак мәйданы булган китапханәгә олыларның да, балаларның да юлы өзелми. Рухи мирасны саклап, баетып, яшь буынга тапшыру да – матур традицияләрнең берсе. Бу чаралар арабызда яшәгән милли рухлы, акыллы, сөйкемле, бай күңелле якташларыбызны халыкка күрсәтү нияте белән үткәрелә, – диде Клара Хәсәнҗан кызы йомгаклау сүзендә.
Гөлсем ХАФИЗОВА.
Илеш районы.