Бүздәктә поэзия бәйрәме үтте.
Бүздәк үзәк китапханәсендә Башкорт тарихы елына багышланган “Тарих язар идем, ташына” дип исемләнгән әдәби марафон кысаларында Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь, публицист Нурлан Ганиев иҗатына багышланган кичә узды.
Бәйрәмдә районның әдәбият сөю-челәре, шулай ук, күрше төбәкләрдән кунаклар катнашты.
Чишмә районының “Илһам чишмәләре”, Туймазының “Илһам” әдәби берләшмәләреннән, Благовар районы үзәк китапханәсеннән килгән вәкилләр үзләренең тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.
Район хакимяте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлфия Габдрәфыйкова Нурлан Ганиевка районның мәдәни тормышында күрсәткән активлыгы өчен Мактау грамотасы тапшырды. Бүздәк районы корылтае башкортлары рәисе Лариса Баймөхәммәтова тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады.
Нурлан Ганиевны районда яхшы беләләр. Ул 1985 елда Благовар районының Яңа Сынташ авылында туган. Башлангыч белемне шунда алганнан соң, күрше Күчәрбай авылы мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлый һәм укуын Бәләбәй педагогия колледжында дәвам итә. Читтән торып Башкорт дәүләт университетының фәлсәфә һәм социология факультетында, аннары аспирантурада укып, кандидатлык диссертациясе яклый. Нурлан Ганиев иҗат һәм журналистика белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә. “Өмет” гәзитенең “Чаткылар” кушымтасында язышып, яшь хәбәрче булып таныла. 2005 елда Фатих Кәрим исемендәге премиягә, “Илһам чишмәләре-2006” төбәкара поэзия фестивалендә лауреат исеменә лаек була. 2006 елда “Гәлсәр сандугач” конкурсында катнашып, “Тамашачы сөюе” номинациясендә җиңү яулый. 2014 елда яшь язучыларның Казанда узган “Иделем акчарлагы” конкурсында Гран-при яулый. Аның шигырьләренә язылган җырлар А. Галимов, И. Газизов, Г. Уразова, Г. Әхмәтова, Р. Зарипов кебек танылган җырчылар башкаруында зур сәхнәләрдә яңгырый. 2017 елда татар телендә басылып чыккан “Бер мизгел нибары” дигән китабында Нурлан Ганиев төрле темаларга язылган шигырьләрен тәкъдим итә.
Кичә барышында шигырьләрен, үзәкләргә үтеп керерлек итеп укып, шигърият сөючеләрне татлы да, газаплы да уйланулар дөньясына алып керде Нурлан Рәшит улы. Үзенең балачагы, иҗаты турында бик кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйләде. Бигрәк тә әнисе белән нәнәсе тәрбиясендә йомшак күңелле, хисчән булып үсүе турында сөйләве һәм нәнәсенә булган ихтирамы, аңа мәдхия җырлавы тамашачылар күңелендә җылы хисләр уятты. Үскәндә нәнәсеннән бик күп тормыш сабаклары алып, әле дә шуларга таянып яшәве хакында бәян итте. ”Кешеләрдән яхшылык күрәсең килсә, син аларга үзең башта яхшылык кыл”, дигән алтын киңәшләрен үзенең тормыш кагыйдәсе иткән.
Үзәк китапханә хезмәткәрләренең тырышлыгы белән кешеләрне рухи яктан баетучы, бай эчтәлекле чара Бүздәк җирендә өченче тапкыр үтте. Китапханә якташ шагыйрьләр белән тыгыз элемтәдә тора. Халкыбызның күңелен күтәрүче, яшәүгә дәрт, илһам уятучы иҗат әһелләре белән очрашулар, поэзия кичәләре даими үткәрелә.
Тирә-ягыбызда шундый саф күңелле, талантлы кешеләр булуы бик сөендерә. Шагыйрьләрнең илһам чишмәләре бервакытта да саекмасын, яңадан-яңа шигырьләр туып торсын.
Римма СадыЙкова.
Бүздәк районы.