+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
8 апрель 2021, 05:30

"Минем кызым шундый булачак!"

Илсөя Бәдретдинованы котлыйлар.

Илсөя Бәдретдинованы котлыйлар.

Илсөя Бәдретдинованың әллә кайчаннан кыз бала алып кайтырга теләве билгеле. Бу хакта аның концертларында да әйткәне бар. Инстадуслары арасында бәби алып кайтырга ярдәм итәргә теләүчеләр табылган. Җырчы инстаграмга үпкәләп утыручы кечкенә бер кыз видеосын куйгач, аңа комментарийлар яудырганнар. Авызларын бөреп, чын күңелдән үпкәләп утыручы кыз турында: «Минем кызым булса, шушындый булыр иде, мөгаен», — дип яза Илсөя.

«Мин ул кызның әтисе була алам», — дип шактый кыю тәкъдим ясаган бер инстачы егет. «Илсөя, Гүзәлгә номерымны калдырдым. Мин сине свиданиегә чакырмакчы идем. Шалтырат миңа, зинһар өчен», — дип язган икенчесе.

«Бәби көтә, ахры» дип фаразлаган бер ханым. «Орлыгы салынгандыр дип уйлыйм. Курайчы егетең бик шәп әти булыр иде. Мәзәктәге кебек: бу баланы табам, орлыгы әйбәт, председательнеке», — дип язган ул.

«Синең кызың искиткеч шаян, акыллы һәм бик кадерле бала булачак», — дип Ләйлә Дәүләтова да комментарий калдырган. «Булыр дисеңме?» — дип сораган аннан Илсөя. «Дөньяда син булдырмый торган эш юк», — дигән Ләйлә.

«Булыр, Илсөя, вакытың гына узып куймасын. Табып куй әле бер матур кыз. Ана өчен кыз бала бик кирәк. Кыз бала гомер буе синеке була, ә малай, өйләнгәч, хатынныкы. Менә бүген ят та, матур күзләреңне түшәмгә терәп, йөрәгеңне баш миеңә кушып, уйлап ят әле», — диючегә: «Болай да гел уйлап йөрим инде», — дигән җырчы. Бу язмаларны "Интертат" укыган.


Фото: tatarradio.ru
Читайте нас