Якыннарыбыз күңеленә рәнҗеш салуыбызны ник
соң соңлап кына аңлыйбыз?
Зурәтинең туган көне быел шимбәгә туры килде. Буа буенда ит кыздырырга, балык шулпасы пешерергә ниятләгәннәр икән. Без бу турыда әнкәйләрнең капка төбенә берьюлы өч машина килеп туктагач кына белдек. “Җае туры килгәндә нигә бергәләп ял итмәскә?! Туган көн дигәне сөйләшеп, аралашып утырырга бер сәбәп кенә инде аның”, – дип, зурәти үзе кереп, өй эчебез белән җыеп алып чыгып китте. Бәрәңге күмәргә кайткан җирдән бәйрәмгә эләктек.
Миңсафа зурәти – әниемнең бердәнбер абыйсы. Аларның калган бертуганнары бәләкәй чакта ук чәчәк чиреннән үлеп беткәннәр. Икәү генә калгангамы, без белә-белгәннән алар бер гаилә булып яшәде. Дөрес, соңгы елларда аралашу сирәгәйде. Тик бу һич кенә дә туганлык җепләренең өзелүе түгел, бары һәркайсының балалар, оныклар мәшәкате ишәеп китеп, вакыт җиткерә алмау гына иде.
Уйламаган җирдән оештырылган теләсә нинди чара, мәҗлес, очрашу алдан әзерләнгәнгә караганда күпкә күңеллерәк үткәненә әллә ничә тапкыр инанган бар. Бу – язылмаган кануннарның берсе. Зурәтинең дә туган көн бәйрәме искәрмә булмады. Күптән күрешмәгән икетуганнарыбыз белән рәхәтләнеп аралаштык. “Әл дә, зурәти, син бүген тугансың әле, кайчан очрашыр идек”, – дип шаяртып алырга да онытмадык. “Шулай, – дип куйды зурәти, – җир астыннан юллар юк, сау-сәламәт чагында аралашып яшәргә кирәк”.
Чынлап та, җитмеш алты яшьлек булса да, ул – яшәү үрнәге. Руль артына утыра, зурәни белән район үзәгенә барып, кирәк-яракларын алып кайталар, балалары кайтмый торса, авыл күчтәнәчләрен төяп, үзләре китеп баралар. Аларның өлкән яшьтә дә шулай яшьләрчә җиңел сөякле булуларына барыбыз да сокланабыз. Авылга кайткан саен әнкәй: “Әнә, зурәтиләрегез тегендә барган, монда барган, без ятабыз йорт саклап”, – дип кенә тора. Күптән түгел генә оныкларының туенда булып кайтканнар.
Уйга бирелеп, зурәти сөйли башлаган сүзнең очын тоталмыйча калдым.
– ...Уйламыйча, якыннарыбызны рәнҗеткән чакларыбыз да булгалый яшәү дәверендә. Андый вакытларда син үзеңне хаклы дип уйлыйсың. Тик берзаман Аллаһы Тәгалә хатаңны танырга мәҗбүр итә, алай гына да түгел, вөҗдан газабы кичерә башлыйсың. Белмим, хатамны вакытында аңлар дәрәҗәдәге акылым булса, мин пәйгамбәр затыннан булыр идем. Ләкин мин – кеше... – дип сөйли иде ул.
Зурәтигә сүзенең җиңел булмавын яшькә тулган күзләре исбатлап тора иде. Зурәни аңа кулъяулык сузды. Тик ул яшьләрен сөртергә ашыкмады.
– Менә бер ай элек кенә, барыгыз да беләсез инде, онык туенда булдык. Кулын сорап киттеләр, дигәч, “Безне туйга чакырырлармы, юкмы?” дип уйлаштык. Рәхмәт, туй түрендә иң олы кунак булып утырдык. Аннан кайтып, атна-ун көнләп узгач, төшемә инәй керде. “Яхшы эшләгәнсез, балам, теләкләрегезне теләп, үз кулларыгыз белән бүләкләрегезне тапшырып кайткансыз, җир астыннан юллар юк”, – диде. Мин инәйнең сүзләрен көне буе уйлап йөрдем һәм үземнең беркайчан да төзәтә алмаслык хата эшләгәнемне аңладым.
– Ярар инде, ярар, булган, үткән, – дип, зурәни аны үзенчә тынычландырырга тырышты, су салып бирде.
Зурәти бер йотым эчеп куйды да тагын сөйләп китте:
– Шулай, төшкә инәй кермәгән булса, бәлки, бу турыда беркайчан да уйланмаган булыр идем. Ул вакытта мин аңа әһәмият бирмәдем, көндәлек тормышның бер мизгеле генә дип кабул иттем. Барыгыз да беләсез, инәй соңгы көннәренә кадәр үз йортында, бездән аерым яшәде. Кеше ярдәменә мохтаҗ булмады, үләсе кичтә дә ипи салган иде...
Олы улыбыз өйләнгән елда инәйнең җитмеш биш яшен билгеләп уздык. Беренче туй, бернәрсә белмибез. Ул барысын өйрәтеп торгач, барлык мәшәкатьләрне дә җиңеп чыктык. Кыз алырга киткәндә йортта күз-колак булырга калды. Синең кызлар белән (ул әнкәйгә ишарә ясады), исеңдәдер, табын әзерләп каршы алдылар. Килен төшергәч, беренче табынны уздырдык. Йола буенча, кодалар авылдагы агай-энеләргә ашка китте. Безнең өйдә кичке табынга әзерлек башланды. Шул чагында инәй: “Балалар, үземә чыгыйм әле, кичке табынга кадәр караштырасы эшләрем бар, азрак ял итеп тә алырмын”, – диде. Мин, аны-моны уйлап тормыйча: “Инәй, синең бер кирәгең дә юк, рәхәтләнеп ял ит. Туйны озаткач, кереп алырбыз!” – дидем. Ул вакытта инәйнең беренче оныгының туенда утырырга теләве, яшьләрне котлыйсы килгәне башыма да килмәде. Кичке табында кодаларның: “Олы кодагый кайда?” – дигән сорауларына: “Олы кеше бит, өендә”, – дип җавап биргәндә беребезнең дә уена инәйне чакыру килмәде. Югыйсә, килен ягында кодагыйның түшәктә чирләп яткан әнисе туй табынын күреп торсын өчен йокы бүлмәсе белән залны аерып торган чаршауны күтәреп куйганнар иде...
Хәзер үзебез аның яшенә җиткәч кенә аңладым, оныклар туенда утырасы килә икән! Карт та түгелбез кебек! Бәлки, чакырган булсак, ул кермәгән дә булыр иде, үтә дә мәгънәле иде бит безнең инәй. Аның туй бүләген яшьләргә горурланып тапшырдык, янәсе, дәү әнисе дә исән әле, котлый. Шул минутларда безгә каршы йортта торган инәйнең күзләре безнең тәрәзәләрдә булганын мин әле генә аңладым.