+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 апрель 2021, 04:55

"Балага климатны алыштырырга куштылар..."

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов Төркиягә киткән.

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов Төркиягә киткән.
Бу хакта Гүзәл Уразова Интсаграмында язган.
"Табиблар кызыбызга климатны алыштырырга киңәш итте. Шуңа күрә без Төркиядә. Илдар үзенең балачагын искә төшереп сөйләде. Ике айлык чагында бик каты авырган булган. Врачлар аны җылы якка алып китәргә киңәш иткәннәр, алып бармасагыз "осложнения" булырга мөмкин, дигәч, әти белән әни Илдарны Кавказга алып чыгып китәләр. Илдар дүрт яшенә кадәр Кавказда үсә, 5 яшендә кире Башкортстанга кайталар.
Илдар башка беркайчан да авырмаган. Димәк, барысы да дөрес эшләнгән.
Әлеге вакытта Ариана үзен яхшы хис итә. Чирләмәгез, сәламәт булыгыз", - дип язган Гүзәл.
Сабыйның тизрәк савыгуын, чыныгуын телибез.
Фото: Инстаграм

Читайте нас