Дөньякүләм чарага Туймазыдагы милли ансамбль “Мич чыгару өмәсе” композициясен әзерләгән.
Халкыбыз борын-борыннан “җиде”не ниндидер могҗиза-сер саклаган сан кебек кабул иткән. Җиде буынга кадәр нәселен белгән, җиде кат күккә менгән кебек шатланган, җиде кат тирен чыгарып эшләгән, кара төндә җидегән йолдызга карап сагышланган, аннан барыр юлын билгеләп, якты көнгә өметен һәрвакыт күңелендә йөрткән.
Туймазыда да күңелендә шундый “бәхет йолдызы” йөртүче бер төркем кызлар-егетләр яши. Алар, төрле һөнәр ияләре, студентлар, кинәнеп “Җидегән йолдыз” халык татар вокаль ансамбленә йөри. Сәхнәдә чыгыш ясау хыялын тормышка ашыру белән беррәттән, халкыбызның гореф-гадәтләрен, җыр-бию традицияләрен, милли киемнәрен эзләп, табып, өй-рәнеп, халыкка кайтаралар. Вокал чыгышлары белән дә республика һәм халыкара бәйгеләрдә алдынгы урыннар яуларга өлгергәннәр.
Алдагы елда ун еллыгын билгеләя-чәк коллективка Айгөл Корбанова белән Илдар Госсаметдинов җитәкчелек итәләр. Илдар Наил улы, асылда, вокал юнәлешен алып барса, Айгөл Әбүзәр кызы чыгышларны башыннан ахырына кадәр күзаллау, сценарийлар төзү, милли кием булдыру һәм башка оештыру мәсьәләләрен хәл итү белән беррәттән, җырда да башлап йөри. Районның “Родина” Мәдәният сарае каршында ун ел эшләп килүче коллективның үзенә күрә ветераннары да бар.
Башкортстанда җәй айларында үтә-чәк Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек кысаларында “Җидегән йолдыз” “Мич чыгару өмәсе” дип аталган фольклор композиция әзерләгән. Бу бик бай программада шушы төбәктә яшәгән татарлар башкарган җырлар, биегән дәртле биюләр тәкъдим ителү өстенә, милли киемнәрнең дә урындагы кешеләр кигәне тектерелгән. Моның өчен җидегәнлеләр тирә-як авылларда бик зур эзләнү эше алып барган, әлбәттә. Мич чыгаруның нечкәлекләрен дә бөртекләп өйрәнгәннәр.
– 12 кеше катнашлыгындагы программага беркайда да тәкъдим ителмәгән өч бию дә керде. Аларны шушы төбәктәге әбекәйләрдән өйрәндек, алар аны яшь чагында биегән. Шулай ук беркайда да ишетелмәгән җырларның икесен үзем-нең туган апамнан оттык, берсе исә Бакалы ягында башкарылган. Милли киемнәрнең дә үзебезнең төбәктә киелгәннәрен сәхнәгә чыгарасыбыз килде. Монда музейдагы фотолар да ярдәм итте. Хатын-кызлар күлмәген исә музей фондына район авылларының берсеннән тапшырылган күлмәк үрнәгендә тектердек. Алъяпкычлары да шундый ук, – ди Айгөл Әбүзәр кызы.
Менә шулай халыкныкын халыкка кайтарып бирү кебек бик җаваплы да, саваплы да эш башкара җидегәнлеләр. Бүгенге катлаулы чорда эштән, укудан соң репе-тицияләргә килергә үзләрендә көч-илһам тапкан егетләр-кызлар күңелләрендә йөрткән “бәхет йолдызын” башкаларга да өләшә. Алар шуның белән, һичшиксез, бәхетле дә.