Шигъри сүз, ярсу хисләр, тирән тойгылар... Алар беркемне дә битараф калдырмый. Күңелнең иң нечкә кылларын чиртә дә, безне көндәлек мәшәкатьләрдән арындырып, нәфис әдәбият иленә әйди. Бер төркем шагыйрәләребезнең “Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере” проекты белән Казан шәһәренә шигъри сәфәре дә шул максаттан уйланылды. Сәфәрдә катнашкан шагыйрәләрнең һәркайсы – иҗаты белән танылудан тыш, актив җәмәгать эшчәнлеге дә алып баручы уңган-булган ханымнар. Чараны оештыруга Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Динә Морзакаева күп көч салды. Әлеге әдәби-музыкаль проект – уңышлы башлангычларның берсе, һәм быел, оешманың булдырылуына 20 ел тулганда, ул янә сәхнәгә менде.
Сәфәр программасы бик тыгыз иде. Шагыйрәләр иртән “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексына юл тотты. Урамнан керүгә үк шунысы күзгә чалынды: редакцияләр урнашкан бинага заманча, зәвыклы ремонт ясалган, бүлмәләр якты, җылы. Тәүге очрашу “Сөембикә”, элекке “Азат хатын” журналы редакциясендә булды. Баш мөхәррир Лариса Маликова, редакция хезмәткәрләре Рәмзия Кашапова, Гөлнур Хәсәншина (Сафиуллина) һәм башкалар иҗат яңалыклары белән уртаклашты. “Мәдәни җомга” гәзи-тенең баш мөхәррире Вахит Имамов, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, проза бүлеге мөхәррире Камил Кәримов, җаваплы сәркәтип Ландыш Әбүдарова яңа әсәрләр турында сүз тоттылар. Мәсәлән, “Казан утлары” журналында тираж артудан кергән керемне популяр чәчмә әсәрләрне китап итеп бастырып сатуга юнәлткәннәр. Китаплар ике мең данәдә, юка тышлык белән бастырыла, бәясе кыйммәт түгел. Мисалга, Нәбирә Гыйматдинованың китабы ике атнада таралып беткән. Әйткәндәй, якташларыбызның иҗатына игътибар зур. Марат Кәбировның – “Киллер”, Хисаметдин Исмәгый-левның “Никах” китаплары шул рәвешчә дөнья күргән. Киләчәктә Кәрим Караның повестьларына тукталырга уйлыйлар.
Чираттагы очрашу Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясендә булды. Анда уфалылар алдында телерадиокомпания директорының радио буенча урынбасары Тәүфыйк Сәгыйтов, журналистлар Нәсим Акмал һәм башкалар чыгыш ясап, үз һөнәрләренең нечкәлекләре белән таныштырды. Раил Садертдинов якташыбыз, шагыйрь Нурлан Ганиевның иҗатын күзәтеп баруын, шигырьләрен радиодан даими яңгыратуларын әйтеп үтте.
Аннан инде гүзәл затларыбыз Бөтендөнья татар конгрессы бинасына юнәлде. Бу бина да бик күркәм. Уфалыларны конгрес-сның Башкарма комитеты җитәк-чесе урынбасары Марс Тукаев сәламләде, оешманың тарихы һәм бүгенге эшләре турында сөй-ләде. Якташыбыз, “Дөнья” сту-диясенең баш мөхәррире Римзил Вәлиев онлайн-очрашуларны ешрак үткәрергә тәкъдим итте. Бө-тендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, “Ак калфак” төбәк татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова чыгыш ясап, төрки хатын-кызлар арасындагы дуслык хакында, соңгы чорда декоратив сәнгать төрләренә игътибар кө-чәюен, дисбе ясаучы, сөлге чигү-челәрне барлауларын сөйләде.
Алдагы тукталыш Татарстан Язучылар берлегендә булды. Берлекнең яңа сайланган рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла кунакларны ишек төбенә үк чыгып каршы алды. Очрашуда рәис урынбасары Илсөяр Ихсанова, берлек әгъзалары Нәҗибә Сафина, Фирүзә Җамалетдинова, Шәмсия Җиһангирова, Фәйрүзә Мөс-лимова, Рифә Рахман катнаштылар. Татарстанның халык шагыйре, шушы көннәрдә 80 яшен билгеләгән Рәдиф Гаташ исә якташларын Казанга килеп төшүләренә үк китаплар, күчтәнәчләр күтәреп каршы алды. Берлектәге сөйлә-шүдә иҗат яңалыклары, китап нәшер итү проблемалары кузгатылды.
Кичен шагыйрәләр Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрына юл тотты. “Шагыйрәләр сүзе – Җиһан сере” әдәби-музыкаль программасы, гадәттәгечә, шигырь һәм җырлар белән үрелеп барды. Шигырьләрне авторлар үзләре сәнгатьле укып, алар язылган сүз-ләргә язылган җырлар да яңгырагач, тамаша бик ихлас, җанлы килеп чыкты, тамашачы тарафыннан яратып кабул ителде. Белүебезчә, күршеләрдә мондый әдәби проект әлегә юк.
Бу сәфәрдә катнашкан шагыйрәләребезне барлап үтик. Аларның барысы да диярлек – Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары, һәммәсенең берничә шигъри җыентыгы нәшер ителгән. Шул ук вакытта һәрберсе – үзенчәлекле шәхес.
Лилия Сәгыйдуллина – филология фәннәре кандидаты, БДУ доценты. Аның башлангычы бе-лән БДУда инде берничә ел рәт-тән “Туган як шигърияте” сәнгать-ле һәм “Җанлы сүз” әдәби конкурслары үткәрелә. Яшьләрне әдәбиятка, нәфис сүзгә җәлеп итүче бәйгеләрнең әһәмияте бик зур. Моннан тыш, Лилия Сәгыйдуллина Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе утырышларында даими катнаша, башлап язучыларга төпле киңәшләрен бирә, тәнкыйди фикерен әйтә.
Халисә Мөдәрисова – Татарстан Язучылар берлеге әгъза-сы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бихисап шигъри җыентык, берничә чәчмә әсәр авторы. Радио-телевидениедә шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар даими яңгырый. “Бәйге хакы” повесте буенча иҗат ителгән “Бәхет хакы” спектакле Мәҗит Гафури исемендәге академия драма театры сәхнәсендә зур уңыш белән бара.
Альбина Хәлиуллина – филология фәннәре кандидаты, М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе урынбасары, Башкортстанның атказанган мәгариф хез-мәткәре. Альбина ханым тырышлыгы белән дөньяга чыккан иҗти-магый проектлар бихисап: алар – “Балкыш” республика әдәби конкурсы, Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин иҗатына багышланган “Ике аккош”, “Бәлеш-фест”, “Белек” һәм башкалар. Башкортстан прозаиклары һәм тәнкыйтьчеләре иҗатын яктыртучы “Туган як әдипләре” әсбабының автордашы, байтак тәнкыйть мәкаләсе авторы да ул.
Ләйсән Кәшфи – филология фәннәре кандидаты, Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты. “Кызыл таң” гәзитендә эшләгән чорда аның бихисап тәнкыйть мәкаләләре басылып чыкты, алар “Иҗат диңгезендә ниләр бар?” дигән электрон җыентыкка тупланып дөнья күрде. Ләйсән Әмир кызын “Туган тел” телеканалының “Балкыш” тапшыруында да еш күрәбез. Эшкуарлык белән дә шөгыльләнә, күпереп пешкән бавырсаклары туй-табыннарның, милли чараларның түрендә.
Халисә Мөхәммәдиева – озак еллар татар телендәге “Рәйхан” телевизион тапшыруының алып баручысы булды, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре. Уфада “Рәйхан” клубын оештырып җибәрде.
Рафига Усманова – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, матбугатта даими чыгыш ясаудан тыш, үз туган районы Борайда әдәби иҗат түгәрәге өчен җан ата, мәктәпләрдә әдәби чаралар үткәрә. Мәктәп укучылары өчен үз исемендәге әдәби премия булдырды.
Фәүзия Гайзаман – берничә үзнәшер шигъри җыентык, җыр сүзләре авторы, “Затлы Сәхиб-җамаллар” вокаль төркемен оештырды, “Сәхибҗамал” оешма-сының иң актив әгъзасы.
Программаны алып баручылар да осталарның осталары иде. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татар әдипләре берләшмәсе рәисе Нурлан Ганиев сүз алса, телендә былбыллар биетә. Ул, аеруча хисле итеп, берничә шигырен тамашачыга тәкъдим итте. Зәлия Ахунова исә – “Шәрык” радиосының тәҗрибәле дикторы, республика “Нәүруз гүзәле” конкурсын оештыручы, шигърияткә, әдәбиятка гашыйк шәхес.
Сәхнәдә шулай ук якташ җырчылар Илнур Вәлитов, Резеда Сабитова, БДУ студенты Алсу Әбдиева чыгыш ясады. Шагыйрәләребезнең сүзләренә язылган җырларны Айдар Габдинов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Алсу-Фәридә дуэты һәм башка җырчылар башкаруы кичәгә тагын да ямь өстәде. Казан тамашачысы һәр чыгышны яратып кабул итте.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Халисә Мөдәрисовага Һади Такташ исемендәге әдәби премияне дә шушы кичәдә тапшырды.
Нечкә хис-тойгыларга, ялкынлы сүзгә мул булды шигъри бәйрәм. Яткан таш күгәрә, йөргән таш шомара, дигәндәй, уңай тәэссоратларга баеп, күңелләрендә илһам тулпарын биетеп, шагыйрәләребез туган Башкортстанга юл алды. Ышанам ки, аларның иҗатлары тагын да җанланыр, әдәбиятыбызны яңа гүзәл сәхи-фәләргә баетыр.
Дилбәр БУЛАТОВА.