Уфада кешенең җиһанга беренче очуына 60 ел тулу уңаеннан флешмоб узды.
12 апрельдә Уфаның актив кешеләре Космонавтика көненә багышланган #Алгавкосмос флешмобында катнашты. Уфа планетарие каршындагы мәйданда теләгән һәркем акциягә кушылды.
600дән артык кеше "Йолдыз" һәм "Киттек!“ сүзләрен язды. Акциядә катнашучыларның барысы да шәһәр планетариена чакыру билетлары алды.
Моннан тыш, шәһәр активистлары көн дәвамында шәһәрнең "космик" урыннарында акцияләр уздырды: кешенең җиһанга беренче очуына 60 ел тулу уңаеннан социаль челтәрләргә #космонавтика һәм #алгавкосмос хештеглары төшерелгән уфалылар татлы бүләкләр һәм брендланган сувенирлар алдылар.
Чара Гагарин урамында "Гагарин портреты" граффити янында, шулай ук "Звездный", "Космос" һәм "Планета" сәүдә комплекслары каршында узды. Уфа үзәгендә яшәүчеләр УДАТУның тугызынчы уку корпусы янында Гагарин бюстыннан "космик" сувенирлар ала алды.
“Бу көн бөтен дөнья тарихына кереп калды һәм безнең өчен чын бәйрәм булды. Улым белән акциядә бик теләп катнаштык. Мондый бәйрәмнәр бик кирәк, чөнки бу - буыннар бәйләнеше һәм мөһим көн турында хәтер", - дип уртаклашты флешмобта катнашучы Гөлнара Иванова.
Фото: bashinform.ru