Октябрьский шәһәрендә яугир-шагыйрь Хәйретдин Мөҗәйнең тууына 120 ел тулу уңаеннан хәтер чаралары үтте.
Яугир-шагыйрь Мөҗәһит Хәйретдиновның тууына 120 ел тулды. Данлыклы якташыбыз – герой-антифашист, патриот һәм шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй Октябрьский шәһәренә терәлеп торган Төрекмән авылында туган.
Төрекмән урамнарын беләм әле,
Канаулы да алар, сулы да.
Читләренә үскән тирәкләре
Шундый төзләр,
шундый сылулар.
XVIII гасырда ук нигез салынган Төрекмән авылы халкы өчен бик кадерле юллар бу: яугир-шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй бу шигырьне 1942 елда ут эчендә язган.
Туган иле, туган җире өчен соңгы сулышына кадәр алышкан Мөҗәһит Хәйретдинов – Муса Җәлил батырлыгын кабатлаган шәхес. Менә ни өчен күптән түгел Октябрьский шәһәрендә һәм Төрекмән авылында Х. Мөҗәйнең тууына 120 ел тулуга багышланган чараларга зур әһәмият бирелде.
Бу бәйрәмне яугирнең исемен йөртүче үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырды. Директор Елена Гришкова билгеләвенчә, туган көн – ул бәйрәм, шуңа да якты истәлекләргә тулы булды.
Биредә үк, китапханәдә, “Хәтерне саклаучылар” дип аталган “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Анда шагыйрьнең исемен мәңгеләштерүгә китапханәләрнең керткән өлеше, хәтерне ничек итеп үткәннәрдән киләчәккә илтү, яшьләрне тәрбияләгәндә туган якка мәхәббәт уяту һәм башкалар турында сүз барды. “Түгәрәк өстәл” артына чакырылган кунаклар арасында Хәйретдин Мөҗәйнең исемен мәңгеләштерү өчен турыдан-туры көч салган ке-шеләр бар иде. Алар – Ренард Хантимеров һәм Марсель Гарипов.
1976 елда журналист Ренард Хантимеров кулына Мөҗәһит Хәйретдиновның концлагерьдагы яшерен оешмасы хакында архив документлары килеп эләгә. Шушы нигездә журналист эзләнү эшләре җәелдерә һәм моңа Равил Кашаповның эзтабарлар отрядын җәлеп итә, алар Хәйретдин Мөҗәй җәзалап үтерелгән Дахау концлагерена барып кайта. Китапханә, клуб, балалар бакчасына кадәр кушыла бу изге эшкә. Кызганыч, яугир-шагыйрь укыган 6нчы мәктәп юк инде, аның белән бергә Хәйретдин Мөҗәйнең бай музее да таркалган. Бу турыда шул музейның элекке җитәкче-се Нурзия Рәхимова ачынып сөйләде.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Марсель Гарипов (Гариф Мирсәй) ша-гыйрьнең тууына 105 ел тулу көннәрен-дә урындагы тарих-туган якны өйрәнү музеена Хәйретдин Мөҗәйнең көндәлеген китереп тапшыра. Марсель Гариповка аны Казаннан язучы Самат Шакирның хатыны Мәрьям ханым бирә. Самат Шакир – заманында бу көндәлекләрне матбугатта бастырып чыгарган татар язучысы.
Шулай итеп, якташлары Хәйретдин Мөҗәй турында бай мәгълүмат ала. Марсель Гарипов 2010 елда Хәйретдин Мөҗәйнең тормышын һәм иҗатын яктыртучы беренче китапны язып бастыра. Әлеге конференциядә ул Хәйретдин Мөҗәйнең туганнары белән очрашып калуы хакында да искә алды. Әйткәндәй, бу юлы да Хәйретдин Мөҗәйнең кардәш-ләре килгән иде.
“Түгәрәк өстәл” тәмамлангач, Октябрьский шәһәре хакимияте исеменнән шушы чараны оештыручыларга бүләкләр тапшырылды.
Бүген якташлары Хәйретдин Мөҗәйнең исемен мәңгеләштерү өчен зур көч сала. Төрекмәндә яугир-шагыйрьнең 100 еллыгына һәйкәл ачылган. Авылдагы урамнарның берсе аның исемен йөртә. Якташлары яраткан чишмәләрен дә аның исеме белән атаган.
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Фәезова җитәкчелегендәге “Нур” клубының барлык чараларның уртасында кайнавын искә төшерү дә урынлы булыр. Шәһәр хакимияте тарафыннан Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге премия булдырылган.
Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге әгъзалары Хәйретдин Мөҗәй исемен мәңгеләштерүчеләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләде, яугир һәйкәленә чәчәкләр салды.
Мөҗәһит Хәйретдинов – татар халкының гына түгел, бөтен илебез горурлыгы. Батырлыгы белән Җәлил рәтендә торучы якташыбызга Герой исеме бирелергә тиеш, дип ассызыклады чыгыш ясаучылар. Нәкъ шулай булырга тиеш тә.
Халисә РӘЙХАН,
Гүзәл ЗАКИРОВА, китапханәче.