Уфа "Нур" татар дәүләт театрында аның әсәре буенча куелган спектакль күпләрне тетрәндерде. Ә әсәр авторының кичерешләре каршылыклы...
«Нур» театры «Көтеп узган гомер» әсәре буенча «Фатыйма» драмасын куйды, - ди Зифа Кадыйрова "Сөембикә" журналы хәбәрчесенә. - 26, 27, 28 март көннәрендә Уфада премьера булды. Мине дә чакырдылар. Спектакль башланыр алдыннан халык белән очрашу оештырдылар. Без һәрвакыт шулай эшлибез. Мәскәүдә дә шулай булды... 17 чәчәк букеты бүләк иттеләр ул көнне миңа, тагын чүлмәкле ике гөл. Бер районнан күчтәнәчкә акмайга кадәр алып килгәннәр иде. Ярты сәгать автограф кына яздым. Кичке сәгать алтынчы яртыда халык җыелган иде инде ишек төбенә. Алтыда гына театрны ачтылар...
Гадәттә, спектакльләрне гади тамашачы белән рәттән утырып карыйм. Алар еласа, мин дә елыйм, көлсәләр – көләм... «Фатыйма»ны караганда да дулкынландым, билгеле. Башкортстанда беренче спектаклем бит әле бу. Дөрес, Чаллы театры туган ягыма – Башкортсанның Учалы районы Ахун авылына кайтып тамаша куйды. Аларга безнең Урал тауларын бик күрсәтәсем килгән иде... Әлмәт театры да «Синсез килгән язлар» белән Ахунга кайтып килде. Ә Уфада моңарчы бер спектакль дә куелмады.
Беләсезме, гел канәгать калмыйсың. Мин бит хатын-кыз, үз күзлегемнән язам. Ә куючы режиссерлар – ир-атлар. Алар әсәрне икенче төрле күрә. Гомумән, һәркем үзенчә күрә".
Чын талант иясе беркайчан да үзеннән абсолют канәгать булмыйдыр ул. Әйткәндәй, театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин да әлеге спектакльдән соң сөйләшүдә шул хакта әйтте. Әмма тамашачылар арасында бу спекткальгә беркем дә битараф булмаячагы көн кебек ачык. Күңелдәге юшкыннарны кузгатып кына куйса да, спектакль уңышка ирешкән дигән сүз. Ә "Фатыйма" кузгатып кына калмады шикелле.
Фото: "Нур" театры сайтыннан.