Гөлнара Тимерҗанова исемен үзгәрткән
Хәзер аны кем дип белик?
Хәзер аны кем дип белик?
«Авырулардан саклану өчен атнага ике тапкыр — дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе ураза тотарга тырышам. Бу — Пәйгамбәребез галәйһиссәләм сөннәте. Әгәр атна саен шулай эшләсәң, саулыгыңа 200 процент файда килә. Менә Рамазан ае уразасына кердек. Ураза тота башлавыма - 10 ел, хәзер инде бу минем яшәү рәвешем, ел саен тотам, калдырмыйм.
Иң яхшысы - үлән чәе! Иң яратканым – мунча! Чабынырга бик яратам, 6 яшьлек кызымны да өйрәттем. Нинди яшәү рәвеше алып барасың, балалар да шуңа өйрәнеп үсә.
Кешегә начарлык эшләгәнем булмаса да, сынауларга бай булды минем тормыш. Түздем-түздем дә, чамам калмагач, 2019 елда исемемне үзгәртергә булдым. Хәзеге исемем — Наимә. Җан тынычлыгы, тазалык, байлык дигәнне аңлата. Бүгенге тормышым өчен Аллаһка шөкер әйтәм!» — дип сөйләгән җырчы "Авырмас өчен 101 киңәш" гәзитенә.
Фото: 116tat.ru