+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
16 апрель 2021, 14:10

Уфага “Югары музыка вакыты” килә

Уфа “Югары музыка вакыты” проектын тормышка ашыру мәйданчыгына әйләнәчәк.

Уфа “Югары музыка вакыты” проектын тормышка ашыру мәйданчыгына әйләнәчәк.
Бу идеяне Башкортстанга сәфәре вакытында “Бердәм Русия”нең Үзәк башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Наталья Орлова ишеттерде.
Спикер Уфаның Нариман Сабитов исемендәге 1нче музыка мәктәбендә булды, уку йортының тарихы белән танышты, анда тәрбияләнүчеләр белән аралашты, чыгышларын тыңлады.
Наталья Орлова мәктәпкә яңа рояльгә сертификат бүләк итте һәм билгеле пианист һәм дирижер Владимир Ашкензины чакырырга вәгъдә бирде.
“Мин бирегә “Югары музыка вакыты” проектын тәкъдим итәргә килдем. Монда ул элек булмады, күп төбәкләрдә күптән тормышка ашырылды. Башкортстанда сәнгатьне хөрмәт итүче тамашачылар яшәвен күрәм, шуңа проект ошар дип уйлыйм. Иң талантлы балаларны Мәскәүгә зур концертка чакырырга да ниятлим”, — дип планнары белән бүлеште Наталья Орлова.
“Югары музыка вакыты” проектының төп идеясе — Русия төбәкләрендә классик музыканың иң яхшы үрнәкләрен алга этәрү, яшьләрдә югары сәнгать зәвыгы тәрбияләү. Акция дөнья мәдәниятенең иң яхшы үрнәкләре белзн танышуда эре шәһәрләр белән бәләкәй торак пунктлары арасындагы тигезсезлекне бетерергә ярдәм итәчәк.
Фото: Башкортстанның Мәдәният министрлыгы
Читайте нас