Элек-электән татар, башкорт халкының тормышында гармун лаеклы урын биләгән. Ләкин гармунчы, дигәндә, нигәдер, күз алдына һәрвакыт ир-егет образы килеп баса. Өздереп гармунда уйнаучы хатын-кызларыбыз да юк түгел бит. Күрәсең, гармунда уйнаучы кеше үзенә күрә бер зур илаһи көчкә ия. Кырмыскалы районының Бишаул-Уңгар авылында яшәүче Фәһимә Абдрәфыйкова да – нәкъ шундыйлардан.
Фәһимә Гаяз кызының балачак хатирәләре әнә шул гармун белән бәйле. Өй тутырып кунак җыюлар, әтисенең гармунчы дуслары җыелышып, табын артында гармун тартып, җырлап утыруларын яхшы хәтерли ул. Нәкъ шул чагында үзенең дә гармунда уйнарга өйрәнү теләге туа. Гармун җене кагылса, син инде гармунчы, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Фәһимә Гаяз кызының да бу теләге тормышка аша, ләкин... урау-урау юллар белән.
– Нуретдин Динисламов, Гали Миһранов, Салават Хәкимов абзыйлар заманында оста гармунчылар иде. Кунаклар, бераз табын артында утыргач, сыздырып гармун уйнап җибәрә. Ә инде апалар, әниләр матур итеп җыр суза. Өлкәннәр түр якта кунак була, ә без, әллә ничә гаиләнең бәләкәй балалары, рәхәтләнеп, зур сәке өстендә уйныйбыз. Шулай да тик кенә уйнап утырмыйбыз, бүлмә тактасындагы ярыктан кунакларга күз салып алабыз. Бигрәк тә гармунда уйнаучыларны кызыгып күзәтә идем, – ди Фәһимә апа, балачак хатирәләренә бирелеп.
Кыз өченче сыйныфта укыганда гаиләдә гармун барлыкка килә. Бу – үзе бер тарих. Балта остасы булган әтисе өмәләргә йөреп, акча эшләп ала аны. Әйткәндәй, алтын куллы балта остасы буларак, Гаяз Зөлфәр улы Мирхәйдәровның даны якын-тирәгә киң таралган була. Күп еллар колхозның төзелеш бригадасында макталып эшли. Ә төп эшеннән соң кемгәдер мунча бурый, кемгәдер фронтон эшли, кемгәдер өй күтәрешә, кемнеңдер йортын сипли... Моңардан тыш, өйгә дә эш алып кайта. Кышкы озын төннәрдә тәрәзә рамнары һәм яңаклары, ишек, комод, шкаф тартмалары кебек җиһазларны да үз куллары белән ясый. Боларны эшләү өчен үзенең махсус эш кораллары да була. Халидә Шакирҗан кызын да авылдашлары зур хөрмәт белән искә ала. Мамык һәм челтәр шәлләр, өстәл, самавыр япмалары, мендәр челтәрләре бәйли, шома чигүгә дә оста була. Бу эшләренең күбесен бүген кызы кадерле ядкарь итеп саклый.
Әти-әниләренең уңган, оста куллы, һөнәрле булуы балаларын үстергәндә зур мөмкинлекләр ача. Заманына күрә бик күпләр ала алмаган чана, чаңгы, тимераяк, велосипедтан өзмиләр. Гармун тарихы да шуңа барып тоташа.
Әтисе гармун күтәреп кайтып кергән мәлне Фәһимә әле булса яхшы хәтерли. Кызының яшерен хыялын – гармунда уйнарга өйрәнү теләген белми шул әтисе ул вакытта. Кечкенә кызын зур гармун артында ул, күрәсең, күз алдына да китерми. Шуңа да барлык өметен улына баглап: “Улым! Менә сиңа гармун, өйрән әйдә, үзем бик теләсәм дә минем мөмкинлек булмады”, – ди.
Абыйсына атап алынгач, гармун тора инде шунда, сервант башында, матур гына. Ә кызга кагылырга рөхсәт юк, шулай да Фәһимә аңа озак итеп карап утырудан да кинәнеч ала. Ә инде абыйсы өйдә юкта алып тарткалап карый. Гармунына тигәнен белеп калса, өлеш эләгә бит инде, ләкин кызчыкның кызыксынуы бу куркудан да көчлерәк булып чыга.
– Шулай итеп, еллар үтә торды. Мин тугызынчы сыйныфта чакта абыйны хәрби хезмәткә алдылар. Моңа бик шатландым, чөнки гармуны миңа калды. Көн дә тарткалый торгач, көйләр дә чыга башлады. Абыемның хәрби хезмәттән кайтуына гармунда уйнарга өйрәнгән идем инде, – ди Фәһимә апа.
Тормышын музыка белән бәйләргә теләсә дә, әнисе ризалык бирмәгәч, барып чыкмый: “Балам, гармунчы – ирләр эше бит ул, йөремә инде”, – ди.
Ләкин язмыштан узмыш юк, диләр. Стәрлетамак авыл хуҗалыгы техникумында зоотехния бүлеген тәмамлап, өч дистә ел малчылык өлкәсендә эшләргә, ирләр эшен башкарырга туры килә аңа. Ә балачак хыялы аны бер мизгелгә дә ташламый.
Ниһаять, 2000 еллар башында Фәһимә Абдрәфыйкованың да тормышында кискен үзгәрешләр башлана. Колхоздан мәдәният өлкәсенә килеп эләгә. Авыл хуҗалыгында эшләгән кешенең клуб мөдире итеп тәгаенләнүенә дә гаҗәпләнәсе юк: Фәһимә Гаяз кызы яшьли генә үзлегеннән төрле милли уен коралларында уйнарга өйрәнә, балаларында да милли моңга сөю тәрбияли. Улы Азаматны мәктәптә укыганда Азат Аеткулов оештырган кубыз түгәрәгенә бирә. Кызлары Әлфия һәм Ләйсәнне үзе өйрәтә. Хәзер инде Фәһимә апа оныклары белән шөгыльләнә: алар оста итеп кашык суга, кубызда уйнарга өйрәнә. Әлбәттә, мондый музыкаль гаиләгә килеп кергән килен-кияүләр дә читтән генә карап утырмый. Теләкләре булгач, Фәһимә апа аларны да шатланып-куанып өйрәтә.
Менә шулай итеп, “Мирас” дигән гаилә ансамбле барлыкка килә. Хәзер балалары, оныклары кайткан вакытта, Фәһимә һәм Зәбир Абдрәфыйковларның йортыннан тирә-якка милли моңнар тарала. Бергәләшеп уйнап, зур кинәнеч кичерәләр. Осталыкларын арттыра төшкәч, берничә ел дәвамында гаилә ансамбле белән төрле бәйгеләрдә дә уңышлы чыгыш ясадылар. Шулай, 2018 елда “Табын-фест”та катнашып, диплом һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Әле яңарак “Зимняя феерия талантов” дигән Бөтенрусия конкурс-фестивалендә III дәрәҗә Дипломга лаек булдылар.
Ләкин Фәһимә Абдрәфыйкова өчен дипломнар да, җиңүләр дә мөһим түгел, ул үзенең оныкларын милли уен кораллары аша бөек сәнгать белән кызыксындыру теләге белән яна.
– Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Без гармун моңнарын тыңлап, гармунга кушылып, җырлап-биеп үстек. Бүген мәгълүмати технология заманы, электрон музыка популяр булса да, милли уен коралларын, гармун моңнарын югалтасы килми, – ди гаилә ансамбле җитәкчесе.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.