+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
19 апрель 2021, 05:15

Яктылыкны олылау

15 апрельдә Халыкара мәдәният көне билгеләнде.

15 апрельдә Халыкара мәдәният көне билгеләнде.

“Мәдәният” санскрит теленнән тәрҗемә иткәндә “яктылыкны олы­лау” дигәнне аңлата. Мәдә­ниятне өйрәнергә, аны кадерләргә һәм сакларга кирәк, чөнки нәкъ менә табигатьне кадерсезләү, тарихи һәйкәлләрне җимерү, җәм­гыятьтә рухи кризис, матди кыйм­мәтләр артыннан куу – болар барысы да мәдәниятсезлекнең иң беренче билгеләре. Ә намус, мәр­хәмәт, горурлык – бу хисләр кешегә генә хас һәм аларны чын мәдәният ярдәмендә генә тәрбия­ләргә һәм үстерергә мөмкин.

2008 елда Русия, Италия, Испания, Аргентина, Мексика, Куба, Латвия, Литва иҗтимагый оешмалары башлангычы белән 15 апрельне Бөтендөнья мәдәният көне итеп раслану өчен халыкара хәрәкәт оештырыла. Бүген бу бәйрәм дөньяның төрле илләрендә билгеләп үтелә.
Мәдәният көне күптән түгел генә гамәлгә куелса да, аның инде гасырлык тарихы бар. Мәдәни кыйммәтләрне оешкан төстә саклау идеясен күренекле рәссам, урыс һәм дөнья мәдәнияте эшлеклесе Николай Рерих тәкъдим итә. Ул мәдәниятне кешелек җәмгыятен камилләштерү юлында төп көч дип саный һәм анда төрле милләт һәм дин вәкилләренең берләшүенә нигез сала.
XX гасыр башында, сугышлар һәм территорияләрне үзгәртү чорында, борынгы һәйкәлләрне өйрәнгәндә ул аларны саклап калуның никадәр мөһим булуын аңлый һәм 1914 елда тиешле халыкара килешү төзү юлы белән мәдәни кыйммәтләрнең сакланышын тәэмин итү тәкъдиме белән Русия хөкүмәтенә һәм башка илләр хөкүмәтләренә мөрәҗәгать итә. Әмма бу мөрәҗәгать җавапсыз кала.
1929 елда Рерих мәдәни кыйммәт-ләрне саклау турында килешү проектын әзерли һәм бастыра. Проект дөньякү-ләм таныла һәм дөнья җәмәгатьчелеге арасында киң таралу ала. Николай Рерихның идеясен хуплап, Ромен Роллан, Бернард Шоу, Альберт Эйнштейн, Герберт Уэллс, Морис Метерлинк, Томас Манн, Рабиндранат Тагор чыгыш ясыйлар. Күп кенә илләрдә пактка ярдәм итү өчен комитетлар оештырыла. Пакт проекты Милләтләр Лигасы каршындагы Музейлар эшләре буенча комитет, шулай ук, Панамерика берлеге тарафыннан хуплана.
Русия мәдәнияте күп гасырлар дә-вамында барлыкка килгән. Үз эченә күпсанлы халыкларның уникаль традицияләрен һәм казанышларын берләштереп, бүген ул бай гомуммилли байлык булып тора. Мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән миллионлаган кеше уникаль рәсем сәнгате, скульптура һәм кинематография әсәрләрен күрә, яхшы музыка тыңлый, бию сәнгатенә соклана ала.
Башкортстан бүген – әйдәп баручы илкүләм мәдәни мәйданчык. Биредә зур халыкара форумнар һәм фес-тивальләр уздырыла, Башкортстан коллективлары һәм артистларының осталыгы дөнья тамашачыларын әсир итә.
Быелгы җәйнең иң мавыктыргыч, кызыклы һәм көтелгән вакыйгасы – VI Бөтендөнья CIOFF Традицион мәдәниятләр фестивале дә юкка гына Башкортстанда үтми, чөнки безне чит илләрдә дә бик яхшы беләләр. Узачак “Фольклориада-2021” – елның иң зур чараларының берсе.
Колачлы фестиваль быел 3-10 июльдә узачак. Дөньяның 60тан артык иленнән килгән ике меңгә якын артист республика халкына һәм кунакларына үзләренең традицион музыкаларын, биюләрен, халык һөнәрләре, кухня, костюмнар һәм сәхнә сәнгатен тәкъдим итү өчен берләшәчәк. Колачлы проектның фестиваль программалары 35 муниципалитетта узачак.
4 июльдән 10 июльгә кадәр Уфаның “Торатау” Конгресс-холлы амфитеатрында төп сәхнә – “Фольклориаданың йөрәге” эшләячәк. Биредә исә иң зур дуслык әйлән-бәйләненә 200дән артык милләт вәкиле басачак. Бу вакыйганы Гиннессның рекордлар китабына теркәү планлаштырыла.
Мәгълүм булуынча, Фольклориада 2020 елның июль-август айларында үтәргә тиеш иде, әмма яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) пандемиясе белән бәйле ул 2021 елга күчерелде.
Әйе, пандемия аркасында мәдәният өлкәсендә дә күп үзгәрешләр булды. Шуларның берсе – бихисап чараларның онлайн-форматта узуы. Бу, әлбәттә, тамашачыларга да, мәдәният өлкәсендә хезмәт итүчеләргә дә авырлыклар китерде. Шулай булуга карамастан, бу вәзгыятьтә иң катлаулы һәм җаваплы мәлдә үз тормышларын хәвеф астына куеп, “кызыл зона”да сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең рухын күтәрергә “тере” концертлар да оештырылды. Бу бик мөһим иде, чөнки элек-электән мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр илебезнең иң авыр, хәвефле чорында халыкка рухи көч биргән.
Башкортстанда бүген бик күп уңышлы проектлар тормышка ашырыла. Аларның күбесе “Мәдәният” гомумдәү-ләт проекты кысаларында гамәлгә куела. “Театраль Идел буе” фестиваленә аерым тукталасы килә. Бу иҗади проект Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров башлангычы белән уза. Быел Башкортстан коллективы фестивальдә җиңүчеләр өчлегенә керде. “Браво” театр-студиясе 68 балл җый-ды һәм яшьләр коллективлары арасында округ проектында өченче урын яулады. Җиңүчеләр 100 мең сумлык сертификат алачак. Коллективка җи-ңүне режиссер Олег Данилин куйган “Алинур” спектакле китерде.
“Мәдәният кеше тормышының төп мәгънәсе һәм глобаль байлыгы булып тора. Нәкъ менә мәдәният кешене һәм тоташ халыкны формалаштыра, аның үсеше балаларга һәм яшьләргә эстетик тәрбия бирүгә йогынты ясый, иҗади эзләнүгә этәрә”. – Дмитрий Лихачевның бу сүзләре бүген дә көнүзәк булып кала.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Читайте нас