+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 апрель 2021, 05:35

Гастрольләр уңышлы узды

Казанда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры гастрольләре зур уңыш белән узды.

Казанда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры гастрольләре зур уңыш белән узды.

Г. Камал исемендәге татар театры сәхнәсендә Николай Крашенинников романы буенча Азалия Балгазинаның "Амелия", Михаил Рощинның "Ир белән хатын бүлмә алачак", Мостай Кәримнең "Кыз урлау", Халисә Мөдәрисованың "Бәхет бәясе", Туфан Миңнуллинның "Сөяркә" спектакльләре күрсәтелде.
Шулай ук Казан тамашачысы театрның иң популяр спектакле — Гүзәл Яхинаның шул ук исемдәге романы буенча куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен дә күрде.
Казанда башкорт актерларын Мактау грамоталары һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләделәр. Азат Вәлитов, Илгизә Гыйльманова, Артур Кәбиров, Гөлнара Казакбаева, Артур Кунакбаев Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Тәнзилә Хисамова һәм Илдар Гомәров «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.
Театрның директоры Иршат Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, ТНВ телеканалы үзенең Архив фонды өчен "Бәхет бәясе» спектаклен төшергән. Гастрольләр вакытында актерлар Татарстанның истәлекле урыннарында да булырга өлгерде. Алар Лаеш шәһәрендә «Зөләйха күзләрен ача» сериалын төшерү урынында булды, анда «Семрук» бистәсе декорацияләре урнаштырылган, шулай ук ХХ гасырның күренекле башкорт һәм татар язучылары – Мостай Кәрим һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар.

Фото: Башинформ
Читайте нас