Күренекле әдибә Факиһа Тугызбаеваның вафатына – 40 көн.
Җир йөзенә беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Әле яңа гына яшәргә дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан сулардай үткән гомер үзенең агышын дистәләгән еллар белән билгели.
Кызганычка каршы, соңгы вакытта бер-бер артлы күп олуг язучыларыбыз, шагыйрьләребез бу фани дөньядан бакыйлыкка күчте. Аларның һәрберсе кабатланмас, үзенә генә хас бай теле һәм үзенчәлекле иҗаты белән аерылып тора. Барысы да иҗат җимешләре белән безнең хәтерләребездә мәңгелеккә урын алыр. Әлбәттә, бу югалтуларны бернәрсә белән дә тулыландырып булмый. Һәм инде безгә аларны юксынып искә алырга гына кала...
Күптән түгел Башкортстан әдәбияты авыр югалту кичерде: каты авырудан соң 72нче яшендә Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факиһа Тугызбаеваның йөрәге тибүдән туктады.
Факиһа Һади кызының шигъри күңеле иртә уянган. Ул кечкенәдән әдәбиятка тартылган, аны үз иткән, аңа гашыйк булган. Әдибәнең иҗат юлы – үз һөнәреңә, туган якның мәдәниятенә һәм сәнгатенә тугрылыкның чагу мисалы. Аның кабатланмас иҗаты укучылар һәм әдәби тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәя алды. Ярты гасыр гомерен шагыйрә иҗатка багышлаган. Факиһа Һади кызының иҗаты һәркемнең күңел түренә үтеп керде, нәни генә йөрәкләрдә дә ул кешелеклелек хисләрен уятты.
Факиһа Тугызбаеваның арабыздан китүенә күңел һаман да ышанып бетми. Күпме генә еллар үтсә дә, Факиһа Һади кызы безнең күңелләрдә, үзенең китапларында яшәвен дәвам итәчәк! Урыны оҗмахта булсын!