Шушы көннәрдә Толбазыда “Авыргазы гүзәле-2021” матурлык һәм сәләт бәйгесе үтте.
Чара татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләрне, йолаларны тергезү, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелде.
Әлеге бәйгенең иганәчеләре Авыргазы районының чын ватанпәрвәрләре: Миңнерәис Усманов – “Төзелеш техком” җәмгыятенең генеральный директоры, Юлдаш Вәлитов, Рөстәм Вәлиев, Рәфил Идрисов – эшкуарлар, Рим Бикмәтов – Авыргазы юл-сервис җәмгыяте, Артур Фәйзуллин – Авыргазы юл-төзелеш ремонт идарәсе җитәкчеләре, Рәмилә Бәхтиярова – Авыргазы кулланучылар җәмгыяте рәисе. Чыннан да, аларның ярдәме булмаса, мондый күркәм чараны үткәрү мөмкин дә булмас иде.
Кызлар үзләре белән таныштырып үткәннән соң, бию, җыр, нәфис сүз осталыгын да күрсәттеләр, кул эшләрен башкару, тәмле ризыклар пешерү серләрен бүлештеләр.
“Иң иҗади кыз” номинациясендә – Ильвина Абдрәхимова, “Татар телен иң яхшы белүче кыз” номинациясендә – Эльвина Яшлякова, “Наз” номинациясендә – Аделина Хәсәнова, “Гореф-гадәтләрне саклаучы” номинациясендә – Аделина Арсланова, “Шаян кыз” номинациясендә – Элеанора Нурыева, “Иң зифа кыз” номинациясендә Арина Солтанова җиңүче дип табылдылар. Дилә Гомәрова Гран-прига лаек булды.
Чараны Авыргазы районы хакимияте оештырды. Шулай ук Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Шура әгъзасы, Авыргазы районы төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Риф Вәлиев әлеге бәйгене үткәрүне башлап йөрде һәм моңа бик күп көч салды.