Илеш районының Торачы авылында яшәүче Мәрьям Шәмсиева иҗатны уң канаты иткән.
Илеш районының Торачы авылын күпләр белә, чөнки бу авылда туып-үскән, сәнгать дөньясында үз урынын тапкан, Башкортстан һәм Татарстан сәхнәләрен яулаган шәхесләр аз түгел. Менә алар: Дамира Сәетова, Зәмирә Рәҗәпова, Зилә Мусина, Алмаз Сәетов, Кәүсәр Сәетов, Гүзәл Сәетова, Алсу Шәмсиева, Фәнис Яхин, Динар Сәетов һәм башкалар. Бу әле тулы булмаган исемлек кенә! Авылда талантлы балалар тәрбияләүдә башка укытучылар белән беррәттән, Мәрьям Садыйкҗан кызының да роле зур.
Мәрьям Шәмсиева Салават районының ямьле Әй буенда урнашкан Лаклы авылында туган. Әтисе авыл Советы рәисе булып эшли. Алдынгы карашлы, сугыш яланнарын аркылы-буйга йөреп, гарипләнеп кайткан җиде бала әтисе Садыйкҗан Сабирҗан улы һәркайсын төпле белем алырга өнди, булышлык итә. Әнисе Әсмабикә Ситдыйк кызы яшьли генә трактор штурвалы артына утырып эшләп, ирләр хезмәтен башкарган уңган, тырыш хатын буларак, балаларына дөрес тәрбия бирә. Гаиләдәге җиде баланың дүртесе укытучылык һөнәрен сайлый.
Мәктәптә яхшы укыган, җыр-моң яраткан, баскан урынында “ут” чәчеп торган кечкенә буйлы, теремек, шомырт күзле Мәрьям дә укытучы булу теләге белән яна һәм Мәсәгуть педучилищесына укырга керә. Дүрт ел уку дәверендә ул бик бирелеп, булачак һөнәренең барлык нечкәлекләренә төшенергә тырышып укый һәм уку йортын иң яхшы укучылар сафында тәмамлый. Ул чордагы таләпләр буенча, кичәге студентлар юллама буенча эшкә җибәрелә. Иң алдынгы укучы буларак, Мәрьямнең юлламаны сайлап алу мөмкинлеге була. Яшь кыз мәгариф өлкәсендә алдынгылар сафында булган, данлыклы игенчеләр ягын – Илеш районын сайлый. Шулай итеп, язмышы аны Башкортстанның бер ягыннан икенче ягына алып китә.
1977 елда Илеш районының Торачы авылында ике ел элек кенә төзелеп, эшли башлаган мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт юлын башлый.
Күпбалалы гаиләдә үскәннәр үзгә мохиттә тәрбияләнә. Алар үзара тату, бер-берсе белән уртак телне тиз таба һәм үзенекен дә дәлилли белгән балалар була. Яшь кыз Мәрьямгә дә нәкъ шундый мохиттә үсүе һәм табигатьтән бирелгән сәләтле булуы укытучы булып авырлыксыз гына эшләп китәргә ярдәм итә дә инде.
Әти-әнисенең итәгеннән әле аерылып та бетмәгән балаларны белем дөньясына алып керергә күпме көч, түземлек, сабырлык, миһербанлылык кирәклеген башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгәннәр үзләре генә беләдер. Шулай булса да, алар бер дә зарланмыйча үз һөнәрләренә тугры булып, барлык булмышлары белән армый-талмый хезмәт итә.
– Сыйныфка беренче тапкыр аяк баскан һәр укучыма игътибарлы булырга тырыштым. Аларны белем дөньясына гына түгел, иҗатка, сәнгать иленә дә алып керергә, җәлеп итәргә булыштым һәм максатым итеп куйдым. Чөнки баланың сәләтен төрле яктан ачканда гына ул тормышта үз юлын, үз урынын таба ала, – ди Мәрьям Садыйкҗан кызы.
Әлбәттә, моның өчен укытучының үзенә дә бик күп тырышырга кирәк: мәктәптәге дәресләрдән соң сыйныфтан тыш чаралар оештырырга, аларны әзерләргә, репетицияләр үткәрергә... Өстәвенә, укытучының үзенә җырчы да, гармунчы да, биюче дә, тегүче дә булырга туры килә.
– Укучыларым сәхнәдә чыгыш ясасын өчен үзем төннәр буе кием тегә идем, чөнки сәхнәдәге һәр чыгышның 50 процент уңышы костюмга бәйле. Укучыларым белән төрле конкурсларга да бергә йөрдек. Монысы да кирәк, юкка гына, йөргән таш шомара, димиләр бит. Алар сәхнәдә чыгыш ясаганда чаршау артында янып-көеп, көч биреп тора идем. Ә инде барлык яктан да актив бала укуында да алдынгылар сафында була.
Белгән һөнәрләрең күп булу тормышта беркайчан да зыян итми. Укучыларымны мандолинада уйнарга да өйрәттем. Мәктәпнең халык уен кораллары ансамбле дә тирә-якта дан тота иде.
Торачы мәктәбендә 2009 елга кадәр эшләдем. Ә инде мәктәп ябылгач, хаклы ялга чыкканчы Исәммәт мәктәбендә яраткан һөнәрем буенча хезмәт куйдым, – ди Мәрьям Шәмсиева.
Салават районы сылуы гомерлек мәхәббәтен дә Илеш районында таба. Торачы авылы егете Рамил Шәмсиев белән гаилә корып, матур итеп яшиләр. Мәрьям ханымның ире Рамил Хаҗи улының 40 елга якын эш стажы бар. Шуларның яртысыннан күбрәген ул шофер булып хезмәт итә. Хаклы ялга чыкканчы соңгы 16 елын зоотехник булып эшли. Тырыш, уңган гаиләдә ике кыз бала тәрбияләнеп үсә. Кызлары Айгөл үз гаиләсе белән Яркәйдә яши. Әти белән әнисен бәхетле картәни белән картәти итеп, ике онык бүләк иткәннәр. Кызлары Алсу гаиләсе белән Кипрда яши. Алар гаиләсендә дә ике бала үсеп килә. Әйткәндәй, Алсу Шәмсиеваны күпләр татар сәхнәсе йолдызы буларак белә. Ул Казанда яшәгән дәверендә җырчы һәм сүз остасы булып таныла. Алсу Рамил кызы бүген үзе яшәгән чит илдә дә актив тормыш алып бара. Ул урындагы татар оешмасының җитәкчесе булып тора. Лимоссон шәһәрендә яшәүче татарлар белән берлектә төрле чаралар үткәрәләр, халкыбызның гореф-гадәтен, мәдәниятен, телен саклап калуга зур өлеш кертә.
Мәрьям Шәмсиева хаклы ялга чыккач та актив тормыш алып баруын дәвам итә. Ул инде унбиш елга якын Исәммәт авылы хакимиятенең Хатын-кызлар советы рәисе вазыйфасында армый-талмый хезмәт куя. Район, республика күләмендәге конкурсларда катнаша. Шуларның соңгысы – “Үрнәк ал” республика конкурсы. Бу бәйгедә Шәмсиевлар гаиләсе Илеш районында җиңү яулый һәм республика күләменә чыга. Кызганыч, пандемия аркасында ул бәйге онлайн-форматта гына үтә.
“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында 2017 елда Торачы авылында күпер салына. Бу эшне башкарып чыгу өчен дә Мәрьям Шәмсиева авылдашлары белән бергәләп җиң сызганып тотына. Авылдашлары шушы авылда туып-үскән, инде сәхнәдә танылу алган якташларына мөрәҗагать итә һәм алар Исәммәт авылында зур хәйрия концерты белән чыгыш ясый. Концерттан кергән керем күпер төзү өчен тапшырыла. Шулай итеп, Торачы авылында “Дуслык” күпере барлыкка килә.
Ә инде 2019 елда Мәрьям Шәмсиевага Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәхсән Рәхмәт хаты тапшыра. Республика Башлыгы аны “Аек авыл” конкурсында актив катнашканы өчен бүләкли.
Мәрьям Шәмсиева әдәби иҗат белән дә актив шөгыльләнә. Ул – Илеш районында эшләп килүче “Балкыш” әдәби берләшмәсе, “Илһам” әдәби-музыкаль клубы әгъзасы. Үзнәшер юлы белән дөнья күргән “Тамчы җыям учыма”, “Һаваларда аккош тавышы” китаплары авторы. Аның хикәяләре “Әдәби балкыш” җыентыкларында да басылган. Республика матбугатында, шул исәптән “Кызыл таң” гәзитендә аның мәкаләләре, хикәяләре әледән-әле басылып тора. Мәрьям апа, шулай ук, концертлар оештырып, аларда актив катнашучы да.
– Хаклы ялга чыктым, дип, өйдә генә бикләнеп утырырга ярамый. Картайган көнеңдә дә үз кояшың якты янсын, кемгәдер кирәк булып яшәргә кирәк. Шушы тормышның матур арбасыннан төшеп калмас өчен чабам, йөгерәм, иҗат итәм, башкаларны җәлеп итәргә тырышам, – ди Мәрьям ханым.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Илеш районы.