Бүген барлык дөнья бөек Тукайның туган көнен бәйрәм итә. Җир шары буйлап сибелгән милләттәшләребез матур шигърият, туган тел бәйрәмнәре үткәрә. Әлбәттә, Уфа да читтә калмады,
“Нур” татар дәүләт театры бүген гөрләп торды. Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе театр белән берлектә матур бәйрәм оештырды.
Театрда иртә яшь нәфис сүз осталарының бәйгесеннән башланды. “Тукай моңнары” конкурсы финалчылары, бер-берсен уздырып, исткиткеч сәнгатьле итеп, чын артистлардай килештереп чыгышлар ясады.
Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләп, 1-4 сыйныфлар арасында Иске Балтачның 2нче мәктәбеннән Гөлшат Әхәтова һәм Туймазы районының Иске Кәкребаш авылыннан Гомәр Хәсәнов беренчелекне яуладылар. Чакмагыш районының Имәнлекул мәктәбеннән Риназ Гыймалетдинов 5-8 сыйныфлар арасында беренче урынны алуга иреште. Ә 9-11 сыйныфлардан Дүртөйле районының Иске Баеш авылыннан Азалия Гаделшина һәм Туймазының 1нче интернат-мәктәбеннән Гүзәл Галина иң яхшылары дип табылды.
Яшь нәфис сүз осталары жюри әгъзаларын полилингваль чыгышлары белән дә сокландырды. Алар Тукай шигырьләрен берничә телдә сөйләп күрсәтте. Бу бәйгедә Иске Балтачның 2нче мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Азалия Сабирова гран-при яулады.
“Гамьле дөнья” номинациясендә укучылар инде төрле авторларның шигырьләрен сөйләде. Монда беренчелекне 10нчы сыйныф укучылары — Нефтекаманың 6нчы мәктәбеннән Ильвина Зарафетдинова һәм Благовар районының Таң авылыннан Азалия Әхмәтшина яулады. 2, 3нче урыннарга лаек булган балаларның чыгышлары да тик мактау сүзләрнә лаек.
Моннан тыш, берничә секциядә Тукай шигырьләрен инглиз, урыс, мари, чуваш телләрендә сөйләүчеләр дә көч сынашты. Әйтергә кирәк, финалга конкурска видеоязма рәвешендә җибәрелгән 800дән артык чыгыш арасыннан сайлап алынган, иң-иңнәр дип табылган нәфис сүз осталары килде.
“Тукай моңнары” җиңүчеләре билгеләнгәч, бәйрәм театр каршында, Тукай һәйкәле янында дәвам итте. Аны “Нур” театры артистлары нәфис сүз, җыр, шигырь белән аралаштырып, оста итеп алып барды. Чарага килгән шагыйрьләр, шигырь сөючеләр үзләренең иҗат җимешләрен, Тукайның шигырьләрен сөйләде. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Нурлан Ганиев, һәммәсен бәйрәм белән тәбрикләп, чараны Тукайга мәдхия җырлау кичәсе белән чагыштырды, һәрвакыт күмәк, милләтпәрвәр булырга чакырды.
Шагыйрьләр Халисә Мөдәрисова, Илдус Фазлетдиновның Тукайга багышланган шигырьләрен ялкынлы сөйләп ишеттерүе көчле алкышларга күмелде. “Сәхибҗамал” хатын-кызлар оешмасының күмәкләп чыгып, җылы чыгыш ясаулары бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде.
Уфаның 84нче Татар гимназиясендәге “Символ” театрының яшь артистлары Тукайның “Пар ат” шигырен оста сәхнәләштереп күрсәтте. 65нче Татар гимназиясе укучыларының чыгышлары да һәммәсендә соклану уятты.
Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева үз чыгышында Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган бәйрәмнең мөһим чара булуын билгеләде, Тукай теленең онытылмавына сөенеч белдерде, бөек шагыйрьнең һәйкәленең республикабыз башкаласында урнаштырылуы өчен төбәк җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Башкортстан Башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Илшат Ханов “Тукай моңнары”ның республикабызның визит карточкасына әйләнүен теләде, чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде.Дәүләт җыелешы-Корылтай рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова чараның мөһимлеген ассызыклап, һәммәсенә матур теләкләрен җиткерде.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортсстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, һәммәсенә иң ихлас теләкләрен җиткереп, Тукай туган көннең барлык дөнья өчен бәйрәм булуын билгеләде, үзе дә бөек шагыйрьнең матур шигъри юлларын ишеттерде, Римма Үтәшевага “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” Бөтендөнья татар конгрессының медален тапшырды.
Чара ахырында Уфа “Нур” театры артисты Марат Хәсәновның Тукай сүзләренә башкарылган моңлы җыры беркемнең дә күңеленә үтми калмагандыр:
“...Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вактын татарның.
Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын...”
Соңыннан килгән кунаклар да, шигърият сөючеләр дә, һәммәсе дә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды, бөек шагыйрь рухына хөрмәт белдереп, аңа башын иде. Һәйкәл янында күмәкләшеп “Туган тел” җыры башкарылды.
Көн кичкә авышканда бәйрәм театрның зур залында матур концерт белән дәвам итте. Анда яшь нәфис сүз осталарына бүләкләр дә тапшырылды.
Иртәдән кичкә кадәр сузылган бәйрәм әдәбият, сәнгать яратучыларны, Тукай иҗатын зурлаучыларны берләштерде, онытылмас тәэссоратлар бүләк итте.