+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
26 апрель 2021, 06:50

"Иврит фестивале" гөрләп узды

25 апрельдә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының Кече сәхнәсендә «Иврит фестивале» узды. Проект Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары конкурсында җиңүче булып тора.

25 апрельдә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының Кече сәхнәсендә «Иврит фестивале» узды. Проект Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары конкурсында җиңүче булып тора.

Фестиваль фойеда башланды, анда теләгән һәркем Израильнең рәсми дәүләт теле - иврит буенча осталык дәресендә катнаша, яһүд кухнясының милли ризыкларын татып карый алды.

Шулай ук театр залларында Израиль дәүләтенең Русиядәге Илчелеге һәм Израильнең «Натив» мәдәни үзәге башлангычы белән Израиль дәүләтенең илчесе Александр Бен-Цви һәм "Натив"ның Русиядәге баш вәкиле Яна Агмон ярдәмендә «Алеф-Бет» күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Кунаклар алдында сәламләү сүзе белән Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты генеральный директоры вазыйфасын башкаручы Гөлназ Мирхәйдәрова, шулай ук «Башкортстан Республикасы Гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды» генеральный директоры Люция Юлыева чыгыш ясадылар.

«Без бүген искиткеч яһүд мәдәнияте дөньясына чумдык. Бу кичә өчен «Кохав» яһүд милли мәдәниятенең төбәк иҗтимагый оешмасына рәхмәт белдерәсем килә, аның вәкилләренә - безнең дусларыбыз, Башкортстан Халыклар дуслыгы йортына һәм Халыклар ассамблеясе Советына һәм, әлбәттә инде, Алексей Валерьевич Лаптевка», - диде үз чыгышында Гөлназ Гыйндулла кызы.

Иврит фестиваленең концерт программасында Башкорт дәүләт опера һәм балет театры, Уфаның «Шалом-Алейхем» яһүд музыка-драма театры солистлары, шулай ук чакырылган артистлар, бию коллективлары, "Язгы тавышлар" балалар хоры катнашты.

Соңгы 128 ел эчендә беренче тапкыр сәхнәдә урыс композиторы Валентина Серованың "Уриель Акоста" операсы яңгырады. Традиция буенча, операдан өзек И. Сәйфуллин исемендеге Башкортстан дәүләт академия хор капелласының ирләр составы башкарылды.

Алып баручы Алексей Кузьменко, төрле биремнәр биреп, тамашачыларның иврит белемнәрен тикшерде.
"Фестивальне үткәрү идеясе күптән туды, Мәскәү, Санкт-Петербургта мондый фестивальләр ел саен уза. Яһүдләр үз мәдәниятләрендә булырга, аралашырга тели. Бу "Иврит фестивале" кебек чараларда гына мөмкин. Бүген проект яһүд җәмгыятенә кызыклы булуын күрсәтте. Минем өметләрем тормышка ашты, тамашачылар канәгать. Бу исә тамашачы, яһүдләр җәмгыяте, яһүд мәдәниятен һәм милли телне саклап калу өчен кирәк. Милли телдән башка бер генә милләт дә сакланмаячак, милләтләр арасында милләтара дуслык һәм татулык булмаячак», - дип сөйләде «Кохав» яһүд милли мәдәнияте төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Уфаның «Шалом-Алейхем» музыкаль-драма театры сәнгать җитәкчесе Алексей Лаптев.

Программа кысаларында фестивальдә актив катнашучыларга «Кохав» оешмасыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фото: Гөлназ Насыйрова.
Читайте нас