Кырмыскалы районының үрнәкле “Далан” халык биюләре ансамбле Фәйзи Гаскәровның 110 еллык юбилеена багышланган чараларда чыгыш ясаячак. Мондый мөмкинлеккә коллектив Мәләвез шәһәрендә узган IX төбәкара фестивалендә Гран-при яулап лаек булды.
Район Мәдәният сарае каршында Альбина һәм Артур Юлыевлар җитәкчелеге астында байтак еллар дәвамында уңышлы эшләп килүче үрнәкле “Далан” хореография ансамбленең дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңүләре исәпсез-сансыз. Күренекле балетмейстер, Башкортстанның халык биюләре дәүләт академия ансамбленә нигез салган Фәйзи Гаскәровның якты истәлегенә багышланган бәйгедә дә алар үзләренең осталыгын лаеклы күрсәтте һәм фестивальнең югары бүләгенә ия булды.
“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган чарага республикабызның 15 муниципаль районыннан иң яхшы иҗади коллективлар - 400дән артык кеше җыелды. Ә фестивальдә катнашуга Кырмыскалы, Хәйбулла, Ишембай, Миякә, Мишкә, Яңавыл, Дуван, Уфа, Учалы, Баймак, Чакмагыш, Мәләвез районнары һәм Стәрлетамак, Уфа һәм Сибай шәһәрләреннән 22 заявка кабул ителгән иде.
Ике көн эчендә катнашучылар халык биюләрен башкару осталыгында көч сынашты. Ә биюләрне башкару сыйфатын Русия Федерациясенең атказанган артисты Галина Еремина җитәкчелегендәге жюри әгъзалары күзәтте.
Шулай итеп, кырмыскалылылар Халык биюләре ансамбльләренең IX төбәкара фестиваленең җиңүчесе дип танылды. Ә хәзер “Далан”лылар Фәйзи Гаскәровның 110 еллык юбилеена багышланган чараларда катнашырга әзерләнә.
Фото: район хакимиятенең “Бәйләнештәге” битеннән.