+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
26 апрель 2021, 12:15

“Кызыл таң”ның җырлы кичләре” – Сүлтедә

Басмабызның тугры дуслары якыннан аралашуны, җылы күрешүләрне бик сагынган.Башта без ул мәдәният йортын барып күрдек һәм биредә яшәүчеләрдән көнләшеп тә куйдык, хәтта. Зур ремонттан соң буяу исе дә бетмәгән клуб искиткеч матур, якты, иркен, җылы, һәр җиһазы урынында. Мондый шартлар булганда, күтәренке күңел белән эшләргә, иҗат итәргә һәм уңышларга гына ирешергә, әлбәттә.

Басмабызның тугры дуслары якыннан аралашуны, җылы күрешүләрне бик сагынган.
Башта без ул мәдәният йортын барып күрдек һәм биредә яшәүчеләрдән көнләшеп тә куйдык, хәтта. Зур ремонттан соң буяу исе дә бетмәгән клуб искиткеч матур, якты, иркен, җылы, һәр җиһазы урынында. Мондый шартлар булганда, күтәренке күңел белән эшләргә, иҗат итәргә һәм уңышларга гына ирешергә, әлбәттә.
Бик тә илһамлы, дәртле һәм ихлас кешеләр яшәгән төбәктә – Илеш районының Сүлте авылында “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы буенча кайсы объектны ремонтлау турында сорау да тумагандыр – авыл мәдәният йортын, әлбәттә. Ярты гасыр элек төзелгән бина тулысынча яңадан корылган дисәк тә, ялгыш булмас. Түбә япмасы алыштырылган, җылылык, электр, су тәэминаты системалары яңа­дан үткәрелгән, идән-түшәм алмаштырыл­ган, стеналфар штукатурланган, бизәкләнгән. Республика, район өлеше белән беррәттән, Сүлте, Янтуган, Яңа Аташ, Лена авылларында яшәү­челәр дә үз өлешен керткән. Район газ үткәрүне үз өстенә алган. Уртак тырышлык белән башкарылган хезмәт җимеше – мәдәният учагы озак еллар шулай матур торсын өчен халыкны сакчыл тотынуга да этәрә бу, дигән фикердә авыл хакимияте хез­мәткәрләре.
2020 елда эшләр төгәл­ләнгән. Клуб эчен бизәкләү, яңа җиһазлар булдыруда иганәчеләрнең дә роле зур. Дәүләт думасы депутаты Фәрит Ганиев 160 урынга исәпләнгән тамаша залына кәнәфиләр, башка җиһазлар сатып алуда зур ярдәм күр­сәткән. Искиткеч килеп чыккан яңартылган клуб. Хәзер авылның җыр-моң, сәнгать сөючеләре тагын да дәртлә­небрәк бирегә Гөлчәчәк Хәмидуллина җитәк­челе­ген­дәге “Умырзая” – хатын-кызлар, “Бөркет” ир-егетләр вокаль ан­самбльләренә – җыр­ларга, “Миләш” хатын-кызлар бию коллективына биергә йөри. Бу коллективлар районда узган бәйге­ләрдә җиңү­ләргә дә ирешкән. Балалар да, өл­кәннәр дә төрле түгә­рәкләргә, чараларга килә. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар карамагында – искиткеч сәхнә, яхшы музыкаль аппаратура, костюмнар һәм башка кирәк-ярак булса, тамашачылар иркен тамаша залында искиткеч кәнәфиләргә утырып чыгышлар карый. Килгән халык биредәге туган якны өйрәнү музеенда авыл­ның тарихы, кешеләре турында белемен арттыра, бөтен гомерен туган төбәгенә багышлаган хезмәт кешеләре белән таныша, борынгы көн­күреш кирәк-яраклары үрнәк­ләрен карый. Фойеда әлегә авыл халкы арасында осталар төшергән рәсемнәр күргәзмәсе эшли. Бик тә кызыклы эшләр бар арада, аларның һәркайсы уникаль.

* * *
Узган елның ноябрендә генә ишек­ләрен ачкан менә шушы яңартылган мәдәният йортында беренчеләрдән булып “Кызыл таң”ның җырлы кич­ләре” концерт-тамашасы гөрләде. Күптәнге традицияне яңартып, редакция вәкилләре артистлар белән авылларга очрашуларга баруны башлап җибәрде. Кичәбезне карарга Сүлтедән һәм күрше авыллардан гәзитебезнең дуслары килгән иде. Якыннан аралашуны, күзгә-күз карашып сөйләшүне, җылы күрешүләр­не бик сагынган икән дусларыбыз. Җырлы-моңлы очрашуны яратып карап утырды тамашачылар. Артистлар белән беррәттән, анда катнаштылар да, хәтта. Күрше Рсай егете Илдар Кәримов авылдагы мәдәни чараларда даими катнаша. Безнең концертыбызда ул үзе гармунда уйнап халык җырын башкарды. Югары Яркәйдән гармунчылар дуэты – Фикус Сәетов белән Габделхәй Сәяпов та халык көйләреннән тезмә яңгыратты. Аларның чыгышын Баш­кортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гыйльмулла Габдуллин әзерләгән.
Арытаба “Кызыл таң” гәзитен, “Тулпар” яшьләр һәм “Әллүки” балалар журналларын озак еллар алдыручы тугры дусларыбыз сәхнәгә күтәрелде. Үзләре белән таныштырып, басмаларыбызга карата җы­лы фикерләрен, яхшы теләкләрен, киңәш-тәкъдим­нәрен җит­керде. Ә без инде алар­га истәлекле бүләкләр тапшырдык. Рсай, Үр­мәт, башка якын авыллардан да тугры абүнәчеләребез бүләк­сез кайтып китмәде.
Басмаларыбызны алдыручылар арасында ике-өч яшьлек сабыйлардан алып олпат абый-апалар да бар иде.
Уфа кунагы, композитор, шагыйрә, рәссам, автор-башкаручы Флера Шәрипованың фәһемле җырлары, моңлы тавышы күпләрнең күңеленә хуш килде.
Башкортстанның атказанган мәдә­ният хезмәткәре, Илеш районы башкортлары корылтае рәисе Илшат Си­бәгатуллин да концерты­бызның күркәм бизәге булды. Якташыбыз, шагыйрь Роберт Миңнуллин белән респуб­ликаның төньяк-көнбатыш төбәгендә “Кызыл таң” оештырган очрашуларда катнашуын җылы итеп искә алды ул.
Ә “Кызыл таң”ның тугры дуслары – Башкортстанның атказанган артисты Лениза Гайнетдинова белән Та­тарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделскийның һәр чыгышын көтеп алдылар. “Кодача”­да алар узган гасыр башыннан кызыклы вакыйгаларны гәүдә­ләндерсә, Әнгам Атнабаевның “Игезәкләр” комедиясеннән өзектә барыбызга да таныш көлкеле хәлләрне чагылдырды. “Беренче мәхәббәт”тә көлдерде дә, уйландырды да. Спектакльләрдән өзекләрне дуэт җыр­лары бизәде. Җыр­ларын алар концерт ахырында да бик теләп тамашачыларга бүләк итте.
Тагын бер дустыбыз – Башкорт­станның атказанган артисты Радик Динәхмәтов­ның да чыгышына битараф калу һич мөмкин түгел. Дүртөйле районында туып-үскән егет “Күрше хакы” җырын юкка гына башкармады. Илешлеләргә ул зурлап та, якын итеп тә күршеләрем дип мөрәҗәгать итте. Әлбәттә инде, аңардан, беренче башкаручы буларак, “Әл дә син бар әле дөньяда” җырын көттеләр һәм кушылып җыр­ладылар. Чыгышының ахырында Радик залдагыларны да җырлатты һәм бүләккә үзе башкаруындагы мөнәҗәтләр тупланган дисклар таратты.
Бүләкләр, чыннан да, күп булды ул көнне. Илеш районы хакимия­тенең муниципаль хезмәт, мәгъ­лүмати аналитика һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хисаметдинов, Сүлте авылы хакимияте башлыгы Радик Миңнуллин, мәдәният йорты директоры Гөлчәчәк Хәмидул­лина һәм башкалар җылы рәхмәт сүзләрен әйтеп, сәхнәдән истәлек бүләкләре алып төшә тордылар. Кон­цертыбызның тавыш операторы Руслан Ахуновка да рәхмәтләребез зур безнең. Алар хатыны Светлана белән 9 бала тәрбияләп үстерүләре белән дә сокландырды безне.
Шулай да һәр яхшы әйбер­нең ахыры булган кебек, тамашачыларыбыз белән хушлашу мизгелләре дә җитте. Йөрәкләрдән йөрәкләргә, күңелләрдән күңелләргә салынган дуслык күпере һәрвакыт ныклы булыр дип ышанып калабыз.
Резеда НУРТДИНОВА.
Илеш районы.
Фикус Сәетов фотосы.
Читайте нас