+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
26 апрель 2021, 05:25

Ришатка "үлеп терелгән җырлар" кайтырмы?

Ришат Төхвәтуллинга элекке җырларын башкарырга рөхсәт булды.

Ришат Төхвәтуллинга элекке җырларын башкарырга рөхсәт булды.

Судлашып, әллә никадәр аралашмыйча йөргәннән соң, Ришат Төхвәтуллин белән аның элекке продюсеры Рифат Фәттахов дуслаштылар. Бу хакта социаль челтәрләрдә беренче булып Ваһапов фонды язды, Ришат Төхвәтуллинның да Инстаграмында «үлеп терелгән җырлар»ы турында язма һәм видеолар пәйда булды.

Рифат Фәттахов Ришатның Казанда узган өстәмә концертына килгән.

«Хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар. Исәнме, Ришат. Сине инде биш ел күргән юк икән. Чакыруың өчен бик зур рәхмәт. Аны алгач, бик нык сөендем. Чакыруың иртәрәк булса да килә идем. Әмма Аллаһы Тәгалә үзе күп нәрсәне рәтли. Изге Рамазан аенда бер-береңне гафу итү - бик тә матур гамәл. Әле генә үз җырларыңнан торган матур попурри җырладың. Мин шунда уйланып куйдым. Синең тагын матур җырларың бар бит. «Ак яулыклы әбиләр» нинди матур җыр иде. «Синнән башка»ны тетрәндергеч итеп җырлый идең, «Тулган аем»ны. Тагын нинди җырлары бар әле Ришатның? (залдан «Тыңлачы, сандугач» дигән сүзләр ишетелә) Әйе, «Тыңлачы, сандугач» та бар әле безнең. Ришат, бу җырлар безнең архивта ятарга тиеш түгел.

Ришат белән без дүрт ел эшләдек. Мин зур җаваплылык белән шуны әйтә алам: Ришат Төхвәтуллин Ваһапов фондын үстерүгә бик зур өлеш кертте. Алда безнең зур концертларыбыз була. 17 майда узачак концерттагы җырчылар арасында сине дә күрәсебез килә, Ришат», — дип сөйли Рифат Фәттахов.

Ришат Төхвәтуллин Фәттаховка рәхмәт әйтә. «Тыңлачы, сандугач»ны җырларга ярыйдыр бит инде?» — дип сорый.
«Әлбәттә, ул бүген яңгырамаса, дөрес булмас», — ди продюсер.

Ришат җырны оригинал сүзләре белән башкарган. Җырның хокуклары продюсерында булгач, Ришат Төхвәтуллин бу җырның сүзләрен үзгәртеп җырлый иде.

Фото: Салават Камалетдинов


Читайте нас