26 апрель — бөек шагыйрьнең туган көне.
Бөек татар шагыйренең ватанпәрвәрлеге, халыклар дуслыгы тарафдарлыгы төрле милләт кешеләренә, аларның социаль тәҗрибәсенә, мәдәниятенә мөнәсәбәтендә аеруча ихлас чагылды. Ул үзенең иҗатында, шул исәптән публицистикасында да, Башкортстанга һәм аның кешеләренә киң урын биргән.
Бүген без гәзит укучыларга заманында Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы мөдире булып эшләгән якташыбыз Флорид Әгъзамовның бөек шагыйребезнең 100 еллыгына карата әзерләгән “Тукай публицистикасында Башкортстан” дигән язмасыннан өзек тәкъдим итәбез.
Шагыйрь-публицист “Мәкаләи махсуса” дигән юлъязма очеркында Уфа һәм аның кешеләрен саран гына штрихлар белән шактый тоемлы итеп күз алдына бастыра. Беренчедән, язма документаль нигезгә корылган, автор анда үзенең күргәннәрен бәян итә. Икенчедән, үзе сурәтләгән күренешләргә һәм кешеләргә бәя биреп бара. Өченчедән, очеркта беллетристика алымнары да, публицистика алымнары да киң кулланыла.
Г. Тукай иң тәүдә Уфа күренешләрен җанландыра. Алар аша без революциягә кадәрге шәһәрне күпмедер дәрәҗәдә күз алдына китерә алабыз: шәһәр шыксыз, тау башына тәртипсез таралып утырган. Ә менә Уфаның табигате шагыйрьнең күңеленә бик хуш килә. “Табигать ягы күп шәһәрләрдән өстен”, дип яза ул. Аның тау башында булуы ошый аңа. Җырларыбызда шулкадәр күп җырланган Агыйдел буенда елганың теләсә кайсы мизгелендә дә һава яхшы. “Шәһәр эчендәге йортларга караганда агачлар күбрәк диярлек”. (Җәя эчендә генә әйтик, хәзерге Уфаның яшеллеге электән үк килә торган традиция икән ләбаса).
Г. Тукай “Мәкаләи махсуса”да Уфа халкының күңеленә хуш килүен әйтә. “Халкы аек вә саф күренә. Пивнойлар сирәк. Бу шәһәрдә чат саен — халык сәламәтлеген саклый торган сөт кибетләре”.
Мәгълүм ки, Тукайның иҗтимагый-сәяси һәм идея-эстетик карашлары формалашуда туган халкыбыз һәм башка халыкларның авыз-тел иҗаты ифрат зур урын тоткан. Нәкъ менә шушы гомергә тынмас рухи чишмә аның халыкчан шигъриятен һәм публицистикасын сугарып торган. Әйтик, халык иҗаты анда иң элек туган телгә, димәк, халкына мәхәббәт тәрбияләгән. Хәтергә төшерик: “Бәләкәйдән үк күңелемә урнашкан җырлар сөюемнән миндә туган телебезгә сөю туды”. Һәм шагыйрь моны үзенең иң зур байлыгына тиңли. Тукайның башка халыкларга, шул исәптән башкорт халкына, мәхәббәте һәм ихтирамы әнә шул авыз-тел иҗаты чишмәләреннән дә илһам алган.
Тукай башкорт җырларына карата аеруча җылы мөнәсәбәттә булган. Җырларга “халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф һәм раушан көзгесе”, рухи халәте, уй һәм фикер көзгесе итеп каравын истә тотсак, аның тугандаш башкорт халкына нинди бәһа биргәнлеген күз алдына китерүе кыен түгел.
Тукай, кечкенәдән үк җырчы булганга, халык җырларын җыю белән туктаусыз шөгыльләнгән. Уральскида мәдрәсәдә укыганда ук ул җырлар күчереп алу өчен махсус дәфтәр йөрткән. Шунысы кызыклы: бу дәфтәрдә шагыйрь тарафыннан язып алынган 26 әсәр арасында 5 башкорт җыры да (“Фатыйма”, “Сибай кантон”, “Стәрле”, “Чәрмәсән буе”, “Агыйдел”) булган. Тукай “Халык әдәбияты” дигән лекциясендә “Ашказар” җырының килеп чыгышына шактый киң туктала.” Мәкаләи махсуса”да Тукай башкорт җырларының тәэсир көченә таң калуын яза. “Чын башкорт рухы вә башкорт моңы белән җырланган җырларны гомер буена тыңлар идем”, ди, аларны милләт диңгезенең энҗеләре дип атый. Ул әлеге очракта сурәтләнгән сәяхәтеннән соң да башкорт моңнарын искә төшереп тора. Исмәгыйль Рәмиевтан ул еш кына “Ашказар”ны җырлавын сораган, җырга үзе дә кушылган.
Фольклорчы Кирәй Мәргән башкорт халык иҗатының Тукайның әсәрләрендә дә чагылуын аерып әйтә: “Ул “Ашказар”, “Агыйдел”, “Сакмар”, “Дим буе” көйләрен язып ала һәм шулар нигезендә үзе дә татар һәм башкорт халкы тарафыннан сөелеп җырлана торган җырлар тудыра (“Агыйделкәй”, “Сакмар су” һәм башкалар). Шулай итеп, Г. Тукай башкорт халкының рухи хәзинәсенә тирән ихтирам белән караган һәм аның бәрәкәтле йогынтысын кичергән”.
Әлбәттә, шагыйрь-публицистның теге яки бу милләткә мөнәсәбәте аның аерым вәкилләренә мөнәсәбәттә конкретлаша. Мәҗит Гафури үзенең истәлекләрендә язганча, “Уфа Тукайның дәрәҗәсенә лаеклы һичбер хәрәкәт күрсәтә алмады. Тукайның Уфага килүе хөрмәтенә мәҗлес-фәлән дә ясалмады. Аның Уфага килгәнен күп кеше белми дә калгандыр”. Чыннан да, Тукайны Уфада тиешенчә һәм Гафури теләгәнчә кабул итә алмаганнар. Әмма Тукай анда үзен һич начар хис итмәгән. Уфада аның күңеленә хуш килгән таныш-белешләре, кордашлары булган. Иң элек фикердәш-мәсләктәше Мәҗит Гафури белән күрешеп торган. Һәм бу тарихи күрешүләр “Мәкаләи махсуса”да, Гафури, аның тормыш иптәше Зөһрә ханым истәлекләрендә гәүдәләнеп калган.
Тукай белән Гафури туганнарча кочаклашып күрешәләр. Моның җирлеге була, билгеле. Гафури иҗаты Тукай-публицистның игътибар үзәгендә тора. Ул аны 1905 елгы революция дулкынында күтәрелеп чыккан бөек шагыйрьләрнең берсе дип саный, проза әсәрләрен дә игътибардан читтә калдырмый.
М. Гафуринең “Хәмитнең хәяте” дигән повесте басылып чыккач, Г. Тукай рецензия урнаштыра. Ул иң элек бу әсәрнең әдип иҗатында тоткан урынын билгели: моннан алда язган әсәрләре белән чагыштырганда иң яхшысы дип раслый. Тукай әлеге повестьның Гафури әсәрләре арасында иң яхшысы булуын беренче чиратта аның “иң тормыштан алынып” язылуында күрә. Аннан килеп, әсәрдә бәян ителгән бер өлеш хәл-вакыйгаларның язучының үз тормыш-көнкүрешеннән алынганын искәртә. Ягъни әсәр үзәгендә конкрет шәхеснең язмышы чагыла. Ләкин ул язмыш кагыйдәдән тыш түгел. Ул — билгеле бер катлам вәкиле. Г. Тукай мондый “тормыш юлы”ның күпләр өчен уртак икәнлегенә тагын бер тапкыр басым ясый. Әмма Тукай фикердәш әдипнең иҗтимагый-сәяси һәм идея-эстетик мәсьәләләрдә туры юлдан аз гына читкә тайпылуын да гафу итә алмый, әсәрләрендәге эчтәлек һәм форма ягыннан җитешсезлек дип санаганнарын тәнкыйть итә, аларның тагын да идеялерәк һәм камилрәк булуларын тели.
Шунысы игътибарга лаек: тәнкыйтькә дучар булган Гафури Тукай сүзен ачуга алмый. Гафури аны шагыйрь буларак та, тәнкыйтьче буларак та чын күңелдән хөрмәт иткән, аның ихласлыгына ышанган, әдәбиятка шәхси мөнәсәбәттән өстен торган иҗтимагый мәнфәгать дип караган. Әдип белән тәнкыйтьченең мондый мөнәсәбәтләре хәзерге буыннар өчен дә сабак булырлык.
Әйтеп үтелүенчә, Г. Тукай белән М. Гафури Уфада туганнарча аралашып торалар. “Мәкаләи махсуса”да бу күренешне сурәтләгән бүлек үзенең идея эчтәлеге ягыннан зур социаль яңгырашка ия.
Тукай Самарага баргач, кунакханәнең иң арзан номерына урнашырга мәҗбүр була. Уфада исә “Сабах” китапханәсенең артындагы бүлмәдә әрҗәләрдән корыштырып ясалган ятак сыман бер нәрсәдә йоклап йөри. Казанда да шагыйрьнең йорты-нигезе юк. Ул мосафирханәләрдә яшәп иза чигә. Аларда һәрчак зәмһәрир суык. Гомумән, суык образын Г. Тукайның публицистикасында гына түгел, ә поэтик әсәрләре белән бәйләнештә дә карасак, аның мәгънәсе, колачы киңәеп китә: ярлы өчен, халык вәкиле өчен мосафирханә генә, урам гына суык түгел, ә социаль мохит, җәмгыять суык.
Г. Тукай гына түгел, ә прогрессив зыялыларның башка вәкилләре белән дә хәл шулай булган. Әйтик, Гафури дә матди кыенлыклар белән тулы тормышта яшәгән. Тукайны кунак итәргә дип әзерләнгән өстәлнең үтә ярлы булуы, аны сыйлау өчен үзенең кышкы пальтосын сатып җибәрүе шул хакта сөйли. Гафурине шул чорның рухи мохите аеруча кыскан. “Мәкаләи махсуса”да Г. Тукай М. Гафури белән үзенең хәлен ифрат образлы итеп сурәтләп бирә. “Ул миңа караганда да юашланган һәм тормыш тарафыннан басылган кебек күренде. Аның белән безнең аңлашуыбыз күп вакыт күзләр аша гына кылына иде. Читтән безне караган кеше икебезне әле генә үтә дә нык шаярып, соңыннан әниләре кыйнап, бер минут элек кенә елаудан туктаган балаларга охшатыр иде. Нишлисең соң? Шаярыр идек — әле генә язмыш ханым кыйнаган, елар идек — күз яшьләребез дә калмаган”. Соңрак бу очрашуны хәтергә төшереп, М. Гафури болай дип яза: “Тукайның ихлас күңеленнән чыккан бу гади генә сүзләре, бу дөньядан һәм дә үзенең мохитеннән риза булмавы миңа яхшы ук тәэсир итте. Бу вакытта безнең икебезнең дә күзләребездә ихтыярсыз атылып чыккан күз яшьләре ялтырый иде”.
Демократик зыялылар вәкилләре каһәрле реакция тудырган рухи мохитне әнә шулай бик авыр кичергән. Ләкин шундый шартларда да алдынгы мәдәният эшлеклеләре халыкка хезмәт итүдән туктамаган, аерым хәлләрдә төшенкелеккә бирелеп алсалар да, якты киләчәккә өметләрен югалтмаган. Моңа аларның ярдәм кулы сузышып яшәүләре һәм иҗат итүләре булышкан. Әдәбият белгече Гыйлемдар Рамазанов, аерым алганда, Г. Тукай белән М. Гафуринең рухи туганлыгын югары бәяләп, түбәндәгечә яза: “Бу дуслык патшалык шартларында кара реакция чорында халыкка, азатлык идеяләренә, хезмәтчәннәр эшенә тугры калган чын халык шагыйрьләренең рухландыргыч үрнәге ул”.
Тукай башкорт әдипләренең дә остазы вазыйфасын һаман башкарып килә. “Әдәбиятка килүче һәр язучы Г. Тукайны үзенең иң беренче өйрәтүчесе итеп саный”, — дигән сүзләре белән Сәгыйть Агиш хаклы. Гомумән, Г. Тукай үзенең үлмәс иҗаты белән татар һәм башкорт халыклары арасындагы дуслык-туганлыкны ныгытуга үз өлешен һәрчак кертә килә.
Фәрит Фаткуллин әзерләде.