+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 апрель 2021, 04:30

Гүзәл Уразованың йортын су баскан

Йортка карарлык түгел, идәннәрен актарып ташлаганнар.

Йортка карарлык түгел, идәннәрен актарып ташлаганнар.

«Безне су басты, ламинатны гына алыштырып котылырбыз дигән идек. Өйнең тышына кадәр чыккан. Түшәмгә кадәр сүттеләр, киптерергә һәм яңадан эшләргә кирәк», — дип яза ул Инстаграмда.

Видеода аның янында бер ир басып тора. "Бу - Илдарның бертуган энесе Гаяз", - ди Гүзәл. Ул шушы өлкәдә белгеч икән. Гүзәлләрнең өенә ремонт ясаячак.

Бу хәлгә ташу сәбәпчедер, мөгаен. Гүзәл бу хакта әйтми. Шуңа да аңа ышанмаучылар да бар. "Бу бит реклама. Аларның йорты түгел", - дигән берсе. «Чи ялган, теге баганалар кая соң? Көлеп торалар икесе дә», «Шуңа ышанып утырасызмы инде, Ходай бәндәләре! Акча эшләү бит инде, реклама! Нинди энесе булсын, якын да килмәгән Илдарга», — дигәннәр.

«Байлар да елый», — дип язган берсе. «Борчылмагыз, акчагыз күп. Башкасын сатып алырсыз. Ә монысын сатарсыз», «Акчагыз тавык чүпләп бетермәслек. Яңадан ремонт ясарсыз», — дип төрттергән икенчесе.

Гаиләнең йортсыз калуына борчылучылар да бар. «Бер генә фатир дип беләсезме әллә, артистларның шәһәр саен фатир аларның», — дип тынычландырган аларны бер инстачы.

Фото: tatar-today.ru
Читайте нас