Бүген тележурналист, Русия Журналистлар берлеге әгъзасы, ике тапкыр БАССР Югары Советының һәм Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның законнар чыгару палатасына депутат булып сайланган Булат Уразбаев 2003-11 елларда яшәгән йортта тактаташ ачу тантанасы булды.
Чарада Булат Насыйр улының якыннары, хезмәттәшләре, дуслары катнашты. Катнашучыларны Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае президиумы рәисе Эльвира Аеткулова сәламләделәр.
Максим Ульчев үз чыгышында: "Булат Насыйр улы үз эшенең остасы иде. Ул безнең республика тормышының күп кенә сорауларына җавап эзләде. Башкортстан телевидениесенең үсешенә зур өлеш керткән, беренчеләрдән булып республикадагы экологик хәлгә игътибар җәлеп иткән кешеләрнең берсе булды. Аның турында "Үз намусы хәбәрчесе" дип искә алабыз. Ул үз тапшырулары аша меңәрләгән телевизор караучының ихлас яратуын яулады. Без аның эшләгән эшләрен, ватанпәрвәрлеген онытмаска тиеш", - диде.
Булат Уразбаевка багышланган тактаташ Пушкин урамы, 82нче йорт фасадына урнаштырылды.
Фото: Зөһрә Исламова.