+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 апрель 2021, 12:40

"Нур" йомгак ясады һәм планнары белән уртаклашты

Уфаның «Нур» татар театры узган сезонга йомгак ясады һәм 30нчы иҗат сезонына планнар турында сөйләде. «Россия» медиаүзәгендә театр вәкилләре белән матбугат конференциясе узды.

Уфаның «Нур» татар театры узган сезонга йомгак ясады һәм 30нчы иҗат сезонына планнар турында сөйләде. «Россия» медиаүзәгендә театр вәкилләре белән матбугат конференциясе узды.

Көзен ике премьера тәкъдим ителәчәк. «Киң урамнар тар иде» спектакле күренекле драматург Нәҗип Асанбаевның тууына 100 ел тулу уңаеннан сәхнәләштерелә.

"Бүген бөек драматургыбыз, аксакал Нәҗип Асанбаев пьесасы буенча репетицияләр зур темплар белән бара. Бу пьеса бик аз билгеле, без тамашачыларның аны белүләрен телибез. Бу музыкаль комедия булачак. Спектакльнең режиссеры - Зиннур Сөләйманов», - дип сөйләде театрның директоры Фирзәт Габидуллин.⠀

Икенче премьера - Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" спектакле.⠀

"Нур" Мәскәүгә беренче тапкыр гастрольгә дә җыена. Гастрольләр 31 октябрь — 1 ноябрьдә узачак. Артистлар Мәскәүнең «Модерн» драма театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак.⠀

Декабрь аенда театр коллективы юбилейны театрлаштырылган тамаша белән билгеләп үтәргә планлаштыра.⠀

Быел Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында «Нур» театры өчен махсус курс җыела.⠀

"Укуның теоретик өлеше — институтта, ә гамәли өлеше безнең театрда узачак. Курсның сәнгать җитәкчесе - театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин. Укуның беренче елыннан ук студентлар сәхнәгә чыга һәм коллективка кушыла барачак", - диде Фирзәт Габидуллин.

Фото: Башинформ
Читайте нас