Кичә «Башкортостан» дәүләт концерт залында Русиянең Хезмәт Герое Иосиф Кобзон истәлегенә багышланган «Русия Геройлары көне» акциясенең гала-концерты булды.
Программа алдыннан Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, «Кобзон» мәдәни фонды президенты Нинель Кобзон, Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм Русия эстрадасы йолдызлары, концерт программасы кунаклары катнашлыгында матбугат конференциясе узды.
Гала-концерт кысаларында Русия Хезмәт Герое Иосиф Кобзон призына патриотик җырлар төбәк конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Гран-при Ринат Хөҗҗәтовка бирелде. Беренче дәрәҗә лауреатлар - Алисә Жумагалиева, Радмир Хәсәнов һәм Марина Васильева. Алар 11 сентябрьдә Мәскәү шәһәрендә узачак конкурсның Бөтенрусия этабында катнашу хокукы алды.
Концерт кунаклары һәм тамашачылар алдында сәламләү сүзе белән Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин чыгыш ясады:
"Русия белән ассоциацияләнүче артист Иосиф Давыдович Кобзон иҗаты, аның бөеклеге - без мөрәҗәгать иткән нигез, ул - безнең яшь буын өчен үрнәк. Без Башкортстанда Русия Хезмәт Герое Иосиф Кобзонны искә алу проектында катнашучы кунакларны шатланып сәламлибез.
Иосиф Давыдович - үз чоры кешесе, мин аның матур җырларында тәрбияләнеп үсүем белән горурланам. Миңа аның белән 8 ел дәвамында Дәүләт думасында эшләргә насыйп булды. Сезгә, Нелли Михайловна, башлангычыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Буыннар йөрәгендә патриотизм, Ватанга, кешеләргә чиксез мәхәббәт рухы чәчүне дәвам иткәнегез өчен".
Гала-концерт кысаларында Башкортстан Геройларын, хезмәт ветераннарын хөрмәтләү тантанасы узды.
Гала-концертта Русиянең халык артисты Лариса Долина, халыкара фестивальләр һәм конкурслар лауреаты Марина Девятова, «Республика» төркеме, шулай ук Русия Хезмәт Герое Иосиф Кобзон призына патриотик җырлар төбәк конкурсы призерлары катнашты.
Концерт программасын телевизион һәм радиотапшырулар алып баручы, актриса, РСФСРның халык артисты Анна Шатилова һәм Русиянең атказанган артисты Даниил Спиваковский алып бардылар. Концерт "Кобзон" мәдәни фонды ярдәме белән узды.
Фото: Зөһрә Исламова.