+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 апрель 2021, 06:50

"Ул блат буенча үтте..."

"Голос.Дети" тапшыруында низаг килеп туган. Бер бала финалга танышлык буенча үткән, диләр. Бу хәбәр дөрес микән?

"Голос.Дети" тапшыруында низаг килеп туган. Бер бала финалга танышлык буенча үткән, диләр. Бу хәбәр дөрес микән?

"Голос.Дети" тапшыруында янә низаг килеп чыккан. Тамашачылар танылган җырчының кызын гаепли, янәсе, финалга ул "блат" буенча үткән. Жюрида утырган җырчы Егор Крид, талантлы ике баланы куып чыгарып, финалга танылган җырчының кызы Елизавета Трофимованы үткәргән.

Егор Крид бу тамашаның фавориты дип саналган Ева Поклонскаяны шоудан төшереп калдыргач, тамашачыларның җырчыга карата бик күп сораулары туды. Әмма киләсе раундта талантлы Анна Волкованы Елизавета Трофимова узып киткәч, фанатлар, танылган кыз "блат" буенча үтте, дип саный. Бу хакта алар үз фикерләрен Интернет челтәрендә язып калдырган.

Искәртеп узабыз, бу "Беренче канал" һәм әлеге тамаша адресына беренче генә гаепләүләр түгел инде, берничә ел элек күренекле җырчы Алсуның кызы, барлык этапларны да уңышлы үтеп, финалга чыккан иде. Ул чакта да шик белдерүчеләр табылды.

Фото: ru.freepik.com сайтыннан
Читайте нас