Кичә Дүртөйле районы Мәдәният сараенда РСФСР һәм БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Гәрәева исемендәге VI район бию фестиваленең Гала-концерты узды.
Әлеге бию фестивале моңа кадәр легендар биюченең туган авылы Иске Яндызда үткәрелеп килде. Быел исә чарада катнашырга теләүчеләрнең саны кискен арту сәбәпле, аны Дүртөйле районы Мәдәният сараенда оештырырга карар кылынды.
Быел Фәния Гәрәева, исән булса, 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләр иде, тик аның бакыйлыкка күчкәненә дә егерме ел үтте инде. Үзе вафат булса да, якташлары аның исемен, аның хакындагы якты хатирәләрне кадерләп саклый.
Фестиваль өч көн буена барды. Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар да, мәктәп укучылары да, студентлар да, өлкәннәр дә бик теләп катнашты. Хөкемдарлар арасында Фәния Гәрәеваның улы, Хөсәен Әхмәтов исемендәге филармония җитәкчесе Айдар Зөбәйдуллинның да булуы чараның мәртәбәсен тагын да арттырды.
Татар, башкорт, урыс, мари, испан - нинди генә милләтләрнең биюләре башкарылмады! Ялгыз һәм коллектив биючеләрнең эшләре аерым бәяләнде. Фестивальнең иң югары бүләге Гран-прига Дүртөйленең "Альянс" балалар үрнәкле бию ансамбле (җитәкчесе - Алена Волкова) лаек булды. Ансамбльгә диплом һәм 10 мең сумлык сертификат тапшырылды.
Фестивальдән тулы репортаж гәзитебезнең киләсе саннарының берсендә дөнья күрәчәк.
Фото: Миләүшә Латыйпова.