Актерлар йортында фотокүргәзмә ачылды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган проект республика парламенты тарафыннан республиканың иң яхшы фоторәссамнары белән берлектә тормышка ашырыла. Үз эшләрен Олег Яровиков, Рәиф Бадыйков, Александр Данилов, Николай Марочкин, Михаил Постников, Булат Гайнетдинов, Андрей Старостин һәм башкалар тәкъдим итте. Аларның күбесе киңкүләм мәгълүмат чараларында эшли, киң җәмәгатьчелеккә яхшы таныш. Проектның идея рухландыручысы – Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вячеслав Стрижевский.
Бу күргәзмәнең игътибар үзәгендә – Бөек Ватан сугышы ветераннары. Шул ук вакытта стендларда заманча рәссамнарның авторлык эшләре генә түгел, ә шәхси архивлардан Бөек Ватан сугышы чорының уникаль фоторәсемнәре дә куелган. Күргәзмәнең максаты – фотография сәнгате аша кешеләргә сугышның иң фаҗигале һәм героик мизгелләрен, республикабыз халкының Бөек Җиңүгә керткән өлешен һәм төрле буын шатлыкларын җиткерү.
Күргәзмәне ачу тантанасы бай программалы булды. Кичәне Башкортстанның Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Әхтәм Абушахманов ачып, килгән кунакларга, чараны оештыручыларга рәхмәт сүзе белдерде. Тантанага җыелган тамашачыларны сәламләү сүзе белән Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Раил Әсәдуллин чыгыш ясады.
Бөек Ватан сугышы ветераны М. Муллагалләмов бу Җиңүнең совет иленең һәм совет халкының каһарманлыгы, батырлыгы аша бирелүе һәм киләчәк буынның моны онытырга хакы юклыгы турында әйтте. Вячеслав Стрижевский аңа ун ел элек төшергән фоторәсемен бүләк итте.
Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, проектның авторы Вячеслав Стрижевский бу проектта катнашкан һәр фоторәссамга рәхмәт белдерде һәм Бөек Ватан сугышы китергән афәтне кешелекнең онытырга хакы юклыгын, киләчәк буынның кояшлы, тыныч күк йөзе астында яшәвен теләде. “Бу - безнең халыкның тарихы. Һәр фотография – тарих. Күргәзмә күчмә, ул инде Дәүләт җыелышы һәм Матбугат йорты бинасында күрсәтелде. Әлеге күргәзмәгә барлык авторларның эшләре дә кертелмәде, һәр яңа урын үз таләпләрен куя. Бу юлы күргәзмә май ахырына кадәр эшләячәк, – диде ул.
Тантанада Башкортстан дәүләт академия урыс драма театры актрисасы Айгөл Шакированың сәнгатьле итеп шигырь укуы, опера сәхнәсе ветераны Георгий Коробовның чыгышы алкышларга күмелде. Ә инде Милли яшьләр театры актрисасы Ольга Мусина башкарган данлыклы “Катюша” җырына барлык тамашачылар да кушылды һәм беркемне дә битараф калдырмады.
Фото: Зөһрә Исламова