+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Хезмәт Герое” исеменә – 100 ел

Фотожурналист Әгъләм Зараевның шәхси архивыннан.

Фотожурналист Әгъләм Зараевның шәхси архивыннан.

1921 елның язында Мәскәү һәм Петроград предприятиеләренең иң алдынгы 250 эшчесенә Мактау грамоталары тапшырыла. Аларда беренче тапкыр буларак “Хезмәт Герое” дигән язу да була. Димәк, бу мактаулы исем рәсми рәвештә кулланыла башлауның бер гасырлык юбилеен билгели алабыз.

Хезмәттә дан казанган ватандашларыбыз күкрәгенә ул заманда, әл­бәт­тә, орден да, медаль дә тагылмаган, грамотадагы язу белән генә чиклә-нелгән. 1927 елның 27 июлендә СССР­да “Хезмәт Герое” дигән исем булдырылган. “Бу исем җитештерү тармагында, гыйльми эшчәнлектә, иҗтима­гый яки дәүләт хезмәтендә аеруча зур казанышларга ирешкән, эшче һәм хезмәткәр сыйфатында эш стажы 35 елдан да ким булмаганнарга бирелә”, диелгән аның нигезләмә­сендә.
Хезмәттә каһарманлык күрсәткән, үзләренең аеруча күренекле новаторлык эшчәнлекләре белән җәмгыять-нең, җитештерү тармагының нәтиҗәле-леген күтәрүгә зур өлеш керткән, халык хуҗалыгын, фәнне, мәдәниятне һәм башка өлкәләрне үстерүгә булышлык иткән шәхесләргә бирү өчен СССР Югары Советы Президиумы 1938 елның 27 декабрендә “Социалистик Хезмәт Герое” дигән иң югары мактаулы исем булдыра. Аларга Ленин ордены һәм Югары Совет Президиумы Грамотасы тапшырыла. 1940 елның 22 маеннан “Урак һәм чүкеч” медале дә тапшырыла башлый.
“Социалистик Хезмәт Герое” исеме безнең республикага тиз генә килеп җитә алмый әле. Килеп җиткән хәлдә дә бу исем тәүдәрәк стратегик юнәлеш­тәге эре предприятиеләр, тармаклар җитәкчеләренә, танылган галимнәргә бирелә, ә завод-фабрикаларда, басу-фермаларда тир түгүче фидакарьләр читтә кала.
Менә 1944 елның гыйнварында Герой булган тәүге өчәү (якташлар дип әйтеп булмый): Александр Богомолец. Киевта туган. Сугыш башлангач, Украина Фәннәр академиясе президенты буларак, Уфага эвакуация­лән-гән. Шул ук елда Киевка кайтып киткән. Тагын да ике ел ярымнан 65 яшендә вафат булган. Андрей Трофимук. Бело­руссиядә туган. 1942-53 елларда “Башнефтехимкомбинат”ның баш геологы булып эшләгән. Виктор Федоров. Краснодар краеның Армавир шәһәрен­дә туган. Сугыш башлангач, “Грознеф­тепроект” институты белән Стәрле­тамакка эвакуацияләнеп килгән. Соңрак СССРның нефть сәнәгате министры вазыйфасын да башкарган.
Герой исемен 1945 елда алган ике шәхес: Василий Баландин. Мәскәү өлкәсенең Бабушкино шәһәрендә туган. Сугыш елларында Уфа моторлар төзү заводы директоры һәм бер үк вакытта СССРның авиасәнәгать халык комиссары урынбасары да булып торган. Иван Мещанинов. Телче галим, академик. Гәрчә Уфада туса да, фәнни эшчәнлегенең Башкортстан белән бер бәйлелеге дә юк.
Һәм 1948 ел җитә. Республикабыз өстендә йолдыз яңгыры яугандай була: берьюлы унҗиде Социалистик Хезмәт Герое! Күпчелеге — шушында туганнар. Дәүләкән МТСы коллективыннан гына да берьюлы дүрт Герой! Директор Федор Павлов, баш инспектор Николай Тарасенко, өлкән агроном Дмитрий Нестеров, бригадир Тихон Алехин. Шул ук указ нигезендә шул ук Дәүләкән районының “1 Май” колхозы тракторчысы Александр Стоянов күкрәгенә дә “Урак һәм чүкеч” медале, Ленин ордены тагыла.
Бөре районының Базан МТСыннан — өч Герой! Бригадир Федор Рябов, агроном Борис Титов, өлкән механик Николай Ломодуров.
Зилаер совхозы тракторчысы Василий Солонин, “Башнефть” системасыннан Степан Кувыкин һәм Иван Куприянов...
1948 елгы указ белән бу югары исемгә лаек булган тагын дүрт якташыбызны искә төшерик. Иң беренче, әлбәттә, Кырмыскалы районыннан данлыклы чөгендерче Банат Батырова. Аның турында документаль повестьлар иҗат ителде. Кыйгы районы­ның Еланлы авылыннан ферма мө-дире Солтан Гыйрфанов (соңрак Киров исемендәге колхоз рәисе итеп сайлана). Баймак районының Морзакай авылында 1929 елда туган Гыйният Насыйров. Карл Маркс исемен-дәге колхозда 12 яшендә (!) хезмәт юлын башлаган. Шул ук елда иген үстерү буенча комсомол-яшьләр звеносы җитәкчесе итеп тәгаенләнә. Бер үк вакытта агроном һөнәрен дә үзләштерә. Нибары 51 яшьтә вафат була. Бакалы районының Михайловка авылында 1926 елда туган Нина Абрамычева “Красный пахарь” колхозында 1941 елда эшли башлый. 1947 елда игенчелек звеносы башлыгы итеп үрләтелә. Аңа Герой исеме бирелү турында указ чыгуга санаулы гына көннәр калганда, 22 яше дә тулмас борын, якты дөнья­дан китә.
Кыска гомерле янә бер хезмәт каһарманын искә алыйк. Кырмыскалы районының Биштәкә (хәзер – Шәй­морат) авылында 1921 елда туган Мө­хәммәтнур Фәхрисламов ул. Хезмәт юлын 17 яшендә Үзбәкстанда трактор­чы булып башлый. 1940 елда армиягә алына. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1944 елдан Уфа районының Цюрупа яшелчәчелек совхозында бригадага җитәкчелек итә. 30 яшендә, 1951 елның 1 ноябрендә, “Социалистик Хезмәт Герое” исеме бирелә. Тагын 3 айдан вафат була.
* * *
Фотожурналист Әгъләм Зараевның шәхси архивында рәсемнәре сакланган янә берничә Хезмәт Герое белән танышып үтик.
Әһлиулла Гыйбат улы Суфиянов 1927 елның 15 мартында Миякә райо­нының Исламгол авылында туган. 6нчы сыйныфны тәмамлауга сугыш башлана, әтисе беренчеләрдән булып фронтка китә һәм батырларча һәлак була. Әһлиулла 15 яшендә инде “Чулпан” колхозында йөзеп эшли. 19 яшендә аңа басучылык бригадасына җитәкчелек итүне ышанып тапшыралар. 1947-51 елларда армиядә хез­мәт итеп, Фрунзе шәһәрендәге заводта балта остасы булып эшкә тотына.
Бер елдан Көнчыгыш Казахстандагы рудникларның берсенә шахтер булып күчә. Биредә ул комсомол-яшьләр бригадасы оештыра. Коллектив белән югары казанышларга иреш­кән өчен якташыбызга 1961 елның 9 июнендә “Социалистик Хезмәт Герое” исеме бирелә. 1967 елда Исламгол авылына гаиләсе белән кайтып, 1972 елда пенсиягә чыкканчы сөтчелек фермасы мөдире булып эшли. 2009 елның 5 февралендә вафат була.
Николай Алексеевич Воробьев 1913 елның 28 ноябрендә Свердловск өлкәсенең Фроловское авылында туган. 17 яшендә Кемерово өлкәсендәге Анжеро-Судженск шәһәре башлангыч мәктәбе укытучысы булып хезмәт юлын башлый. 1939 елда Томск индустриаль техникумын тәмамлаганнан соң “Союзнефтепровод” трестының Грозный конторасында инженер була. 1941 елның августында фронтка алынып, Кырым, Польша, Германия һәм Чехословакия аша яу юллары үтә. 1946 елның февраленнән – элекке эшендә. 1953 елның апрелендә Уфадагы “Нефтепроводмонтаж” тресты идарәчесе итеп тәгаенләнә. Бохара – Урал газүткәргеченең беренче чиратын төзүдәге зур уңышлары өчен 1964 елның 18 ноябрендә “Социалистик Хезмәт Герое” исеменә лаек була. 87 яшендә арабыздан китә.
Рамазан Муллагали улы Нигъмә­тул­лин 1924 елның 16 июлендә Учалы районының Имангол авылында туган. 1940 елдан “Башзолото” тресты­ның Учалы руда идарәсе тау цехы эшчесе булып хезмәт юлын башлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. Армиядән 1950 елда демобилизация­ләнеп, Учалы тау-баектыру комбинатына экскаваторчы булып эшкә килә. Рационализаторлык тәкъдимнәре кертүе, техникага сакчыл каравы нәтиҗәсендә хезмәт күрсәткечләрен елдан-ел арттыра бара. 1966 елның 20 маенда аңа “Социалистик Хезмәт Герое” исеме бирелә. 1967-75 елларда РСФСР Югары Советы депутаты да булып тора. 2002 елның 12 феврален­дә вафат була.
Миңнебай Зәйнетдин улы Саттаров 1929 елның 12 маенда Авыргазы районының Сәмән авылында туган. 1944 елдан Ворошилов исемен­дәге колхозда эшли. 1950-54 елларда Тын океан флотында матрос, пулеметчы, кече командир булып хезмәт итә.
Аннан кайтып, Салават нефть-химия комбинатында оператор, өлкән аппаратчы була, ул җитәкләгән бригада, яңа ысуллар кулланып, күкерт кислотасы җитештерү планнарын арттырып үти. Тәҗрибәле белгеч буларак, 1964 елда аны комбинатның 28нче цехына – мөһимрәк булган объектка күчерәләр, анда ул яңа химия продукциясе җитештерүне үзләштерүдә актив катнаша, рационализаторлык тәкъдимнәре кертә. 1966 елның 28 маенда аңа “Социалистик Хезмәт Герое” исеме бирелә. М. Саттаров 1967-71 елларда РСФСР Югары Советы депутаты була, КПССның XXIV съездына делегат булып бара. 1989 елда лаеклы ялга чыкканчы ”Нефтехимпроизводство” заводы директоры урынбасары, “Салаватнефтеоргсинтез” берләшмәсенең гражданнар оборонасы штабы начальнигы урынбасары вазыйфаларын башкара. 2015 елның 21 мартында 86нчы яшендә вафат була.
Юнир Барый улы Усманов 1931 елның 20 сентябрендә Стәрлетамак шәһәрендә туган. Шушындагы 15нче һөнәрчелек училищесын тәмамлап, сода заводына аппаратчы булып килә. 1953-56 елларда армиядә хезмәт итеп, үз эшенә кайта. Бер елдан аны, тәҗрибәле аппаратчы буларак, бригадир итеп үрләтәләр. Аның җитәк­челегендәге коллектив планнарны даими рәвештә 150-160 процентка үтәп бара. 1962 елда Стәрлетамак сода-цемент комбинаты Мәскәүдә СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәз­мәсендә Ю. Усманов бригада­сының алдынгы эш ысулларын күрсәтә һәм алар илнең башка сода заводларына таратыла. Юнир Барый улы 1966 елның 28 маенда Социалистик Хезмәт Герое була. Стәрле­тамаклылар 1967 елда аны БАССР Югары Советы депутаты итеп тә сайлый.
Абдулла Мөхәммәтдин улы Фәйзуллин 1929 елның 7 августында Хәйбулла районының Рәфыйк авылында туган. 13 яшеннән “Таналык” колхозында эшли башлый. 1947 елдан тракторчы һөнәрен үзләштереп, — шушында ук һәм Молотов исемендәге колхозда, 1957 елдан Матрай совхозында иген үстерә. Озак еллар буе җир сөрә, иген чәчә һәм комбайнга утырып, уңыш җыя. Ашлык җитеш­терүдәге һәм хәзерләүдәге казанышлары өчен 1967 елның 19 апрелендә аңа “Социалистик Хезмәт Герое” исеме бирелә. Алдынгы игенче, БАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре 1989 елда лаеклы ялга чыкканга кадәр совхозның машина-трактор мастерское механигы булып эшли.
Мөбәрәкша Сафиулла улы Хәби-бул­лин 1917 елның 23 апрелендә Стәрлетамак районының Талач авылында туган. 1932 елда Бишбүләк авы­лы халкы малын көтүче булып хезмәт юлын башлый. Арытаба Мәлә­вез районының Арслан совхозында атлар карый. 1935-37 елларда Ишембайда ат җигеп йөк тә ташый. Шуннан Ишембай нефть промыселларына скважиналарны җир астында ремонтлау эшчесе булып урнаша. Армиядә хезмәт итеп кайткач, 20 ел буе шул ук эшне башкара. 1960 елда “Аксаковнефть” идарәсенә скважиналарны ремонтлау мастеры булып күчә. “Кара алтын” чыгару тармагында 67 яшькә кадәр эшләп, гаять зур күрсәткечләргә ирешә. 1966 елның 23 маенда Социалистик Хезмәт Герое була. 80 яшен ту­тырып, 1997 елның 9 ноябрендә арабыздан китә.
Сафа Галиулла улы Истамгалин 1924 елның 13 августында Әбҗәлил районының Җилембәт авылында туган. 14 яшендә “Салават батыр” колхозында мал караучы булып эшкә тотына. 1942-45 елларда фронт юлларын үтә. 1945 елдан – “Красная Башкирия” колхозында, 1954 елдан “Урал” совхозында тракторчы булып эшли. Беренче класслы тракторчы-машинист буларак, үзенең бай тәҗрибәсен яшь­ләр белән уртаклаша, җирне төрәнсез эшкәртү, егылган игеннәрне уру буенча дүрт рационализаторлык тәкъдиме кертә. 1973 елның 7 декаб­рендә С. Истамгалинга “Социалистик Хезмәт Герое” исеме бирелә. Ике Ленин ордены, II дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Почет билгесе” орденнары белән бүләк­ләнә. 1974-79 елларда СССР Югары Советы депутаты булып тора. 1992 елда 68нче яшендә вафат була.
Мондый югары исем алган башкортстанлылар, рәсми мәгълүматлар буенча, 244 исәпләнә. Зур күпчелеге, әлбәттә, шушында туып-үсеп, шушында фидакарьлек күрсәткән. Чит төбәк­ләрдән килеп, бездә данга ирешкәннәр дә һәм, киресенчә, бездә туып, чит якларда Герой булганнар да бар.
Күкрәгенә иң соңгылардан булып (1990 елның 26 июне) Ленин ордены, “Урак һәм чүкеч” медале тагылган Башкортстан кешесе – Рәис Бәдгыт­дин улы Асаев. 1931 елның 6 маенда Благовар районының Камышлы авылында туган. 1965 елның февраленнән Чиш­мә районының “Луч” колхозына җитәкчелек итә. Вафаты 2001 елның 3 мартында.
Мондый югары исем иң соңгы булып бирелгән якташыбыз – Александр Ефремов. Ул 1946 елның 30 ноябрен­дә Уфада туган. Әтисе – 1957-78 елларда “Курган өлкәсендәге данлыклы “Красная звезда” совхозы директоры булган Григорий Ефремов та Социалистик Хезмәт Герое. Әтисенең вафатыннан соң аның урынына калган А. Ефремов 1989-91 елларда СССР Югары Советы депутаты да була. Герой исеме аңа 1991 елның 28 ноябрен­дә – 45 яше тулып килгәндә бирелә. 1991-96 елларда ул Русия авыл хуҗалыгы министры урынбасары вазыйфасын башкара.
Ил Президенты Владимир Путин­ның 2013 елның 29 мартындагы указы белән “Русия Федерациясенең Хезмәт Герое” дигән исем булдырылды. Әлеге көнгә кадәр бу югары исем нибары 66 кешегә бирелгән. Шул исәптән — фундаменталь фәннәр һәм оборона вәкилләреннән 14 кеше. Коронавирус афәтенә каршы көрәш нәтиҗәсендә медицина хезмәткәрләре икенче урынга чыккан – 11 кеше. Сәнәгать белән мәдәнияттән һәрберсеннән 10ар кеше. Авыл, урман һәм балык хуҗалык­ла-рының 6 вәкиле. Дәүләт идарәсен­нән һәм спорттан – 4әр, мәгарифтән һәм төзелештән 3әр кеше. Транспорт тармагыннан берәү.
Башкортстанлылар арасыннан әлегә яңа Герой юк.

Фәрит Фаткуллин.
Читайте нас