Милләтебезнең күренекле композиторы Солтан Габәшинең тууына — 130 ел.
Татарның күренекле шәхесләренең берсе, музыкант, башкаручы, педагог, фольклорчы, дирижер, СССР Композиторлар берлеге әгъзасы Солтан Габәши (Солтан-Әхмәт Хәсән-Гата улы Габәшев) 1891 елның 1 маенда Татарстанның хәзерге Биектау районына кергән Бәләкәй Солабаш авылында дин һәм җәмәгать эшлеклесе гаиләсендә дөньяга килгән. Зур вакыйгалардан, туган халкыбызга хезмәт итүдән, якты хыяллардан торган тормыш юлы республикабызның Борай районы Чалкак авылында өзелгән. 1942 елның 8 гыйнварында авыл халкы аны тыныч кына соңгы юлга озаткан. Бөек шәхеснең җыр-моңнан тукылган җаны шушы җирдә үзенә мәңгелек тынычлык тапкан.
Солтанның тәүге укытучылары — әтисе һәм әнисе, әлбәттә. Алар улларының Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләте буенча белемен арттыру хәстәрлеген күрә. Беренче музыка дәреслә-рен әтисе өйдә үзе алып бара, аннары махсус укытучы яллый. Үсә төшкәч, Солтан Казандагы “Мөхәммәдия”, Уфадагы “Госмания”, “Галия” мәдрәсәләрендә, 1908-14 елларда Уфадагы реаль училищеда укый. 1915 елда Казан университетының юридик факультетына имтиханнар тапшырып, укырга керә.
Ул шөгыльләнгән уку йортларының уку-укыту программасына күз ташлау да Солтан Га-бәшинең үз чорына күрә яхшы белем алган шәхес булуын раслый. “Госмания”, “Галия” мәдрә-сәләренең атамалары ук күп нәрсә турында сөйли. 1895 елгы мәгариф реформасыннан соң, Ислам дине һәм фәлсәфәсе белән бергә, шәкертләргә алгебра, геометрия, физика, химия, тарих, география, педагогика, табигать белеме, татар, урыс, гарәп, төрек телләре грамматикасы да өйрә-телә. Мулла булырга указ бирүдән тыш, укытучы итеп тә әзерли-ләр яшьләрне. Башкортстандагы күренекле укытучылар Зыя Камали, Заһир Үтәшев, табиб Барый Усманов, мәшһүр актер Әмин Зөбәеров та — элекке “Госмания” шәкертләре. Солтан “Галия” мәдрәсәсендә музыка дә-ресләрен Варшава консерваториясеннән күчеп килгән профессор В. Клименцтан ала. Әдәбият укытучысы Галимҗан Ибраһимов җитәкчелек иткән “Милли көйләр” түгәрәгендә актив катнаша. Фольклор материаллары җыю белән шөгыльләнә.
Реаль училище исә гомуми урта белем бирү уку йорты булып исәпләнә һәм яшьләрне югары техник уку йортларына керү өчен әзерли. Христиан дине кануннарыннан тыш, урыс грамматикасы һәм әдәбияты, борынгы славян теле, немец, француз телләре, математика, физика, химия, табигать белеме, тарих, рәсем, сызым буенча дәресләр бирелә.
1916 елда Солтан Габәшинең композиторлык эшчәнлеге башлана. Халык җырларын хор өчен эшкәртә, спектакльләрне музыкаль яктан би-зи. 1917 елның 17 мартында “Сәйяр” труппасы Гаяз Исхакыйның “Зөләйха”сын сәхнәләштерә. Бу — татар театры сәхнәсендә махсус көйләр язылган беренче драматик әсәр. Көйләр авторы Габәши аны “музыкаль тасвирлау” дип атый. Җырлар автор үзе җитәкчелек иткән оркестрга кушылып башкарыла. Казан тамашачысы өчен бу яңалык булып яңгырый. 1918 елда Фәтхи Бурнашның “Таһир һәм Зөһрә” әсәре тамашачыларда шулай ук зур кызыксыну тудыра. Гомумән, 1916-28 елларда татар сәхнәсендә барган 12 спектакльгә Солтан Габәши өр-яңа көйләр яза. Мәсәлән, “Кәккүк”, “Рокыя-гөлкәем”, “Вальс”, “Пикник”, “Татар кызы” һәм башкалар шул чорның популяр җырларына әйләнә. Әхмәт Ерикәй сүзләренә язылган “Кәккүк”не Фәридә Кудашева, Әлфия Афзалова, Флүрә Сөләйманова озак еллар буе яңгыраттылар.
Композитор, иҗади эш белән бергә, 1918-22 елларда Казан мөселман укытучылар курсларында укыта. Көнчыгыш консерваториясе филиалында музыка теориясе һәм хор белән җырлау дәресләре алып бара. Музыка техникумында 150 кешедән торган хор коллективы оештырып, ярыйсы гына уңышларга ирешә. Казан сәхнәләрендәге бер генә тамаша да хордан башка үтми. Татар мәдәни тормышында хор эшчәнлеге яңалык булып үз урынын ала.
Татар һәм башкорт халык җырлары белән кызыксынучы зыялылар С. Габәшинең күләмлерәк музыкаль әсәр язу мөмкинлеген күрәләр. “Татар сәхнәсендә музыка” дигән мәкаләсендә композитор соңрак үзе: “Сания” операсын иҗат итүчеләрнең берсе булган Башкортстанның халык артисты Газиз Әлмөхәммәтов татар операсы хакында хыялланып йөрүчеләрнең берсе иде”, — дип язды.
1922 ел башында Газиз Казанга концерт куярга килгәндә опера язу буенча Солтан белән киңәшләшә. “Ләкин мин 10-15 көйне рәткә тезеп кенә опера эшләп булмаячагын, аларны оркестрга язып чыгарырга көчем һәм белемем булмавын әйтеп, аның сүзләрен кабул итмәдем”, — дип хәтерләде Габәши.
Шулай да бер елдан аларның яңадан очрашып сөйләшүе уңай нәтиҗә бирә. Шул заманның шактый күренекле композиторы Василий Виноградовтан ярдәм сорау фикеренә киләләр. “Сания” әсәре кисәкләргә бүленеп, увертюрасы языла. “Виноградов безгә шатланып булышачагын әйтте. Без аңа каралама эшләп бирәбез, ул аңардан клавер ясый, ягъни рояльгә гармония яза. Өчәү тикшерәбез. Яраклы булса, шул килеш кабул ителә, ярамаса, яңадан үзгәртелеп, ярарлык хәлгә җиткәч, оркестрга салырга рөхсәт ителә. Виноградовка җырлардагы ноталарны үзгәртергә рөхсәт ителми. Бары тик гармония өстәргә, җырларны бер-берсенә ялгаганда үз музыкасын кушарга гына рөхсәт” (С. Габәши).
Яңа башлангычны Татарстан җитәкчелеге хуплый. ТАССРның 5 еллыгын билгеләү чаралары программасына “Сания” операсының премьерасы кертелә. Академүзәк рәисе Галимҗан Ибраһимов та иҗади төркем эшен игътибар үзәгендә тота. “Апрель ахырларында Академү-зәктән — 75 сум, Халык Комиссарлары Советыннан 500 сум акча алып, күчмә физгармон сатып алып, Башкортстанга таба киттек. Аргаяш кантоны Сугыл авылы янында кымыз белән дәвалау шифаханәсенә барып, бер башкорт өендә “Сания” операсын язып бетереп кайттык” (С. Габәши).
Шулай итеп, татар сәнгате тарихында беренче милли опера 1925 елның 25 июнендә ТАССРның 5 еллык юбилей тантанасы вакытында сәхнәгә чыга. Авторлары — татар Солтан Габәши, башкорт Газиз Әлмөхәммәтов, урыс композиторы Василий Виноградов. Төп роль булган Сания партиясен музыка техникумы укучысы, 19 яшьлек Зөһрә Байрашева башкара. Сүз уңаенда әйткәндә, 70нче елларда ул Уфа дәүләт сәнгать институтында җыр буенча укытты, профессор дәрәҗәсенә ия булды.
Беренче уңыштан соң иҗади төркем таралышмый. БАССРның 10 еллыгына багышлап, симфоник оркестр өчен “Тантана” маршы язалар. “Эшче” операсын иҗат итәргә керешәләр. Ул Мәҗит Гафуринең шул исемдәге поэмасына нигезләнә. Либретто язу шагыйрьнең үзенә тапшырыла.
Октябрь революциясенең 10 еллыгына карата 1927 елның ноябрендә “Эшче” операсының беренче өлеше тамашачыларга тәкъдим ителә. 1930 елның февралендә Казан сәхнәсендә дә зур уңыш казана.
Бер үк вакытта Солтан Габәши татар һәм башкорт музыкасына нигезләнгән программалар төзеп, Советлар Союзының шушы милләтләр вәкилләре яшәгән барлык төбәкләрендә концертлар күрсәтүне оештыра. Казан, Уфа, Мәскәү, Ленинград, Ташкент, Алма-Ата, Сәмәрканд, Төмән, Свердловск, Чиләбе, Әстерхан, Троицк, Костанай һәм башка шәһәрләр сәхнәләре безнең җыр-биюләрдән гөрләп тора. С. Габәши тамашачылар алдында чыгыш ясауның лекция-концерт формасын барлыкка ките-рә. Концертларга ул заманның Салих Сәйдәшев, Газиз Әлмөхәммәтов, Сара Садыйкова, Фәйзулла Туишев, Фәйзи Гаскәров, Гөлсем Сөләйманова кебек танылган артистлары, шулай ук берничә популяр шагыйрь җәлеп ителә.
1927 елда бу концерт төрке-ме СССР Югары Советы депутатлары алдында чыгышлар ясау өчен махсус рәвештә Мәскәүгә һәм Ленинградка чакырыла.
Солтан Габәшинең иҗатын, эшчәнлеген хуплаучылар белән беррәттән, аны тәнкыйтьләүчеләр дә җитәрлек була. “Кызыл Татарстан” гәзитендә “Татар музыкасында габәшилек” һәм башка шундый тәнкыйть мәкаләләре күренә башлый. “Сания”, “Эшче” операларына да кизәнүчеләр табыла. Габәши иҗатында революцион тормышка каршылык, милләтчелек рухы булуы хакында имеш-мимешләр тараталар.
Һәм ул иҗатташ дусты Газиз Әлмөхәммәтов артыннан 1932 елда Уфага юл тота. Башкортстан Милли мәдәниятне өйрәнү фәнни-тикшеренү институтында гыйльми хезмәткәр һәм сәнгать техникумы укытучысы, музыка фольклоры кабинеты мөдире вазыйфасында актив эш башлый. Халык Комиссарлары Советының сәнгать бүлегендә дә хезмәт сала. Композитор Александр Ключарев белән Башкортстан буйлап музыкаль-этнографик экспедициядә йөреп, илледән артык халык көен җыеп, нотага сала, алар башкорт халык җырлары җыентыгына кертелә. Хәбибулла Ибраһимов, Иван Салтыков белән берлектә башлангыч мәктәпләр өчен музыка программасы төзүдә катнаша. 1940 елда СССР Композиторлар берлегенә кабул ителә.
“Кая барсаң да кара сакалың артыңнан калмый”, ди бит халык. Бу олы талант иясенә Уфада тынгылык бирмиләр. Милләтчелектә гаепләнеп, 1941 елда ул Борай районының Чалкак авылына җибәрелә. Шунда урта мәктәптә укытучы булып эшли. Шул заманнарда милли уен коралына әйләнгән мандолинада уйнау һөнәренә авыл яшьләрен өйрәтә. Чалкак үзешчәннәрендә мандолинада уйнау осталыгы бүген дә сакланып килә.
Мәдәният йортында бу шәхес рухына багышланган “Истәлек” дигән халык уен кораллары ансамбле эшли. Район үзәге Борай авылында бик матур бер урам Солтан Габәши исемен йөртә. Чалкаклылар, борайлылар бүген дә Солтан Габәшинең исемен милли моң итеп күңелләрендә саклыйлар.
Радис Солтанов,
СССР мәдәният эше отличнигы, хезмәт ветераны.