Рәмзилә Акмалованың шәхси йорт-музеенда алар алтмыштан артык.
Беренче самавырлар кайда барлыкка килгән, беләсезме? Юк шул, Тулада түгел – Уралда! Пермь краеның зур булмаган Суксун бистәсе “Чәй кайнатучы машина”ларның туган җире булып тора. Нәкъ биредә җиздән иң беренче самавырлар барлыкка килә, әмма күпләп аларны чыннан да Тулада җитештерә башлыйлар. Шуңа да халыкта “суксун” самавырларына караганда, күбрәк Тула самавырларын яхшырак беләләр. Самавырлар турында бик кызыклы мәгълүматларны сезгә бииик озаклап сөйли алучы кеше – Нефтекама шәһәреннән Рәмзилә Акмалова. Онытылып барган самавырлар турында шулкадәр белем аңарда кайдан дисезме? Чөнки аның өендә... алтмыштан артык самавыр бар! Һәм ул аларның һәрберсе турында җентекләп озаклап сөйли ала.
Рәмзилә Акмалова – гомумән, бик кызыклы шәхес, аның кызыксынулары киң һәм күп-төрле. Краснокама районының Яңа Каенлык авылында туган бу ханым Нефтекама шәһә-рендә укыган, биредә озак еллар мәктәп китапханәсендә эшли. Шуңа да район тарихы белән дә, шәһәр тарихы белән дә ныклап кызыксына.
– Авылда гомер буе самавыр белән яшәдек бит. Зурнәбез үләннәр кушып, чәй пешерсә, хуш исе әллә кайларга тарала иде. Түгәрәк өстәл артына җые-лып, кайнар самавырдан чәй эчү бер матур традиция кебек сакланып килде авылларда. Ә шәһәргә күчкәч, электр чәйнек-ләренә күчтек. Ниндидер җылы-лык, “авыллык” җитми иде кү-ңелгә. Беренче самавырымны мин шул борынгы традицияләребезне сагынудан алганмындыр. Аны миңа китапханәдә эшләүче коллегам Әминә Дәүлә-това тәкъдим итте, рәхмәт инде аңа! Бик сөендем мондый табышка. Самавырдан чәй агызып эчсәң, күңел булып китә! – дип сөйли Рәмзилә Наиф кызы, аның нилектән самавырлар белән кызыксына башлавы турында сорашкач. – Ул вакытларда самавырларга хөрмәт беткән иде шәһәрдә. Чыгарып ыргытырга куллары бармый, өйдә артык әйбер булып, урын алып тора. Шуңа да тагы бер танышым миңа шатлана-шатлана китереп бирде үз самавырын. Шулай башланып китте бу эш. Ә берничә ел элек мин мәктәптә “Самавыр артында” дигән чара үткәрдем, әти-әни-ләр самавырлар алып килде, үзем танышлардан җыйдым. Бер көн эчендә шулкадәр күп самавыр җыелып китте, аларны бергә тезеп куйгач, хәтта хуҗа-ларына кире таратасы да кил-мәде. Тик, нишлисең, алар минеке түгел иде. Бу кичәдән соң аңладым, мин үз коллекциямне туплаячакмын! Шөкер, хәзер бу проблема түгел, Интернетта ни генә сатмыйлар да, ни генә тапмассың! Шулай итеп, мин самавырлар җыя башладым...
Беренчесе артыннан икенчесе, аннары дүртенче, бишенче, унынчы, утызынчы... Самавырлар белән ныклап мавыккан Рәмзилә ханым аларның алтмышка җитүен үзе дә сизми кала. Хәзер аның фатирында кайсы почмакка карасаң да самавыр балкып утыра. Алай гынамы, кайсы шифоньер, шкафны ачсаң, аннан борыны төшкән, кулы сынган, төзәтергә дигән “инвалид” самавырлар килеп чыга.
– Илнең кайсы гына почмагыннан сатып алмадым мин аларны! Курьерлар аша да, почта аша да, махсус китертү хезмәте аша да... Кайсысы юлда ватылды, кайсысын эшли дип салып та эшләмәде – төрле хәлләр булды, – ди ул, елмаеп.
– Кайсы самавыр Сезнең өчен иң кадерлесе? – дип сорау юллыйм аңа.
– Аларның һәркайсы минем өчен бик кадерле. Араларында бик сирәк очрый торганнары да бар, – ди ул, борынгы җиз самавырларны күрсәтеп. – Узган гасырның 80нче елында үткән Олимпиадага багышлап чыгарылганнар да сирәк хәзер сатуда. Шулай ук менә бу “Әтәч-самавыр” кебек, ят форма самавырларны табуы читенрәк.
Чыннан да, алар без күреп өйрәнгән традицион самавырлардан аермалы буларак, төрле формада була икән! Ешрак тоткасының формасы, краннары һәм төп өлешенең рәвеше белән аерыла. Иң еш очрый торганнары банкага охшаш, шулай ук рюмка, шар, ваза, йомырка формасындагы самавырлар да бар икән.
– Шулай ук пушка, карбыз, груша, киез итек, төрле хайваннар формасында да самавырлар булган. Хәтта турыпочмак һәм куб формасында, аяклары салына торганнары да булган, аларны күбрәк юлда йөрткәннәр.
Самавырның бәясе эшлән-гән материал хакыннан чыгып билгеләнгән. Әйтик, башта аларны бакырдан эшләгәннәр, әмма бакыр тиз сафтан чыккан, шуңа да җиз, мельхиор, томпак дигән чималдан эшли башлаганнар. Самавырның стенасы никадәр калын булса, ул шулкадәр ныклы булган, яньчелмәгән, су да тиз суынмаган, җылыны озак саклаган. Күләме буенча иң популяр самавырлар – өч литрдан сигез литрга кадәр, – дип сөйли Рәмзилә ханым.
Самавырларның иң зурысы 555 литрлы икән, аңардан берьюлы 2220 кеше чәй эчә ала. Харьков шәһәренең тимер юл вокзалында да гаять зур самавыр урнашкан, аннан көн буе меңләгән кеше чәй эчә икән. Бу самавырлар “Русиянең рекордлар китабы”на кергән. Ә инде иң кечкенәләре “эгоист” дип атала, ул уймак чаклы гына икән. Шулай ук ике кешелек “тет-а-тет” самавырлар бар. Мәсәлән, император Николай Икенче 1909 елда Тула осталарыннан һәр баласына бер стакан гына күләмле шәхси самавырлар ясатып алган.
– Самавырлар белән “ныгытып чирләдем”, бер мәлне бөтен хезмәт хакым шуңа китә башлады. Аннан соң гына туктадым. Тик әле дә бөтенләй туктап бетә алмыйм, кул кычытып кына тора, ятрак самавыр күрсәм, сатып аласым килә, – дип көлә Рәмзилә Наиф кызы.
Рәмзилә ханымның тагын бер искиткеч кызыксынуы – милли күлмәкләр. Кайда нинди ятрак үрнәк күрсә, ул тизрәк шуны тегәргә тотына. Аның өендә татар, башкорт, удмурт, урыс, мари, үзбәк киемнәреннән дистәләгән манекеннар тезелешеп утырган. Тирә-яктагы авыллардан, танышларыннан борынгы кием-салымнарны җыя, үзе бик күп тегә. “Менә калфаклар өчен бәрхет сатып алдым”, – ди ул, бер шкаф тукымаларга ымлап. Оста куллы ханым калфакларның гына да берничә төрен тегә, алар аппликация белән бизәлгән, чигелгән, тасмалар йөгертелгән, сәйлән белән бизәлгән – ниндие генә юк! Шулай ук башкорт милли баш киемнәре – алар тәңкәләр белән бизәлгән, искиткеч матурлар, элекке пальто якалары аның оста кулларында ир-егетләр өчен баш киеменә әйләнгән.
– Милли киемнәр бик кыйммәт, ә мәктәптә алар һәрчак кирәк булып тора, төрле чаралар үтә, укучылар конкурсларда катнаша. Шуңа да мин аларны үзем җитештерәм, – ди Рәмзилә ханым.
Аның фатиры кечкенә бер цехны хәтерләтә, берничә тегү машинасы, өем-өем тукымалар, тегү фурнитуралары, төзәтергә дигән киемнәр... Шунысын да әйтергә кирәк: мәктәп балалары гына түгел, республика күләмендә үткән чараларда катнашучылар да әле борынгы башкорт киемен, әле татар калфагын, мари камзулын эзләп, Рәмзилә ханым янына килә. Ә ул, искиткеч киң күңелле буларак, барысына да ярдәм итәргә әзер.
Милли киемнәр тарихы турында бик күп белә ул, аларның килеп чыгышын тирәнтен өй-рәнгән. Борынгы киемнәр белән беррәттән, Рәмзилә ханым стильләштерелгән милли кием-нәр дә тегә. Кыскасы – олы бер белгеч!
Рәмзилә ханымның милли киемнәргә сөюе турында аның тагы бер коллекциясе сөйли. Бер стена булып сузылган киштәләрдә – милли киемле курчаклар. Алар – йөз данә!
– Бу курчаклар фарфордан, алар 2012 елда чыккан, “Дөнья халыклары милли киемнәре” дип аталган серия бу. Мин аларны җыя-җыя йөзгә тутырдым, коллекциям булды, – ди ул.
Рәмзия Акмалованың янә бер кызыксынуы – урыс матрешкалары һәм клоуннар, алар-ның да бик күп төрләрен туплаган ул. Моннан тыш, Рәмзи-лә ханым хатын-кызлар өчен обереглар – саклап йөртүче кечкенә курчаклар тегә. Элек–электән урыс халкында да, башка халыкларда да күз тиюдән, төрле ырымнардан, чирдән саклау өчен обереглар йөрткәннәр. Билгеле ки, хәзер яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә моңа игътибар бирми. Ә менә Рәмзилә ханым бу йоланы тергезгән.
– Мондый “саклаучылар” һәр йортта, һәр кешенең сумкасында, кесәсендә, киемендә булырга тиеш, шул вакытта аңа күз дә тими, чир дә йокмый, – ди ул.
Болардан тыш, борынгы әйберләрне яратучы ханым иске сәгатьләр, тегү машиналары җыя. Аның инде шактый коллекциясе җыелган. Үз йортына сыймагач, бу әйберләр өчен Рәмзилә Наиф кызы өч бүлмәле фатирны арендага алган. Инде ул да шыплап тулган. Коллекционерның теләге – музей-студия ачу.
– Бу әйберләрне фатирымда саклап яткырудан ни файда? Аларны халык күрсен, халык белсен иде. Теләгем – музей-студия ачу. Бирегә өлкән яшьтә-геләр җыелыр иде. Шулай ук, мәктәп укучылары өчен осталык дәресләре үткәрер идек. Биредә бай материал тупланган, алар белән уртаклашырга һәрчак шатбыз, – ди ул.
Тик пенсиядәге укытучының музей ачарлык финанс мөмкинлекләре юк.
Үзенең экспонатлары белән аны төрле бәйрәмнәргә, чараларга чакыралар. Краснокама районында үткән бәйрәмнәрнең дә, шәһәрдә үткән чараларның да бизәге булып тора ул. Шуңа да туган як тарихын өйрәнүче, борынгы кәсепләрне ташламаучы бу шәхескә ярдәм кулы сузсыннар иде, дип телибез.
Менә шундый искиткеч кызыклы шәхес ул – Рәмзилә ханым. Аның йортын һич арттырмыйча кечкенә музей дип атарга була. Эштән соң көн саен ул үзенең музеена ашыга, милли киемнәр, курчаклар тегә, кичкә кадәр аның кулыннан энә белән җеп төшми, шуңардан ул ямь таба, эшләгән эшләрен таныш–белешләренә бүләк итә.
Мәктәптә, үзе эшләгән коллективта да Рәмзилә ханымны бик хөрмәт итәләр. Китапханә эшчәнлеге белән ул төрле конкурсларда да призлы урыннар яулый. Ә балалар арасында инде ул бөтенләй “үз кеше”! Нәниләр дәрәҗәсенә төшеп, балалар белән алар телендә сөй-ләшүче, ачык күңелле китапханәче апаларын малайлар-кызлар бик ярата.
– Хыялым – эштән туктагач, үз музей-студиямне ачу. Дөрес, бу минем бик күптәнге хыял инде, ул финанс чыгымнары таләп итә, керемле эш булуы икеле, чөнки тарих, борынгы әйберләр белән аерым кешеләр генә кызыксына, әмма мин бу уемнан әле дә баш тартмыйм, – ди Рәмзилә ханым.
Без, “Кызыл таң”чылар, аның бу матур теләкләренең тормышка ашуын телибез!
Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.