+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Сүзе белән көчле Балтач кызы!

Шагыйрә һәм прозаик Гөл Мирһадинең юбилей кичәсе моны тагын бер кабат раслады.

Шагыйрә һәм прозаик Гөл Мирһадинең юбилей кичәсе моны тагын бер кабат раслады.
Балтач районы Мәдәният сараенда күптән түгел бик матур чара үтте, анда Русия, Башкортстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, шагыйрә һәм прозаик, Балтачның талантлы кызы Гөл Мирһадинең алтын юбилее һәм яңа китабы чыгу уңаеннан иҗат кичәсе оештырылды. Чарада “Кызыл таң” гәзитеннән һәм “Тулпар” журналыннан да вәкилләр катнашты.
Кичә чын бәйрәмгә әверелде, матур концерт программасы белән үрелеп барды. Гөлнара Шәймөхәммәтованы (Гөл Мир­һади) бәйрәм белән тәбрикләп, якташлары, районның сәнгать осталары, Балтачның яшь сә­ләтләре соклангыч чыгышлар ясады. Уфадан килгән килгән кунаклар — Зәйнәп Биишева исемен­дәге “Китап” нәшриятының баш мөхәррире Зөлфия Карабаева, Гөл Мирһадинең өч китабының редакторы Гөлшат Абдуллина, “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Булатова, язучының иҗатына, казанышларына югары бәя биреп, яңа уңышлар теләде. Матур котлау сүзләрен район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Инзилә Гасимьянова, “Балтач таңнары” гәзите мөхәр­рире Рөстәм Вәлиев, районның мәдә­ният бүлеге җитәкчесе Дамир Хәмәтов җиткерделәр.
Әйтергә кирәк, чараның сценарие оста төзелеп, районның Мәдәният сарае хезмәткәрләре үз эшләрен югары осталык белән башкарды, Балтач­ның сәләтле сәнгать осталарының чыгышлары сокландырды. Әл­бәттә, монда кичәнең режиссеры — Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Хәсәнова­ның хезмәте мактауга лаек. Өч сәгатькә диярлек сузыл­ган кичә бер тында үтте, тамашачыда матур тәэссоратлар калдырды.
Гөлнара Балтачның гүзәл поч­магында — Түбән Карыш авылында туып-үскән. Карыш — Таныпка, Танып елгасы Агыйделгә койган кебек, Гөлнараның да ташкынлы хисләре, канатлы сүз булып, республикабыз әдәбиятына килеп кушылды. Шигырь кысаларына сыймаган әрнүле-борчулы уйларын бер-бер артлы проза әсәрләренә салды талантлы ханым. “Килмешәк”, “Чүплек илен­дә”, “Адашкан сер”, “Имәннәр көче” повестьлары, дистәләгән хикәя, “Куян күчтәнәче” романы... Туган җир, балалар, гаилә, ир белән хатын арасындагы мәңге­лек сөю хисе, кеше мөнә­сәбәт­ләре, яшәешебез проблемалары турында тирән уйга салырлык шигырьләр... Балалар һәм өлкән­нәр өчен җырлар... Төрле чараларга сценарийлар... Гөлнараның сәләтенә, уңган­лыгына, шулкадәр күп иҗат итәргә, эшләргә өлгерә алуына исләр китәрлек. Кайнап торган күпбалалы гаиләсе дә, тынгысыз эше дә аның иҗатына комачауламый (соңгы өч елда Балтач Мәдәният сарае директоры булып эшли). Киресенчә, ярдәм итә, илһам бирә.
Шушы көннәрдә Гөл Мирһа­динең өр-яңа иҗат җимеше — бишенче китабы дөнья күрде. Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында чыккан, “Төш” дип аталган проза китабы ул.
Иҗат кичәсендә Гөл Мирһади сүзләренә язылган бик күп җырлар яңгырады. Аларның күбесенең көен Эльвира Хәмәт­нурова (Алиһә Нур) иҗат иткән. Эльвира үзе дә якташларын матур чыгышы белән сөендерде. Гөлнара белән Эльвира иҗат иткән җырлар саны 70кә якын. Аларны Эльвира үзе дә башкара, күп җырчылар да репертуарына алды. Бихисап нәни башкаручылар да балалар җырларын телевизион конкурсларга алып чыкты.
“Юлдаш” радиосының алып баручысы, җырчы Рания Била­лованың матур чыгышы кичәгә аерым ямь өстәде. Ул юбилярга үзе язган җырын да бүләк итте.
Әлбәттә, кичә барышында Гөлнара Шәймөхәммәтова үзе дә күп кенә шигырьләрен укыды, аларны зал тын калып тыңлады, көчле алкышларга күмде. Кыскасы, “Сүзем белән көчле мин!” дип аталган кичә үз исемен тулысынча аклады, язучының сүз көчен исбат итте.
Ләйсән Якупова.
Читайте нас