Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле рәссам Вәкил Шәйхетдиновка — 70 яшь.
Бу дөньяга һәркайсыбыз нинди дә булса бурычны үтәр өчен туа. Ходай Тәгалә аны кешеләргә төрлечә бүлеп бирә. Кемдер аны үз тормыш юлында үти ала, кемнеңдер көче, кыюлыгы җитми кала. Ә менә әлеге мәкаләм героен Ходай Тәгалә кешеләр күңелен сафландыру, матурлау, иман нуры чәчү өчен яраткан. Аның исеме дә җисеменә туры килеп тора. Ул – матурлык иле вәкиле булып үз халкына хезмәт итә.
– Вәкил абый, үзегезне җитмеш яшьлек итеп тоясызмы? Нинди хисләр кичерәсез?
– Юк, үземне һич кенә дә җитмеш яшьлек итеп тоймыйм да, тоясым да килми. Аннары, мин туган көннәргә артык зур әһәмият тә бирмим.
– Юбилеегыз уңаеннан Башкортстан рәссамнарының үзәк залында күргәзмә ачылды. Гомумән, гади кешеме, танылган иҗатчымы, һәркем юбилейларны үткәрергә тырыша. Бу бит үткән тормыш юлына бер нәтиҗә ясау дип тә кабул ителә. Шулай бит?
– Әйе, килешәм. Мин үзем 45 яшемнән башлап, һәр юбилеем уңаеннан күргәзмә оештырам, үземнең яңа эшләрне күрсәтәм. Быелгы күргәзмәдә Уфа сәнгать галереясының өч залында эшләрем урын алган. Беренче – Ак залда портретлар һәм тарихи картиналар куелган. Икенчесе – Яшел залда Ислам диненә багышланган, “Икрар” сериясенә кергән картиналар урнаштырылган. Иҗатымны күзәтеп баручылар бу темага багышланган картиналарым белән бик кызыксына, чөнки аларны караганда бүген бер төрле уй килсә, икенче караганда бөтенләй икенче караш туарга мөмкин. Ниндидер әсәрне укыганда, беренче тапкыр бертөрле уй-фикер туса, вакыт узгач, тагын укысаң, башка нәрсәләргә дә игътибар итәсең. Картиналар белән дә шулай ук. Өченче – Кызыл залда, ул иң зурысы да, пейзажлар урын алган. Алар да күпләргә кызыклы, бигрәк тә гади халыкка табигатьне тасвирлаган сурәтләр ошый.
– Бер интервьюда бәлки портретлар сериясен дәвам итәрмен дигән идегез. Бу шулаймы?
– Юк, дәвам итмәскә булдым. Моның сәбәпләре бик күп. Шуларның берсе – җәмәгатьчелекнең аның белән артык кызыксынмавы һәм матди як.
– Сез иҗатта кайсы юнәлешкә өстенлек бирәсез?
– Өстенлекне бер юнәлешкә дә бирмим. Табигать күренешләрен язу җиңел һәм күңелгә якын. Саф һаваны ничек күкрәк тутырып суласам, табигатьне сурәтләгәндә дә шулай ук эшлим. Соңгы берничә елда хатыным белән бергә эшлим дисәм дә була. Светлана гомере буена физика һәм математика фәннәрен укытты. Хаклы ялга чыккач, минем белән бергә табигатькә дә ешрак чыга башлады. Кайда гына барсак та, үзе белән фотоаппарат ала. Мин үз эшем белән мәшгуль булсам, хатыным табигать күренешләрен фотога төшерә. Әйтергә кирәк, аның эшләре югары дәрәҗәдә килеп чыга. Инде берничә шәхси күргәзмә дә оештырды.
– Табигатькә чыккач, башта эскизлар ясап кайтасызмы?
– Бервакытта да эскиз белән эш иткәнем юк. Зур тарихи картиналарны да эскизсыз яздым. Ул эскизлар минем башымда туа бара. Кайвакыт картинаны яза башлаганда аны ничек тәмамлаячагымны да белмим. Ул эш вакытында ачыла бара. Инде арып, бераз ял итәргә дип читкә китеп карагач, картинаның тулысынча туганлыгын аңлыйсың. Ә инде пейзажга килгәндә, гадәттә, бер көнгә 2-3 пейзаж язарга өлгерәм. Башлаган эшемне икенче көнгә калдырганым юк. Бу инде әти-әни тәрбиясеннән килә.
– Картиналарыгыз арасында Ирәмәл таулары сурәтләнгәннәре дә бар. Тауларга да еш йөрисезме?
– Әйе, йөрергә тырышабыз. Тауларда башка энергетика. Былтыр хатыным Светлананың юбилеен да тауларда каршы алдык. Башта Ирәмәлгә мендек, икенче көнне Зураткүлгә бардык. Балалар, оныклар белән шунда очрашып, хатынымны юбилее белән котладык. Быел минем юбилейны да балалар, оныклар белән бергәләп тауларда үткәрергә планлаштырдык.
– Вәкил абый, “Нур” театры фойесында флоренция мозаикасыннан 90 квадрат метрдан артык зурлыктагы эшегез, шулай ук, Уфадагы “Вафа” бизнес үзәгендә дә Сезнең витраж эшләре урын алган. Шушы юнәлештәге эшләрегез турында да әйтеп китегез әле.
– Әйе, рәсем сәнгатеннән тыш, графика һәм монументаль-декоратив иҗат белән дә шөгыльләнәм. “Нур” театрында урнашкан мозаиканы кызым Ләйләгә багышлап, аның исемен куштым. “Нур” театрының архитекторы итеп Петр Андреев билгеләнде. Без аның белән дус идек. Шулай бер очрашкач ул миннән ярдәм сорады: “Театрның зур залына керә торган стенаны ничектер матурларга иде. Нәрсәдер уйлап табарга кирәк”, – диде. Шуннан мин бу эшкә алындым. Ул вакытта булачак театрның нигезе һәм архитектура сызымнары гына бар иде. Театрның нинди булачагын күз алдына китереп, эшли башладым. Ул инде нәкъ әле “Нур” театры диварын бизәгән мозаика. Мин аны бүгенгә, иртәгәгә һәм киләчәккә дә ярашлы итеп эшләргә тырыштым. Өстәп шуны да әйтә алам, “Ләйлә” дип аталган эскиз егерме елга бер була торган “Русиядәге монументаль эшләр” күргәзмәсендә дә катнашты. “Вафа” үзәгендә, эскизларым буенча эшләнгән витражлардан тыш, “Ефәк юлы” дип аталган монументаль сурәт тә урнашкан.
– Сез бервакыт: “Картина язу берни түгел, иң авыры — аны сатып, акча эшләү”, – дигән идегез. Бу, чыннан да, шулаймы?
– Бүген рәссамнарга ярдәм итәр өчен Мамонтов, Третьяковлар юк. Хәзерге чорның берәр зыялы меценаты бу эшкә тотынса да, әллә ни кыйрата алмаячак. Чөнки революциягә кадәр хәлле кешеләр балаларын мәдәни яктан да тәрбияләгән. Ә бүген безнең җәмгыять андый тәрбиягә дә мохтаҗлык кичерә.
– Вәкил абый, Сездән тыйнаклык, зыялылык, инсафлылык бөркелеп тора. Бу кешегә тәрбиядән киләме, әллә инде башка сәбәпләр дә бармы?
– Әлбәттә, кешенең тормышында бик күп нәрсә тәрбиягә бәйле. Әнием атаклы Муллакамал кызы. Бабамны 20 елга репрессияләгәннәр. Үзе өлкән яшьтә булгач, аның өчен олы улы Мәкәримне 10 елга сөргенгә җибәрәләр. Ул исән-имин туган якка әйләнеп кайта. Без аны Шәкерт абзыкай дип йөртә идек. Картәтием Муллакамал белән Изге Хаҗга ерак картәтием (картәтинең әтисе) дә барып, кайтыр юлда җирләнеп кала. Аллаһка шөкер, минем үземә дә картәтиемнәр үткән юлны үтәргә насыйп булды. 1996 елда хаҗ кылдым. Шул изге җирләрдә булып кайтканнан соң, минем “Икрар” сериясе туды да инде.
– Тормышка ашырасы хыялларыгыз белән дә уртаклашсагыз иде?
– “Икрар” сериясендәге картиналарны әлегә үземдә саклыйм. Инде аларның саны кырыкка якынлашты. Мин аларны Болгар академиясенең диварларында күрергә һәм үзем исән чакта аны тулыландырып тору турында хыялланам.
Фотода Вәкил Шәйхетдинов кызы Ләйлә белән.
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.