Калининградта «Син йөрәкләрне кызганма, шагыйрь» бишенче төбәкара әдәби конкурсына йомгак ясалды.
«Кече проза» номинациясендә беренче урын хәрби тематикага язылган хикәя өчен Салаваттан прозаик Михаил Смирновка бирелде.
"Уртаклашу" номинациясендә беренче урын М. Акмулла исемендәге БДПУның урыс әдәбияты кафедрасы профессоры Александр Шуралевка бирелде. "Шагыйрь солдат булгач" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы өчен.
Башкортстанның тагын бер вәкиле, Нефтекамадан шагыйрә Мария Соболева конкурс дипломанты булды.
«Син йөрәкләрне кызганма, шагыйрь» дип исемләнгән ачык төбәкара әдәби бәйге Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында туып-үскән, Бөек Ватан сугышы вакытында Кенигсберг, хәзерге Калининград янында һәлак булган татар шагыйре, язучы, әдәбият эшлеклесе Фатыйх Кәрим истәлегенә багышлана. Конкурс Русия Язучылар берлегенең Калининград бүлекчәсе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган.
Конкурста Мәскәү, Санкт-Петербург, Барнаул, Екатеринбург, Калининград, Башкортстан, Татарстан һәм Русиянең башка шәһәрләреннән һәм өлкәләреннән, шулай ук Беларуссиядән, ДНР һәм ЛНРдан прозаиклар, шагыйрьләр һәм журналистлар катнашты.
Фото: bashinform.ru