+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Үткен каләмле, кайнар йөрәкле

Күренекле журналист Мадриль Гафуровка – 85 яшь.

Күренекле журналист Мадриль Гафуровка – 85 яшь.


Мадриль Абдрахман улы Гафуров 1936 елның 10 маенда Күгәрчен районының Морак авылында туган. Шушындагы педагогия училищесында белем алу белән бер үк вакытта Морак урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. 1955-59 елларда Тын океан флотында хезмәт итә.


Башкорт дәүләт уни­вер­ситетының филология факультетына укырга кереп, соңгы курста Уфа районының Үктәй сигезьеллык мәктәбенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы буларак хез­мәт юлын дәвам итә. 1964 елда университетны “бик яхшы” билгеләренә тәмамлагач, ВЛКСМ өлкә комитетына эшкә чакырыла, анда студент һәм укучы яшьләр бүлеге инструкторы, мөдир урынбасары була.

Кече яшьтән үк матбугатка тартылган Мадриль Гафуров 1966 елда республика яшьләренең “Ленинсы-Ленинец” гәзите редакциясенә эшкә килә, мәдәният, әдәбият һәм сәнгать, комсомол тормышы бүлекләренә җитәкчелек итә. 1970-75 елларда “Советская Башкирия” һәм “Вечерняя Уфа” гәзитләренең махсус хәбәрчесе, яңалыклар һәм спорт, мәдәният, партия-сәяси тормыш бүлекләре мөдире була. 1975-78 елларда БАССР Югары Советы Президиумы Рәисе ярдәмчесе вазыйфасын башкара. Ул вазыйфадан “Вечерняя Уфа”га мөхәррир урынбасары булып кайта.

Тагын да ике елдан Мадриль Абдрахман улының хезмәт юлы яңа юнәлеш ала. СССРның Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетының Башкортстан буенча үз хәбәрчесе, “Останкино” Дәүләт телерадиокомпаниясенең Башкортстан һәм Ырынбур өлкәсе хәбәрчеләр пункты мөдире, “Маяк” радиостанциясе махсус хәбәрчесе вазыйфаларында 17 ел хезмәт сала. Арытабангы дүрт елда — “Советская Башкирия” (хәзерге “Республика Башкортостан”) гәзитенең баш мөхәррире урынбасары, “Голос России” халыкара радиокомпаниясе Урал төбәге буенча үз хәбәрчесе, “Деловой мир” реклама-мәгълүмат гәзите баш мөхәррире, “МАГ” нәшрият йорты директоры — “Евразийский проспект” гәзитенең баш мөхәррире булып эшли.

Мадриль Гафуров — республикабызның сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни тормышының актуаль темалары буенча радиотапшырулар, мәкаләләр, Хезмәт даны орденының тәүге кавалерларына багышланган — “Хезмәт даны”, Башкортстаннан сайланган депутатлар турында — “Күп хокуклар — югары җаваплылык”, хәрби темага “Алар лаеклы хәрбиләр булачак” дигән очерклар җыентыклары авторы. БАССР оешмалары, учреждениеләре, предприятиеләре, колхозлары һәм совхозлары атамалары турында ике томнан торган җыентыкны туплаучы. Шулай ук Социалистик Хезмәт Геройлары турында “Югары исем”, Уфада нәшер ителгән тагын берничә китап авторларының берсе. “Башкортстан циркы” документаль фильмы сценарие, күпсанлы телеочерклар, репортажлар, дөньяның төрле илләреннән юл язмалары иҗат итте. Без аны Советлар Союзы Герое Александр Матросовка багышланган “Үлемсезлеккә хокук” дигән документаль-нәфис повесть, Мәҗит Гафури мисалында “Кешелеклелек идеясе һәм аның социомәдәни нигезләре” дигән монография авторы буларак та беләбез.

Мадриль Абдрахман улы әдәби иҗат белән дә актив шөгыльләнә. 300дән артык шигырь, урыс телендә “Поле детства”, “Подранок”, татарча “Кояш улы” поэмаларын язган. “Многоэтажная окраина”, “Тростник на ветру”, “Я весь в своих стихах”, “Когда поет жаворонок” дигән шигъри җыентыклар нәшер итте.

Хөрмәтле ветеранның җәмәгать эшчәнлеге дә тормышында зур урын алып тора. Ул Башкортстанның 12нче чакырылыш халык депутаты, Уфа шәһәре халык контроле комитеты, Журналистлар берлекләренең ике чакырылыш Халыкара конфедерация советы әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының дүрт съездына делегат итеп сайланды. КПРФның Башкортстан рескомы секретаре, “Коммунист Башкортостана” гәзитенең баш мөхәррире. 2007 елдан ул “Мәҗит Гафури — ХХI гасыр” мәдәният фонды директоры.

Мадриль Гафуров — философия фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР Журналистлар берлеге премиясе лауреаты. СССРның “Фидакарь хезмәт өчен” медале, КПРФ Үзәк Комитеты орденнары һәм медальләре, төрле дәрәҗәдәге башка медальләр, Мактау грамоталары, истәлекле һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Милләттәшебез Мадриль Абдрахман улы Гафуров матбугатта, башка киңкүләм мәгълүмат чараларында, күптөрле җәмәгать эшләрендә гомер буе, шушы яшендә дә армый-талмый хезмәт салуы белән замандашларыбызга үрнәк булып тора. Сезгә арытаба да сәламәтлек, уңышлар телибез!


Фәрит Фаткуллин.



Читайте нас