Башкортстанда беренче тапкыр зур мәдәни форум узачак. Бу хакта "Россия" медиаүзәгендә үткән матбугат конференциясендә мәдәният министры Әминә Шәфыйкова әйтте.
14 майда "Торатау" Конгресс-холлында "АРТ-Корылтай" дип аталган зур мәдәни форум узачак.
- Форум беренче тапкыр үткәрелә һәм ел саен интеграцияләнгән, стратегик карарлар кабул итү һәм фикер алышу мәйданчыгы булачак. Бу - һөнәри үсеш, иң яхшылар белән фикер, практикалар һәм иҗади экспериментлар алмашу урыны булыр дип көтелә.
Форум эшендә профессиональ спикерлар, осталар, сәнгать, хакимият органнары, дәүләтнеке булмаган сектор вәкилләре, волонтерлар һәм барлык кызыксынган затлар катнашачак. Шулай ук төрле "түгәрәк өстәл"ләр, осталык дәресләре, практик мәйданчыклар, семинарлар эшләячәк.
Быел "АРТ-Корылтай" Бөтендөнья Фольклориадасына багышлана. Билгеле булуынча, ул июльдә Башкортстанда узачак. Форумны уздыру көнендә Конгресс-холл каршындагы мәйданда Фольклориадага кадәр 50 көн калуга старт биреләчәк. Моннан тыш, исәп алып баручы артобъект ачылачак һәм концерт оештырылачак.
- Концерт 11.30 сәгатьтә башлана. Анда «Аргымак», «Узорица», Зәйнетдин төркемнәре, «Мирас» фольклор җыр һәм бию ансамбле катнашачак.
Шулай ук Бөтендөнья фольклориадасы илчесе, Русиянең халык артисты, «Русская Песня» театры җитәкчесе Надежда Бабкина һәм "Русская Песня" театры чыгыш ясаячак. Форумга Башкортстанның барлык муниципалитетлары да кушылачак, - диде Әминә Шәфыйкова.
Бөтендөнья Фольклориадасын үткәрү дирекциясе җитәкчесе Артур Әлибәков Фольклориадага килүче илләр исемлеген, волонтерларга булган таләпләрне әйтте һәм башка сорауларга җавап бирде.
Фото: Зөһрә ИСЛАМОВА.