Быел республика күләмле чара – дүрт елга бер тапкыр үткәрелүче үзенчәлекле фольклор иҗаты фестивален – Фольклориаданы каршы алуга әзерләнә. Дөнья халыкларының үзара ихтирамга, гармониягә һәм аралашуга нигезләнгән бәйрәменә төрле илләрдән дистәләгән иҗади коллектив килүе көтелә. 8 июль көнне 400дән артык кунакны бәрәкәтле Кырмыскалы җире кабул итәчәк.
Көчебез — бердәмлектә
Район бу чараны үткәрү мәйданчыкларының берсе итеп юкка гына сайланмаган. Кунакчыл Кырмыскалы җирендә мондый күләмле чаралар тәүге тапкыр гына узмый: тәҗрибә дә, мөмкинлекләр дә, мәдәни потенциал да бар. Бу юлы да дәрәҗәле кунакларны дәртле җыр-биюләр, табын тулы сый-нигъмәт белән каршы алып, күпмилләтле районыбызның барлык күркәм якларын лаеклы күрсәтәчәкләр. Әйткәндәй, бу чарага әзерлек эшләре инде күптән җәелдерелде.
Дөрестән дә, Кырмыскалы районын төрле чәчәкләрдән торган матур гөлләмә белән чагыштырырга мөмкин. Гасырлар дәвамында биредә 30дан артык милләт вәкилләре иңгә-иң торып, район үсешенә лаеклы өлеш кертәләр. Һәркайсының үз мәдәнияте, йолалары, гореф-гадәтләре... Бу бәйрәм чикләрендә кунакларга биредә яшәүче татар, башкорт, урыс, чуваш һәм мордва халыкларының кешене туганнан алып гомере буе озата баручы милли йолаларын, гореф-гадәтләрен күрсәтү планлаштырыла. Тамаша ахырында барлык милләт вәкилләре башкорт туена җыелачак, дип күзаллана.
Тамашага әзерлек чикләрендә күптән түгел район буенча шаулап-гөрләп “Милли мозаика” фестивале узды. Һәр мәдәният йорты, авыл клубы районда дус һәм тату яшәүче төрле милләт вәкилләренең милли йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдырган бай концерт программалары тәкъдим итте. Шулай ук фестивальнең сайлап алу турында катнашучыларның һәрберсе милли ихаталар әзерләп, ата-баба-ларының тормыш-көнкүрешен күрсәтте. Май аенда район Мәдәният сараенда узачак Гала-концертта катнашу өчен сайлап алынган иң чагу номерлар Фольклориада кунакларына да тәкъдим ителәчәк.
Концерт чараларыннан тыш, күргәзмә-ярминкәләр, традицион уеннар, парад та оештырылачак. Фольклор коллективларының бәйрәм йөрешен Кырмыскалы авылының үзәк мәйда-ныннан башлап җибәрү күзаллана. Чараның төп өлеше “Ак күл” мәдәният һәм ял паркында узачак, дип белдерә оештыручылар.
Күзнең явын алалар
Районда яшәүче төрле милләттән булган декоратив-гамәли сәнгать осталарының кул эшләре тәкъдим ителәчәк, милли костюмнар һәм музыка кораллары күрсәтеләчәк. Кырмыскалы җире талантларга бай. Мәдәният өлкәсендә эшләүче һәрбер хезмәткәрнең үз шөгыле, мавыгуы бар. Әлеге вакытта 41 клуб сувенирлар әзерләү белән дә мәшгуль.
Әлбәттә, аларга авыл биләмәләрендә яшәүче кул осталары да ярдәмгә килә. Мәсәлән, Шәйморатов күпфункцияле авыл клубында китапханә һәм 2015 елдан авылның иң оста хатын-кызларын берләштереп, уңышлы эшләп килүче “Ахирәтләр” клубы белән берлектә сувенирлар әзерләү башланган. Мәдәният хезмәткәре Гөлнара Нигъмәтуллина билгеләвенчә, фестиваль көннәрендә мәдәният учагында башкорт тирмәсен куярга җыеналар. Килгән кунаклар анда борынгы башкорт халкының ничек яшәвен ачык күзаллый алачак. Барлык әйберләр тупланып беткән. Авыл халкы бу уңайдан бик актив булды, ди Гөлнара Марат кызы. Әле булса нәнәй-картәтиләреннән калган ядкарьләрне алып киләләр.
Ә китапханәче Гөлкәй Хурамшина, татар һәм башкорт хатын-кызларының түшлекләреннән тыш, борынгы бизәнгечләрне заманча материалдан ясау уе белән яна. Әле күптән түгел почта аша эпоксид сумала яздырып алган. Шуның нигезендә милли бизәкле йөзекләр, беләзекләр барлыкка килә-чәк. Шулай ук түбәтәйләр, Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның рәсеме белән магнит продукциясе дә булачак. Сахай мәдәният йорты җитәкчесе Таһир Вилданов, һәрбер чарадагыча, тал чыбыгыннан үрелгән эшләрен тәкъдим итәчәк. Төрле зурлыктагы кәрзиннәр саны көннән-көн арта бара.
Төрле дәрәҗә бәйгеләрдә призлы урыннар яулаучы Әхәт Нурушев җитәкчелегендәге “Кудесник Ах” төр-кеме әгъзалары да мөһим чарага зур җаваплылык белән әзерләнә. Барлык сувенирлар махсус тартмаларда, үтәкүрен-мәле футлярларда тәкъдим ителәчәк.
Әхәт Мидхәт улының сувенирлары зур сорау белән файдалана. Аның эшләре янында фаберже йомыркалары “ял итә”. Шулай да, нәкъ алар мондый үзенчәлекле эшкә тотынырга сәбәпче була. Каз йомыркаларына бөтенләй икенче сулыш өрә ул. Мондый сувенирлар хәзер Русиядә генә түгел, байтак чит илләр буенча да таралырга өлгерде. Йомыркаларны бизәүдән тыш, агач белән дә эш итә Әхәт Нурушев. Тәлинкәләрне бизәкли, картиналар тудыра. Ә менә ул ясаган бал корты “Туристик сувенир” Бөтенрусия бәйгесендә дә лаеклы бәһаланды һәм киләсе ел символы итеп сайланды — аны “Туристик сувенир-2022” җиңүчесенә тапшырачаклар. Мондый бал кортлары Фольклориада кунакларының күңеленә дә, һичшиксез, хуш киләчәк. Әлбәттә, төркемдәге хатын-кызлар да һәрберсе үз юнәлеше буенча сувенирларын әзерли. Гүзәл апа Искәндәрова борынгы милли киемнәрне тергезү өстендә эшли, милли бизәнгечләре дә искиткеч килеп чыга. Айгөл Сәйфуллина джинс тукымадан тегелгән һәм чигелгән түбәтәйләрен тәкъдим итәчәк. Брошь, алкалар, беләзекләр һәм хәтта йомшак уенчыклар да булачак. Әлбәттә, мондый кул осталары һәрбер авылда бар. Алар үзләренең кабатланмас эшләрен Фольклориада кунакларына тәкъдим итеп, районыбыз осталары данын дөньяга таратачак, дип ышанасы килә.
Һәркайда тәртип булсын!
Кунак чакырсаң, йортыңны җыештыр, диләр. Әлеге вакытта бәйрәм чаралары узачак җәмәгать урыннары тәртипкә китерелә. “Яшел Башкортстан” кебек экологик акцияләр, Чисталык көннәре дә шул максатны күз уңында тота. Район буенча атна саен шимбә өмәләре оештырылып, урамнар, парк һәм скверлар, оешма биләмәләре җыештырыла, ә инде ямьле июль аенда биләмәләр гөл-чәчкәләргә күмелеп утырачак.
Әйткәндәй, күптән түгел районда Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек буенча дирекция әгъзалары булып китте. Оештыручылар очрашуның һәм кунакларны кабул итүнең төп кагыйдәләренә кагылышлы тәкъдимнәрен белдерде. Тәү чиратта, шундый күләмле чараны үткәргәндә хәвефсезлек чаралары тәэмин ителергә тиеш. Сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү, туклану пунктларын, сувенир продукциясе сату урыннарын, чит ил кунаклары өчен тәрҗемәчеләрне әзерләү эше дә бара.
2021 елның күптән көтелгән вакыйгасы үзенең чагу сәхифәләре белән хәтердә калыр, дип ышанасы килә. Моның өчен районда зур тырышлык салына.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.