Балтач районының халык театры ил күләмендә дан казанды.
Театр да яңалыклар үзләштерү юлында. Шунсыз булмый да, чөнки көндәшлек театр өлкәсендә дә үзенекен итә. Сер түгел, театрлар да Интернет киңлекләренә күчә бара. Ләкин актер чыгышын якыннан торып тамаша кылуны нинди генә кыйммәтле монитор, телеэкраннар да алыштыра алмый. Тамаша үзеннән-үзе тумый бит. Экраннан күрсәтү өчен дә аны әзерләргә кирәк. Ә тамашачы режиссердан, актердан яңалык көтә.
Беренче карашка театрга базар шартлары кагылмаган кебек тоелса да, эшләмәсә, алда үз көнен үзе күрү максаты булмаса, ул да яши алмый. Шушы максат белән театр белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары, төрле фестивальләр оештырыла. Русиядә һөнәри театрларның изге урыны булып башкаладагы Зур театр исәпләнсә, үзешчән театрларның мәркәзе — Наум Орлов исемендәге Чиләбе дәүләт академия драма театры дип әйтү арттыру булмас. Чөнки биредә дүртенче ел рәттән театр белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары оештыралар. Үзешчән театрларның “Ике битлек” Бөтенрусия фестивале дә биредә уза.
“Ике битлек” IV Бөтенрусия фестивалендә илнең төрле төбәкләреннән йөздән артык коллектив катнашырга теләк белдергән. Ләкин йомгаклау этабына аларның тугызы гына үтте. Шул ук вакытта, эпидемиологик хәл дә төзәтмәләрен кертте. Мәсәлән, Калининград өлкәсеннән бер коллектив, бәйге финалына үтүенә карамастан, фестивальдә катнаша алмады. Юлга чыгар вакыт җиткәндә генә бер актерлары коронавирус белән чирләгән.
— Чиләбе өлкәсендә битлек режимы гамәлдә кала. Фестивальдә катнашучыларның барысын да санитар нормаларны үтәргә чакырам һәм уңышлы чыгышлар телим, — диде Чиләбе халык иҗаты үзәге директоры Оксана Громова, бәйгедә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Ике көн дәвамында театрның кече сәхнәсе — актерлардан, зал тамашачылардан бушап тормады.
Фестиваль чикләрендә жюриның һәм тамашачының бәһасын иң беренче булып балтачлылар кабул итте. “Ике битлек”не “Балкыш” ачып җибәрде һәм режиссер Редик Ганиев куюында Флорид Бүләковның “Шәйморатов генерал” драмасын сәхнәгә чыгарды.
Залда күпчелек халык урыс милләтеннән. Алар безнең телне аңламый. Шулай булуга карамастан, тамашачылар арасында күз яшьләрен сөртеп утыручылар бихисап иде. Актерларның оста уйнавын күрсәтә бу.
Чыгышның уңышлы булуы режиссерның осталыгына да бәйле. Бу яклап “Балкыш” режиссеры Редик Ганиев куелыш саен нинди дә булса ачыш ясый. Үзен оста сценограф итеп тә танытты. Читтән килүчеләр моңа шундук игътибар итте. Музыкаль яктан бизәүче Руслан Кабулов, яктыртучы Айрат Имамовның да хезмәте бар монда.
— Шундый декорация. Актерлар, вакыт машинасындагы сыман, шул чорда кайный. Тыела алмый елап утырдым. Генерал ролендәге актерның чыгышы аеруча ошады, — диде Архангельск өлкәсе Вельск шәһәренең “Ступени” театры режиссеры Наталья Богдановская, балтачлылар чыгышы турында тәэссоратлары белән уртаклашып.
Балтачлыларның моңа кадәр дә ирешкән казанышлары юк түгел иде. Ә бу юлы Гөлназ Шәрифуллина, Гүзәл Әхмәтҗанова, Гөлназ Мулланурова, Илмира Туктамышева, Әлфинә Нуркаева, Айдар Сираев, Шаһит Фәрхуллин, Илмир Фаридонов, Дамир Хәйретдинов “Балкыш” дәрәҗәсен тагын да югарырак күтәрде. “Ике битлек” IV Бөтенрусия фестивалендә Балтач район халык театры беренче урын яулады. Балтач районы хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов горурлык белән Русия Федерациясе Зур театры режиссеры, жюри рәисе Сергей Терехов кулларыннан Диплом һәм Рәхмәт хаты алды.
— Шушы ике көн эчендә Наум Орлов исемендәге Чиләбе дәүләт академия драма театры ачышлар калейдоскобы, режиссерлар карары мәйданчыгы булып торды. Барлык коллективларны уңышлы чыгышлары белән тәбрик итәм, — диде ул фестивальне ябу тантанасында.
Ә “Балкыш”ның уңышында бу соңгы нокта түгел. Фестиваль йомгаклары буенча, генерал Шәйморатов ролен башкарган Айдар Сираев “Ир-ат ролен иң оста башкаручы” номинациясендә җиңү яулады. Бүләкне аңа Русиянең атказанган артисты, режиссер, “Алтын софит” премиясе лауреаты Татьяна Уфимцева тапшырды.
Бәйге, бәлки, кайбер үзешчән актерларга һөнәри театр сәхнәсенә дә юл ачар, дигән теләкне дә җиткерүчеләр булды фестивальне йомгаклау тантанасында. Ә үзебезнең “Балкыш”ка килгәндә аны тагын да яулыйсы үрләр көтсен!
Дамир ХӘЙРЕТДИНОВ.
Балтач районы.