Уфа районының Кармасан авылында татар халык шагыйренең 135 еллыгына багышланган зур әдәби-мәдәни кичә үтте.
Апрель – Габдулла Тукай туган ай. Шуңа күрә дә ул һәрвакыт милли-мәдәни, әдәби чараларга бай була: кичәләр, очрашулар, концерт программалары әзерләнә, социаль челтәрләрдә дә төрле флешмоблар, бәйгеләр үткәрелә. Халкыбызның сөекле улы, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүче Габдулла Тукай яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да куәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла бара. Тукай әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә, милли аң үсешенең юлбашчысы булып кала. Заман тудырган һәм милләтне борчыган бик күп сорауларга җавапны Тукай әсәрләреннән табарга мөмкин.
Татар халкы дөньяның кайсы гына почмагында гомер итмәсен, ул Тукай рухы, моңы, шигырьләре, иҗаты белән яшәгән һәм яши. Агымдагы елда һәр тарафта бөек шагыйребезнең 135 еллыгын зурлап билгеләүләре дә шул хакта сөйли. Уфа районының Кармасан авылында узган “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә дә бихисап кунакларны җыеп, зур бәйрәмгә әверелде. Чараны Уфа районының үзәк, шулай ук Авдон һәм Кармасан авыллары китапханәләре һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Уфа районы бүлекчәсе оештырды.
Әйткәндәй, бу чара 2012 елда татар мәдәнияте үзәге статусы алган авыл китапханәсендә узды. Кунакларны авыл биләмәсе башлыгы Мәгъдән Хаҗиев, милли киемнәрдәге кызлар, урындагы мәктәп укучылары, балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, “Ак калфак” татар хатын-кызлары төбәк оешмасының “Чулпан” фольклор-вокал коллективы әгъзалары милли ризыгыбыз — чәкчәк белән каршы алдылар.
Бу чараның үзенчәлеге дә шунда – бәйрәм чикләрендә Татарстанның Г. Тукай исемендәге Лениногорск үзәк китапханәсе белән “Дуслык телекүпере” оештырылды. Виртуаль кунаклар тарафыннан әзерләнгән концерт программасы беркемне дә битараф калдырмады. “Тәфтиләү” җырын, Тукайга багышланган шигырьләрне балалар да, өлкәннәр дә сокланып тыңласа, сәхнәләштерелгән “Кәҗә белән сарык” әкияте үзе бер тамаша булды. Башкортстанлылар да бурычлы булып калмады: Альбина Якупова җитәкчелегендәге “Чулпан” коллективының концерт программасы виртуаль кунакларның да, залда утыручыларның да күңеленә хуш килде. Галия Язданова “Бишек җыры”, “Безнең авыл” җырларын зур осталык белән башкарды.
Бәйрәмдә катнашучы район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Люцина Ризванова да мондый форматтагы очрашуның әһәмиятен югары бәяләде. Мондый чаралар, татар мәдәниятенә ихтирам күрсәтүдән тыш, республикада яшәүче халыкларның дуслыгын һәм бердәмлеген чагылдыра һәм аны ныгытуга зур өлеш кертә”, – диде ул.
“Дуслык телекүпере”ннән соң чараны бай эчтәлекле концерт программасы дәвам итте. “Чулпан” ансамбле әгъзалары тарафыннан сәхнәләштерелгән “Кәҗә белән сарык” әкияте тамашачыларның кәефен күтәрде, ә инде залга Шүрәле килеп кергәч, беркем дә урынында тик кенә утырып тора алмады. Мәктәп укучыларының чыгышы да дулкынландыргыч булды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альмира Латыйпова җитәкчелегендә алар Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләде.
Мәдәният йорты каршында Әлфия Хаҗиева җитәкчелегендә бию студиясендә шөгыльләнүче кызлар “Дуслык” һәм “Каз канаты” биюләрен тәкъдим итсә, урындагы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре дә кунакларны милли киемнәрдә чыгыш ясавы белән сөендерде. Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның чыгышлары да милли рух белән сугарылган иде.
Күркәм мәдәни тамаша караудан тыш, җыелучылар татар хатын-кызларының милли баш киеме – калфак тегү һәм чигү буенча осталык дәресендә катнашты һәм бу эшнең нечкәлекләрен өйрәнде.
Чара ахырында кунаклар күркәм кичәне оештыручыларга Рәхмәт хатлары һәм әлеге бәйрәм тамашачыларының һәммәсенә татар телендәге китаплар бүләк итте. Ә кичә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланып, анда катнашучы сабыйларның да, өлкәннәрнең дә күңелендә бай тәэссоратлар калдырды.
Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.