Элвин Грей үзенең 32 яшен гадәти булмаган рәвештә билгеләп үтәргә булган.
Уфа шәһәренең Яшьләр сараенда җырчының концерты оештырыла. Билетлар күптән сатылып беткән. Бу чара хәйрия төрендә оештырыла. Ятим балалар, социаль приютлардан һәм мөмкинлекләре чикле балалар чакырылган.
Яшь тамашачылар алдында лейблның «Элвин Грей» артистлары гына түгел, «Яңа моң» халыкара конкурсы финалчылары да чыгыш ясаячак: Искәндәр Сөләйманов, Әрмәнстаннан Мэри Аветисян, Казахстаннан Акимхан Маженов һәм Кыргызстаннан Оскар Батыров.
Элвина Грейның сольный концертына килергә теләүчеләр өчен 31 майга, 1, 2, 3 июньгә билетлар сатып алу мөмкинлеге бар.
Фото: gorobzor.ru