Гүзәл Уразованы янә тәнкыйть утына тотканнар.
Маладис та соң үзе, бакчада эшләргә дә вакыт таба, бу видеоларны социаль челтәрләргә дә элә. Аны яраталар, киңәшләр бирәләр. Ләкин тәнкыйтьләүчеләр дә күп кенә.
Соңгы видеосында ул ире белән газонны тырмалый. Илдар, янымда гына йөрсәң дә ярый, дип әйтте, дип язып та куйган.
Юк инде, ярамаган. «Кичә бакчада эшләгән видеоны куйгач, бер тонна тәнкыйть укыдым», — дип яза җырчы һәм аларны санап китә:
- Очсыз, 80 сумлык Кытай тапочкасы кигәнсез! Башкасы юк идемени?
- Тырманы дөрес тотмыйсыз!
- Показуха эшләп ятасыз, видеога төшәр өчен генә эшлисез!
- Эшләргә чыкмаган ул пумалабаш!
- Гүзәл, син шундый ялкау, мондый ялкауны күргән юк әле, минем хатыннан да арттырасың!
- Ул 80 сумлык сланцы берәр үзбәктән калгандыр инде йортны эшләгәндә!»
«Шаккатмалы. Нинди начарлык эшләгән инде мин аларга? Күңелләре нәрсә белән тулы, шул тышка чәчеләдер. Җиңеллекләр телим аларга», — дип язган Татарстанның халык җырчысы.
Инстачыларның кайберләре җырчыны тынычландырырга тырышкан. «Бакчада эшләгәндә беркем дә биш меңлек туфлиен киеп чыкмыйдыр инде», «Бу начар сүзләрне көнләшкән кешеләр генә яза», — дип, комментлар калдырган алар.
Фото: arskmedia.ru