Республикада Башкортстанның халык язучысы Ногман Мусинның 90 яшен билгеләп үтәчәкләр.
Бу хактагы Указга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.
Документ нигезендә, 2021 елда язучының 90 яшенә багышланган чаралар узачак (1931 елның 17 июлендә туган).
Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов җитәкчелегендәге чараларны әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты составы расланды.
Оештыру комитетына 30 көн эчендә чаралар планын эшләү йөкләтелде.
Ишембай районы Колгына авылы урта мәктәбенә Ногман Мусин исеме бирелгән.
Фото: bashinform.ru