+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Данир Сабировта нинди шатлык?

Әнә ич авызын җыя алмый. Малай алып кайталармы әллә?

Әнә ич авызын җыя алмый. Малай алып кайталармы әллә?

Юк ла, машина алган икән. Тегенди-мондый гына түгел - "Ауди". Беренче җиңел машинам, ди. Инстаграмында шундый язма урнаштырган.

«Күпләр миңа: «Нинди машина алдыгыз?» — дип директка яза. Моңа кадәр җиңел машинам юк иде. Шәһәр буйлап мин гастроль автобусында йөрдем.

Без шундый экономный бит инде. Берәр матди әйбер алганчы, Төркиягә барып, төрекләрнең хәл-әхвәлләрен белеп кайтуыбыз яхшырак. Безнең бөтен инвестиция шул: ял, андагы кичерешләр…

Быел кыш бик карлы булды. Автобус белән шәһәр буйлап йөрү авырга туры килде. Парковкада аңа ике машиналык урын кирәк, кайда куям дип эзләп интегеп бетәсең. Булмый болай, дип, миңа да машина алырга булдык. Әле аны алганчы 10-15 тапкыр кире уйлаганмындыр. Әмма! Карантинда Төркиянең ябык торуы тәэсир иттеме, бу эшне ниятләдек!

Башта кредитка алмакчы идек. Беренче взноска акча бар. Төрле банклардан санаттык, әмма отышлы шартлар бөтенләй юк! 500 меңгә кадәр страховка+каско чыга. Әле бит, аннан тыш, процент та бар!!! Болай да, тегеләй дә уйладык… Һәм, нәтиҗәдә, бурычка акча алып торырга булдык. «Бурычлы кеше үлми», диләр безнең якта. Сәламәт булып, рәхәтләнеп эшләп, бурычны кайтарырга язсын.

Менә сезгә кыскача машина алу тарихы. Әле ул машинада сезне дә йөртәчәкмен. Моның хакында соңрак сөйләрмен!» — дип язган ул.

"Ауди" - шәп машина, дип яза инстадуслары. Акча алып торучының исемен сораучылар да бар.

Фото: chelnykuda.ru


Читайте нас