Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры беренче тапкыр пластик спектакль күрсәтте.
Спектакльнең нигезен танылган урыс язучысы Николай Крашенинниковның “Амеля” романы тәшкил итә.
Николай Крашенинников 1878 елның 14 ноябрендә хәзерге Ырынбур өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендә дөньяга килә.
Николай Крашенинниковның балачагы һәм яшьлек еллары әнисенең сеңлесе йортында, кечкенә генә авылда уза. Ул бәләкәйдән башкортлар тормышы белән кызыксына. Башкорт авылларындагы һәм җәйләүләрдәге балалар белән еш аралаша, башкорт далаларының һәм анда яшәүче халыкның тарихын сөйләгән аксакалларның хикәяләрен, легенда-риваятьләрен тыңлап үсә.
1915 елда беренче тапкыр дөнья күргән “Амеля” романында язучының башкорт халкы язмышы турында күпьеллык уйланулары чагылыш таба. Урыс әдәбиятында беренче тапкыр романның төп герое башкорт кызы була.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры иҗади төркеменең нәкъ шушы әсәргә игътибар итүе дә юкка түгелдер. “Амеля”да бүгенге көнгә хас проблемалар да күтәрелә: үз тамырларын югалталар, асылыннан читләшәләр, ә күпләр, еллар узгач, кан тартуы буенча тагын асылына әйләнеп кайта.
Әйтергә кирәк, бу спектакльнең куелышы гади түгел. Аның үзенчәлеге – пластик спектакль булуында. Әсәрнең эчтәлеге сүзләр белән түгел, ә хәрәкәтләр ярдәмендә ачыла. Актерлар геройларының хис-тойгыларын бию хәрәкәтләре аша чагылдыра. Шуңа күрә дә режиссер ролен хореограф башкара.
Пластик спектакльнең нәкъ шушы вакытта куелуы да юкка түгелдер. Чөнки көнкүрештә дә хәзер сүзләр, тере аралашу сирәгәя бара. Сүзсез генә төрле “смайликлар”, бер-ике генә сүз язылган хәбәрләр белән аралашып яшибез.
Спектакль тоташ бию, пластик хәрәкәтләрдән генә тормый, анда геройларның сүзләре дә бар. Музыкаль яктан тере оркестр бизи, шулай ук, Батыр ролендәге Сәгыйдулла Байегетов башкаруында курай моңы да еш яңгырый. Ә инде Алсу Бәхтиеваның башкорт халык җырлары тамашачыны вакыйгалар агышына алып керергә ярдәм итә.
Язмышның аяусыз җилләре Әмилә исемле кечкенә башкорт кызын ятимлекнең ачысын татырга мәҗбүр итә. Ул картәтисе Әхмәт карамагында үсә. Ә Әхмәт Бакирыч тол калган профессор хатынында хезмәт иткән була. Шулай итеп Әмилә исеме хуҗасына әйтергә уңайлы булсын өчен Амеля дип йөртелә башлый. Анна Петровна кызны якын итә, аның киләчәге турында хәстәрлек күрә. Тик ул Әмир Бакирычка бер генә шарт куя – кызны православие диненә күчерергә һәм чукындырырга. Карт бу шартка риза була. Картәтисе үлгәч, Анна Петровна ятим кызны куып чыгармый, үзендә яшәтә, ул дворяннар йортында тәрбия ала. Анна Петровна Амеля яхшы белем алсын өчен күп көч сала.
Чибәрлеге, чаялыгы, башкаларга охшамаганлыгы белән кыз тирә-якта күпләрнең игътибар үзәгендә була. Инде буй җиткергәч, Анна Петровна тырышлыгы белән кияүгә чыгарга егет тә табыла. Тик Амеля үзенең халкы, туган ягы турында күп уйлана. Ул бар булмышы белән далага тартыла. Бу кызның “кан тартуы”, яки генетик хәтернең калкып чыгуы белән аңлатыла. Нәтиҗәдә, Амеля, дворян тормышыннан баш тартып, туган якларына юллана.
Пластик спектакль куеп, Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры коллективы үзенең һәр яклап сәләтле икәнлеген тагын бер кат исбатлады. Монда режиссер, хореограф, актерларның, гомумән, барлык иҗади төркемнең искиткеч талантлы, тырыш, үзенчәлекле икәнлеген ассызыклау да җитәдер. Шуңа күрә дә бер генә артистның исемен аерып язасым килмәсә дә, төп рольне башкарган Гөлнара Казакбаева белән Дорнбильд Александр Евгеньевич ролен башкарган Урал Әминевка тукталмыйча булдыра алмыйм. Ике яшь йөрәк мәхәббәттә аңлашкан күренештән соң, тамашачылар аларны дәррәү алкышларга күмде. Минем артта утырган ханымның икенчесенә: “Мәхәббәттә аңлашуны пластик хәрәкәтләрдә шул кадәр оста итеп күрсәтеп була икән...” – дигән сүзләре ишетелеп калды. Әйе, бу спектакльдә актерлар үзләрен бөтенләй башка яктан ачты.
“Амеля” күпләрне уйландырып, асылына кайтырга, туган телен кадерләп саклап, гореф-гадәтләрен онытмаска ярдәм итә алсын иде.
Зөһрә ИСЛАМОВА.