Кичә халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиеваның туган көне иде.
Шушы уңайдан аның туганы Илһам Шәриф "Интертат" хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшинага түбәндәгеләрне сөйләгән.
— Хәмдүнә апага әйтмичә генә аның туган көнен бакчада оештыра идем, яраткан коллегаларын да чакыра идем. Мунча ягып, шашлык пешереп ашый идек. Туган көн көндез 11дә башлана, төнлә генә тәмамлана. Хәмдүнә апаны көн дәвамында туган көне белән котлап китәләр иде. Зурлап уздырмады. Бакчага җыелу үзенә дә, безгә дә ошый иде.
Соңгы туган көнен бик ошатты, «Апаем, рәхмәт!» — дип калды, мәрхүмкәем. Хәзер каберенә генә барасы кала инде...
Җыела торган җир юк хәзер. Хәмдүнә апаның Константиновка янында урнашкан дачасы — аның иң яраткан урыны булды. Кызганыч, дачасын калдырып булмады. Хәмдүнә апа вафатыннан соң ике көн дә үтмәде, «туганнары» табылды. Белмим, кемнәрнең кулына калгандыр ул дача. Көтмәгән идем.
Алар бер-берсе белән аралашмый иде. Абыйсы белән дә кирәк вакытта гына сөйләшеп алалар иде.
Хәмдүнә апа белән 25 ел бергә булдык. Миндә булган әйберләрнең барысын да туганнарына тапшырдым. Андый очракта «туганнар» бик тиз табыла икән… Мине яманларга тотындылар. Дәваханәләрдә ятып чыктым. Әле генә акрынлап хәл керде.
Фото: Илһам Шәрифнең шәхси архивыннан