+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Радий Хәбиров: “Без хәзер Арктикага якынайдык”

Бүген Уфада Валериан Альбанов исемендәге Котыпчылар музее үз ишекләрен ачты. Ул данлыклы якташыбызның тууына 139 ел тулуга һәм Русиянең Арктика советында рәислек итүгә багышланды.

Бүген Уфада Валериан Альбанов исемендәге Котыпчылар музее үз ишекләрен ачты. Ул данлыклы якташыбызның тууына 139 ел тулуга һәм Русиянең Арктика советында рәислек итүгә багышланды.

Башкортстанның географик киңлекләре өчен шундый гадәти булмаган музей Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм С. Т. Аксаков исемендәге мемориаль йорт-музей мөдире, танылган Русия язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Михаил Чванов башлангычы ярдәмендә мөмкин булды.

- Бу музейның нәкъ бүген ачылуы юкка гына түгел. Валериан
Альбанов 139 ел элек 26 майда дөньяга килә. Без легендар якташыбыз турындагы истәлекне халыкка кайтардык. Ул - бик кызыклы, әмма фаҗигале язмышлы шәхес. Бүген - илебез һәм республика өчен бик мөһим көн, чөнки без илебезнең тарихи бөеклеген тудырган кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Бүген без Валериан Альбановның истәлеген мәңгеләштергән, музей ачылганны озак еллар көткән, көрәшкән кешеләргә дә рәхмәт белдерәбез. Бу - легендар котыпчыларыбыз истәлеген мәңгеләштерү белән шөгыльләнүче энтузиастлар армиясе. Аларның күбесе бүген биредә, - диде Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе, 2019 елның мартында миңа хат белән бөтен Русиядә танылган кешеләр төркеме мөрәҗәгать итте, алар арасында легендар котыпчы Артур Чилингаров, язучы Михаил Чванов, шхунаның калдыкларын, ике капитан экспедициясенең тарихи юлын эзләү белән шөгыльләнүче төркем әгъзалары бар иде, диде.

Валериан Альбанов Уфада ир-егетләр гимназиясендә укый. Петербургның
диңгезчеләр училищесын тәмамлый. 1912-14 елларда ул штурман сыйфатында Г. Брусиловның «Святая Анна» шхунасында поляр экспедициядә катнаша. Боз буйлап Франц-Иосиф җиренә юл тоткан төркемне җитәкли. 1917 елда Арктика турында иң яхшы китапларның берсе дип танылган язмаларын бастыра. Альбанов Вениамин Каверинның «Ике капитан» романы геройларының берсе – штурман Климов прототибы була, аның нигезендә шулай ук аталган нәфис фильм төшерелә. Валериан Альбанов 1919 елда һәлак була.

– “Музей белән шөгыльләнүчеләрнең барысы да бу эшне йөрәкләре аша үткәрде. Бу - тарих аша узган безнең уйлар һәм тирән мотивлар. Бу тарихка һәм бөеклеккә якынаю. Музей республикадан чыккан меңләгән кешегә хөрмәт һәм хәтер билгесе булачак. Безнең музейны ачуыбыз бик мөһим, илебез өчен Арктиканың әһәмияте елдан-ел арта. Узган елда Арктиканы үстерү стратегиясе кабул ителде һәм безнең Президентыбыз Арктика үсешенә зур игътибар бирә. Без сезнең белән дәүләт әһәмиятендәге эшне башкарабыз һәм үзебез дә Артиканы якынайтабыз. Бу безнең республикада яшәүчеләр килә торган бик яхшы урын булачак. Уфада туристларны җәлеп итү өчен чираттагы нокта барлыкка килде, барыгызны да әлеге истәлекле вакыйга белән котлыйм!» — диде Радий Хәбиров.

Ачылу тантанасында республика Башлыгы музейны оештыручыларның берсе, Аксаков исемендәге мемориаль йорт-музей филиалы мөдире, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Чвановны Аксаков ордены белән бүләкләде.

- Бу уй миндә күптән туган иде. 2019 елда, Альбановның
вафатына 100 ел тулганда, мин республика Башлыгына бу башлангыч турында әйттем. Радий Фәритович мине, һичшиксез, хуплар дип уйладым. Альбанов штурман Климовның Каверинның «Ике капитан» китабындагы прототибы булуын ишеткәч, ул бу китапның девизы («Көрәшергә һәм эзләргә, табарга һәм бирешмәскә!» ) үзенең яшьлек девизы икәнлеген әйтте. Ул чакта Радий Фәритович миңа, Альбанов музее Уфада булачак, диде һәм менә бүген без аның ачылуында бергә катнашабыз, – диде Михаил Чванов.

Музей экспозицияләре заманча мультимедиа белән тәэмин ителгән, җиһазландырылган заллардан тора. Экспозиция үзәгендә штурман Валериан Альбановның тормыш юлы тәкъдим ителгән. Ул музейның икенче катында урнашкан. Аның турында бәян итү Арктиканы үзләштерү тарихы залыннан башлана.

Аерым экспозицияләр заллары “Святая Анна” шхунасын эзләү тарихына багышланган. Кинозал өчен махсуслаштырылган урын музейның беренче катында урнашкан. Монда төрле мәдәни-мәгариф программалар, осталык дәресләре үткәреләчәк. Музейда, шулай ук, башка экспозицияләр дә урнашкан.

Яңа музейның эшчәнлеге тарихи хәтерне саклау, якташларыбыз булган легендар тикшеренүчеләрне популярлаштыруга юнәлтелгән.
Музейда мәктәп яшендәгеләргә, экспозицияне караудан тыш, дистәдән артык мәдәни-мәгариф программа тәкъдим ителәчәк. Алар балаларның Русиянең Төньяк чикләрен өйрәнү белән кызыксынуын арттыруга ярдәм итәчәк һәм булачак һөнәр сайлаганда юнәлеш тә бирәчәк.

Легендар котыпчы Валериан Альбановка һәм Башкортстанның барлык полярникларына багышланган музей экспозициясе проекты Русия Президентының 6 миллион сумлык грантын отты.

Фото: Динар Кәлимуллин
Читайте нас